Августта бакча эшләре: нәрсәләр утыртырга?

Бакча җиләген ничек тукландырырга, безнең төбәк климатына туры килердәй нинди үсентеләрне утыртырга? Казанның бакчачылар клубы әгъзасы, бакча тоту буенча 25 еллык тәҗрибәгә ия булган Марина Тиссен укучыларыбыздан алынган сорауларга җавап бирергә ризалашты.

Ничә еллык үсенте әйбәт?

– Җимеш агачы үсентеләрен каян алырга? Кибетләрдә һәм базарларда аларның чуты юк бит…

Илсөя Шәйхетдинова. Казан

– Базардан да, кибеттән тә түгел, ә үзләрен яхшы яктан таныткан питомниклардан, дәрәҗәле фирмалардан сатып алырга һәм арзанына кызыкмаска кирәк. Утыртканнан соң 5–6 ел вакыт узып, алмалары пәйда була башлагач, сатучы вәгъдә иткән агач түгеллеген аңлап, гарьләнергә туры килмәсен өчен.

Җимеш үсентеләренең бик озыннарына игътибар да итеп тормагыз. Озынлыгы ике метр чамасы булып, ботаклары сирәк икән, көньяктан китерелгән, безнең климат өчен яраксыз үсенте бу. «Яше»нә килсәк, ике елдан зуррак булмаганын сатып алырга киңәш итәм.  Зуррак үсентеләр, хәтта чүлмәктә үстерелгән очракта да, күчереп утыртуны авыр кичерә.

Ә инде чүлмәккә утыртылмаганының, ягъни тамырлары ачык булганының бер еллыгын гына сатып алу хәерле (әмма монысын язын утыртырга, ә хәзер озын чокыр казып, шунда күмеп куярга кирәк). Бакчачылык өлкәсендә шундый закон бар: үсентегә ничә «яшь» булса, яңару, үсеп китү өчен аңа шуның кадәр вакыт кирәк. Ике еллык яшь агачка тамыр җәю өчен тагын ике еллап вакыт кирәк булачак. Шуннан соң гына чәчәк атып, җимеш бирә башлаячак. Ә инде өч еллык үсентенең җимешләрен тагын өч ел узгач кына күрергә мөмкин булачак.  Игътибар: утырту өчен сентябрь ае урталарыннан да соңга калырга ярамый!

Чыршыны күчереп утыртырга исәп…

– Өй түрендәге бакчада үсә торган зәңгәр чыршыны күчереп утыртырга ниятләп торабыз. Дөрес утыртылмаган: тамырлары нигезгә зыян салырга мөмкин. Биеклеге 1 метрдан артыграк чыршыны, яңа урында корымасын өчен, ничек дөрес итеп күчерергә?

Әлфинур Нәҗметдинова. Казан, Игумново бистәсе

– Август ахырында үткен көрәк белән чыршы ябалдашы киңлегендә барлык тамырларын кисәргә һәм  көзгә кадәр шулай калдырып торырга кирәк. Октябрь аенда, агачларның  яфраклары коелып беткәч, чыршыны күчереп утыртырга. Агачны мөмкин кадәр тирәнрәк казып алырга кирәк. Яңа урында ябалдаш киңлегендә, кимендә 60 сантиметр тирәнлектә чокыр казырга. Иске урында кайсы якка «карап» утырган булса, яңа урынга да шулай урнаштыру хәерлерәк. Моның өчен алдан ук чыршы ботакларына төньяк, көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш якларын күрсәткән тасмалар элеп куярга мөмкин.

Гөлчәчәк тамырланып калырга тиеш

  • Хәзер роза куакларын утыртырга ярыймы? Утырткан очракта, кышка кадәр алар ныгып калырга өлгерәме?
  • Җәйнең соңгы ае – иртә язда чәчәк атучы барлык суганчалы үсемлекләрне: лалә, нәркис, ирисларны утырту чоры. Киләсе язда һәм җәйдә чәчәк атып утырсыннар өчен, алар кышка кадәр ныгып, тамырланып калырга тиеш. Шуңа күрә көннәр бераз сүрелүгә, аларны утырта башларга кирәк. Роза куакларына килгәндә, август аенда бары тик савытта үстерелгәннәрен генә утыртырга мөмкин. Ә инде тамырлары ачык булган үсентеләрне язга калдыру әйбәтрәк. Моңа кадәр аларны, кышлау өчен, чокырга күмеп калдырырга мөмкин.

Гәрчичкә кара бет төште

Бушап калган суган, сарымсак түтәлләренә гәрчич чәчкән идем. Ләкин шытып чыккан вакытта ук кара бет төште. Хәзер инде нишләтергә белгән юк…

Сәвия Галиуллина. Балык Бистәсе

  • Кәбестә борчасы бу. Җәй бик эссе һәм коры килгәнлектән, нык азды алар. Кәбестәне, кура җиләген, бакча җиләген дә ашыйлар. Бөҗәкне колорадо коңгызына каршы берәр препарат сибеп бетерергә мөмкин. Коры елда иң яхшысы – бушаган түтәлләргә фацелия, вика-солы чәчеп калдыру. Әлеге үсемлекләргә акканатларның да, борчаның да исе китми.

Җиләк комлы туфрак ярата

Бакча җиләген кайчан утыртырга һәм киләсе елга мул уңыш бирсен өчен ничек тукландырырга?

Зөлфия Әхмәтшина. Аксубай

  • Виктория мыекчаларын август ае дәвамында утыртырга мөмкин. Бакча җиләге өчен органик ашлама күп кирәкми. Асылда минераль ашламаны ярата ул. Җиңел, көпшәк булсын өчен, туфрагына ком яки агач көле өстиләр. Утырту өчен беренче мыекчаны – куакка иң якынын сайлап алу әйбәт. Ул инде киләсе елда ук җиләк бирәчәк. Ә вак мыекчалар бер ел буе түтәлдә чәчәк атмыйча утырачак әле.

Фикер өстәү