Дамир Фәттахов: «Без үз эшебездә иҗтимагый институтларга таянырга тиеш»

Студентларны борчыган проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү өчен Татарстан лигасы студентларының IX корылтае узды.

Студентларның көнкүреш проблемалары буенча резолюция кабул ителде. Алар арасында тулай торакларны ремонтлау, икътисади грамоталык, транспорт һәм тагын башка мөһим мәсьәләләр бар. Тәкъдимнәрне югары йортлары ректорлары советына һәм Татарстан Хөкүмәтенә тапшырачаклар.
– Һәр төбәкнең дә студентлар мәнфәгатьләрен кайгыртучы мондый көчле оешмасы юк. Безнең өчен аның Татарстанда булуы бик мөһим. “Студентлар лигасы” советы – студентларны борчыган сорауларга вакытында һәм шул ук вакытта объектив кире элемтә алып була торган мәйданчык. Без – студентлар шәһәре, студентлар республикасы. Шуңа күрә дә үз эшебездә иҗтимагый институтларга таянырга тиеш, – диде Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Бүген студентлар “Студентлар Лигасы” Президентын үзләре сайлады. Ике кандидат арасында аерма – нибары 6 тавыш. Дамир Фәттахов фикеренчә, бу чираттагы тапкыр сайлауларның ачык булуын һәм теләгән һәр кешенең үз позициясен тыныч әйтә алуын күрсәтә.

Руфат Кыямов икенче тапкыр Татарстанның “Студентлар лигасы” Президенты итеп сайланды.
– Студентлар Лигасы һәрвакыт көндәшлеккә сәләтле мохит булды. Оешмаларның һәр әгъзасы үз кандидатурасын тавышка тәкъдим итә ала. Быел ике кандидатуры тәкъдим ителде һәм мин нибары алтыга күбрәк тавыш белән җиңдем. Бу Студентлар Лигасының хәтта оешма эчендә дә көндәшлеккә сәләтле мохит булуы белән кызыксынуы турында сөйли, – диде ТР “Студентлар лигасы” Президенты Руфат Кыямов.
Үз эшчәнлегендә игьтибар биреләчәк төп өч мәсьәләне дә билгеләде. Алар торак, транспорт һәм республиканың һәр уку йортында булган студентлар үзидарәсе органы булдыру белән бәйле. Шулай ук: “Студентлар Лигасының” төп бурычы – студентларны борчыган актуаль мәсьәләләрне чишү һәм сорауларына җавап бирү, – диде ул.

– Һәр студент өчен кызыклы һәм мөһим булган позицияләрне билгеләвегез, әлбәттә, игьтибарга лаек. Билгеләгән барлык бурычларны безнең ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән башкарырга мөмкин, – диде Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. –Волонтер оешмалары составларында эшләүче студентларга, республиканың һәм Россия Федерациясенең матурлыгын һәм үзенчәлеген популярлаштыручы, икътисад, сәнәгать һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертүче студентларга, һичшиксез, рәхмәт сүзләрен әйтелергә тиеш. Үзара хөрмәт һәм уртак көч белән генә без республикабызның уңай үсешенә ирешә алачакбыз.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү