• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    84 яшьлек укытучы: “Балаларга эчем поша”

    84 яшьлек укытучы: “Балаларга эчем поша”

    Хуҗа, кунак һәм мендәр (Гыйбрәтле КЫЙССА)

    Хуҗа, кунак һәм мендәр (Гыйбрәтле КЫЙССА)

    «Мадам Бовари» (Хикәя)

    «Мадам Бовари» (Хикәя)

    5 яшьлек Шәүкәт: «Ә минем сеңлекәш кайда, ник бирмәделәр?»

    5 яшьлек Шәүкәт: «Ә минем сеңлекәш кайда, ник бирмәделәр?»

    Галим Әхмәт Мазһаров: «Фән ул – канау казу гына түгел»

    Галим Әхмәт Мазһаров: «Фән ул – канау казу гына түгел»

    «Алдынгылар хәрәкәте» киләчәк буынга ничек ярдәм итәчәк?

    «Алдынгылар хәрәкәте» киләчәк буынга ничек ярдәм итәчәк?

    Сыер һәм таналарның яртысын бракка чыгарып барган хуҗалыкларга чара күреләчәк

    Сыер һәм таналарның яртысын бракка чыгарып барган хуҗалыкларга чара күреләчәк

    Ленинград боҗрасын күргән Зинаида Бушуева: «Сеңлем ачлыктан үлде, әни урынга егылды, ә без караваттан тормас булдык»

    Ленинград боҗрасын күргән Зинаида Бушуева: «Сеңлем ачлыктан үлде, әни урынга егылды, ә без караваттан тормас булдык»

    Рәсим Низамов: «Элек җырчы булу өчен укырга кирәк иде, хәзер тамада булу да җитә»

    Рәсим Низамов: «Элек җырчы булу өчен укырга кирәк иде, хәзер тамада булу да җитә»

    Вәсилә Фәттахованың ире: “Ул ризадыр…”

    Вәсилә Фәттахованың ире: “Ул ризадыр…”

    «Нәзер әйткәч, Аллаһы Тәгалә миңа күбрәк булышыр дип өметләнү – зур хата»

    «Нәзер әйткәч, Аллаһы Тәгалә миңа күбрәк булышыр дип өметләнү – зур хата»

    Танылган блогер Ринат Галиәхмәтов нигә авылга күченә?

    Танылган блогер Ринат Галиәхмәтов нигә авылга күченә?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Буын сызласа, шушы КАЙНАТМАНЫ ясагыз

    Буын сызласа, шушы КАЙНАТМАНЫ ясагыз

    Үкчәгә сөял чыкса, НИШЛӘРГӘ?

    Үкчәгә сөял чыкса, НИШЛӘРГӘ?

    Авыр чакта укыла торган ДОГАЛАР

    Авыр чакта укыла торган ДОГАЛАР

    Ковид та, грипп та янәшә: Татарстанда авыручылар саны тагын арткан

    Ковид та, грипп та янәшә: Татарстанда авыручылар саны тагын арткан

    «Рәхмәт, доктор!» акциясе кысаларында республика шифаханәләрендә йөзгә якын медик тернәкләү узды

    «Рәхмәт, доктор!» акциясе кысаларында республика шифаханәләрендә йөзгә якын медик тернәкләү узды

    Харчо пешерү ЫСУЛЫ

    Харчо пешерү ЫСУЛЫ

    Бакчачыларга: орлык чәчү буенча киңәшләр, ай календаре

    Бакчачыларга: орлык чәчү буенча киңәшләр, ай календаре

    18 бала үстерүче Рәйсә ханым: “Белеп торсыннар!”

    18 бала үстерүче Рәйсә ханым: “Белеп торсыннар!”

    Телеңне йотарлык тәмле пәхләвәләрне кайдан алырга?

    Телеңне йотарлык тәмле пәхләвәләрне кайдан алырга?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Дәүләт Советы карары (19.01.2023)

    ТР Законнары (31.12.2022)

    2023–2024 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турында Республика килешүе

    ТР Законнары (26.12.2022)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ (26.12.2022)

    ТР Законнары (23.12.2022)

    ТР Законнары (23.12.2022)

    ТР Дәүләт Советы карары (23.12.2022)

    ТР Законнары (23.12.2022)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Халыкчан Серле сандык

Орлыкны ничек сайларга?

