Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучыларны Россия Студентлар көне белән тәбрик итте. Бәйрәм уңаеннан республика җитәкчесе телеграм-каналында пост урнаштырган.
«Бәхетле һәм күңелле студент еллары, җиңел сессияләр һәм кызыклы семестрлар! Хәзерге вакытта сессияне тапшыручы студентларга уңышлар телим», – дип язган ТР Рәисе фото астына.
Россия Студентлар көне — аны тагын Татьяна көне дип тә атыйлар – ил күләмендә 2005 елдан бирле 25 гыйнварда билгеләп үтелә.