Рөстәм Миңнеханов «Ел студенты-2023» бәйгесенең Гран-при бүләген тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Ел студенты – 2023» студентлар премиясен тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнехановка «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Аннары ел саен үткәрелә торган «Ел студенты – 2023» студентлар премиясен тапшыру тантанасы «Гран-при» видеоролигы һәм «Гран-при» номинантларының видеопрезентациясе белән ачылды.

«Сезнең тормыш позициягез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, — диде Татарстан Рәисе, студентларга мөрәҗәгать итеп. — Сез укуда алдынгылар гына түгел, волонтерлык һәм иҗтимагый эшчәнлек һәм спорт белән дә шөгыльләнәсез. Сез — безнең республиканың һәм илебезнең киләчәге. Бүген иң яхшыларны атау өчен искиткеч мөмкинлек бу. Минемчә, монда барысы да лаеклы, һәм без кемнең иң-иң лаек икәнен ишетәчәкбез».

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Ел студенты-2023″студентлар премиясе Гран – приын  тапшырды. Бүләкне Казан дәүләт энергетика университеты студенты Гүзәл Газетдинова алды.

Гран-при премиясе белән бергә студент кыз дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында «Алгарыш» программасы буенча уку мөмкинлеге ала.

«Татарстан Республикасы Ел студенты» — югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен Республика премиясе. Быел конкурс 19 нчы тапкыр үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы Ел студенты – 2023» XIX республика премиясен Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Ректорлар советы ярдәме белән «Татарстан Республикасы Студентлары лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

2005 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстан Республикасы югары белем бирү программалары буенча талантлы укучыларны ачыклауга, аларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән. Шулай ук студентларның үзидарәсен үстерү һәм студентларның иҗади, фәнни, спорт, социаль һәм ирекле активлыгын арттыру максатыннан үткәрелә.

Быел премиягә рекордлы санда гаризалар бирелде — республиканың 29 югары уку йортыннан 530дан артык.

Катнашуга гаризаны 10 коллектив һәм 10 шәхси номинациянең берсенә (шул исәптән «Татарстан Республикасы Ел студенты-2023» премиясе Гран — приына) бирергә мөмкин.

Коллектив номинацияләр: «Елның студентлар үзидарәсе органы», «Елның студентлар тулай торагы советы», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Елның студентлар иҗат клубы», «Елның студентлар иҗат коллективы», «Елның студентлар спорт клубы», «Елның студентлар медиасы», «Елның студентлар проекты», «Елның студентлар оешмасы», «Елның патриотик берләшмәсе».

Индивидуаль номинацияләр: «Ел старостасы», «Ел интеллекты», «Ел эшкуары», «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы», «Ел медиачысы», «Елның чит ил студенты», «Ел волонтеры», «Ел җәмәгатьчесе», шулай ук «Татарстан Республикасы Ел студенты-2023» премиясе Гран — приы.


Фикер өстәү