- ieditor
04.02.2022
- Серле сандык
0
Орлыкны ничек сайларга?
0
Карулар
Share on Twitter

Табигатьтә әле кыш  хакимлек итсә дә, орлык сатыла торган кибетләргә җан керде. Кыштырдап торган матур рәсемле каплардагы орлыкларны сурәтендәгечә үстерәсе килә дә бит! Ләкин кайчак бөтенләй тишелми яисә рәсемендәгечә булмыйча, кәефне төшерә.   Ә шулай да әйбәт орлыкны ничек сайларга соң? Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен,  бакчачы-блогер Эльмира Исхаковага мөрәҗәгать иттек.

Ничек эшкәртелгән?

 Иң элек орлыкларны эшкәртү ысулларын белеп тору зыян итмәс.

Лазер белән эшкәртелгән. «Уңыш бирүчәнлеген арттыру өчен, орлыкларны эшкәртүнең әйбәт ысулы бу, әлбәттә, – ди Эльмира ханым. – Тик 10 көн узганнан соң ук, аның файдасы юкка чыга».  Шулай итеп, әлеге ысул башлыча маркетинг хәйләсенә генә кайтып кала. Мондый орлыкны алудан мәгънә юк.

Плазма белән эшкәртелгән. Яраклылык вакытын озайту өчен, шундый юл белән эшкәртәләр. Бу очракта аның яраклылык срогы 2–3 елга озая.

Тышчалы. Гадәттә кишер, петрушка, сельдерей ише вак орлыкларны файдалы микроэлементлардан торган тышча белән берничә кат каплыйлар. Мондый орлык  тишелсен өчен, туфракның бик дымлы булуы кирәк.

Кайдан сатып алырга?

Иң яхшысы – орлыкны төрле күргәзмәләрдән алу. Орлыклар бирегә, арадашчыларны читләтеп, турыдан-туры җитештерүчеләрдән килеп керә. Алар сыйфатлы булулары өстенә, арзанрак та тора. Күргәзмәдә белгечләрдән киңәшләр дә алырга мөмкин. Шулай ук бакча үзәкләрендә дә әйбәт шартларда сакланган сыйфатлы орлыклар сатыла. Ассортименты зур булганлыктан, җаның нидиен тели, шундыен сайлап алырга мөмкин. Интернет-кибет аша алынган орлыклар да начар түгел.  Җитештерүчеләр үзләренең абруен төшерергә теләми, шуңа күрә сыйфатын, аны саклау һәм китерү шартларын бик төгәл үтәргә тырыша. Ә менә ачык базарлардан, азык-төлек кибетләреннән сатып алу киңәш ителми. Ник дигәндә, аларда орлыкларны саклау шартлары тудырылмый. Әйтик,  базарда  бер суык, бер җылы һавага эләгеп, орлык сыйфатын югалта. Гадәти кибетләрдә тәрәзәләрдән яктылык төшү дә зыян сала.

Гибридмы әллә сортлымы?

Гибрид һәм сортлы орлыклар була.  Гибрид орлык тиз  тишелә, үсемлекнең иммунитеты нык була, уңышны мул бирә. Мондый орлык капларына «F1» дип языла. «Filgi» дигән сүзнең беренче хәрефе бу.  Итальянчадан «сортлы ата-ана баласы» дигәнне аңлата. Ә 1 саны – «беренче буын» дигән сүз. Гибрид орлыктан үскән үсентенең бердәнбер кимчелеге шул: орлыкларын  алып калудан мәгънә юк, ул уңыш бирмәячәк.  Сортлы орлык исә экономияле кешеләр өчен әйбәт. Уңышны гибрид кебек үк мулдан бирмәсә дә, орлыгын алып, киләсе елда чәчәргә мөмкин.

Нинди каптагысын алырга?

Орлык каплары төрле материалдан ясала. Кәгазьдән генә түгел, металл катыштырылган, пластик, полиэтиленнан эшләнгәннәре була. Иң яхшысы –  фольга һәм полиэтилен пленка катламнарыннан яки ике катлы фольгадан торган кап. Мондый  капларда теләсә кайсы орлык ике ел дәвамында сыйфатын җуймыйча саклана. Ә кәгазь каплардагы орлыкларны, саклау вакыты озаграк күрсәтелсә дә, бер ел гына сакларга мөмкин.

Эльмира Исхакова киңәшләре

* Орлыкны җитәрлек итеп кенә түгел, артыгы белән, шул ук вакытта төрле җитештерүчеләрнекен һәм төрле  сортларын алырга тырышыгыз. Берсе тишелмәсә, икенчесен чәчәргә  туры килүе бар.

* Орлыкны алганда, кап тышына язылган куллану вакытын игътибарсыз калдырмагыз. Кыяр орлыгы – тишелеп чыгу үзенчәлеген  3–4 ел, помидор – 2–3 ел, кәбестә – 5 ел, ә кишер орлыгы 4 ел югалтмаска мөмкин.

* Читтән кайткан орлыкларга кызыкмагыз. Затлы каплы, кыйммәтле орлык әйбәт дигән сүз түгел.  Шул ук вакытта рәсемсез генә, гади капларга тутырылган орлыкларны алудан курыкмагыз. Беренче елда алар әйбәт кенә уңыш бирәчәк.

* Орлыкны куллану вакыты капка штамп белән куелырга тиеш. Типография шрифты белән язылган икән, димәк кап алдан ук әзерләнеп куелган. Ягъни чынлыкта анда кайчан һәм нинди орлык салынганлыгы  билгесез.

Валентина Семенова

Тэглар Валентина СеменоваорлыкСерле сандык
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Марат Садыйков белән хушлашу урынын хушлашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле үзгәрттеләр

16:52

Бер тапкыр 10 000 сум: 30-31 гыйнварда ПФРдан яңа түләү киләчәк

14:14

Әсгать Сәфәров: Марат Садыйковның вакытсыз арабыздан китүе бөтен Татарстан сәламәтлек саклау системасы өчен зур югалту

13:09

Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковның тормыш иптәшенең кайгысын уртаклашты

13:00

Марат Садыйков белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле булды

12:28

Айрат Фаррахов: Марат Садыйков Татарстанның сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш кертте

12:22

Татарстан егетләре махсус операция зонасыннан кайтканнар

11:20

Танылган алып баручы Николай Дроздов реанимациягә эләккән

10:31

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат

09:19

40 кеше тереләй автобуста янып үлгән

08:00

«8 яшьтән көчли»: Татарстанда ике балигъ булмаган кызның әтисен балаларын көчләүдә гаеплиләр

17:09

Казан юлында үтеп баручылар ут капкан машинаны сүндерергә ярдәм иткән

16:35
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Алмаз Мирзаянов: «Фирдүс кебек үк булдырып булмас, әмма бер «Нива» аласы иде»

26.01.2023

Зөмәрия Сәлимова: «45 яшьтә туй күлмәкләре киеп, моңа кадәр атамасын да ишетмәгән авылга килен булып төштем»

17.01.2023

Гөлнәфис Мингалимова: «Каенанамны авылда «усал Маһирә» дип йөртәләр иде. Ирем үлгәч тә яныннан җибәрмәде»

11.01.2023

6 бала белән урамда калган Вәлиәхмәтовлар турында: «Башта ике тапкыр яндылар, хәзер әниләре үлеп китте»

21.12.2022

Эльмира Сөләйманова турында якыннары: «Аның белән рәхәт иде. Мин кем дигәне булмады»

16.12.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 29 Янв 2023 - 13:05 АйгульАешта су коточкыч. Бер ике тарелка б.н бер ике кружка юсан,кулдан карасы бер атнасыз бетми.«Эчәр суым – кара мазут»: Аеш авылында суның сыйфатына зарланалар
  • 29 Янв 2023 - 10:26 АнонимУрыны ожмахта булсын🤲🏻аминТатарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат
  • 27 Янв 2023 - 08:13 АнонимРэхэт эзлэп читтэ яшилэр дэ, авылында бер кадак та какмаган кое колхозда бил боккэн,авылына хезмэт иткэннэр белэн бер тигез дэрэжэдэ…«Ике тапкыр инсульт кичердем, шикәр чиреннән интегәм. Өлкәннәр көнендә хәлемне белүче дә булмады»
  • 26 Янв 2023 - 18:30 Сания ӘхмәтҗановаВТ һәрчак гамле әңгәмәләр оештыра. Рәхмәт, Рөстәм Насыйбуллин. Минем сүзләргә язылган берничә җырны башкаруың белән горурланам. Уңышлар сезгә.Рөстәм Насыйбуллин: «Табиблар да ул кадәр укымый»
  • 26 Янв 2023 - 18:09 АнонимБулдырдылар!Депутатлар республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында законны беренче укылышта кабул итте

СОРАШТЫРУ

Сабан туен көтәсезме?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!