Студентлар «Оскар»ы: Казанда «Ел студенты – 2022» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

25 гыйнвар – Студентлар көнендә Казанда традиция буенча республиканың иң яхшы студентларын ачыкладылар. «Ел студенты» республика премиясе быел 18 нче мәртәбә тапшырылды. Дәрәҗәле исемгә кемнәр лаек булды соң? Без шуны белешеп кайттык.

«Пирамида» сәхнәсенә уку, спорт, иҗат өлкәсендә үзләрен яхшы яктан күрсәткән яшьләр күтәрелде. Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтүенчә, быел  конкурста катнашырга 400дән артык студент теләк белдергән. Иң популяр номинацияләр – «Ел интеллекты», «Гран-при» һәм «Ел җәмәгать эшлеклесе». Аларга 50дән артык гариза кергән.

Катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде.
– Татарстан – Россиянең динамик рәвештә үсә торган иң алга киткән төбәге. Бу – безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе дә. Үзегезнең бик сәләтле һәм яхшы киләчәк булдырачак студентлар икәнегезне исегездә тотыгыз! – диде ул, бәйрәм белән котлап.

Татарстан студентлары арасында иң лаеклысы булып Казан федераль университеты аспиранты Никита Лихачев танылды. Ул узган елда Россиянең иң яхшы студентлар спорт менеджерларының берсе булган, Татарстаннан Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты составына кергән. Гран-при иясе 50 мең сумлык акчалата премиягә һәм дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлегенә ия булды.

– Киров өлкәсеннән күчеп, Казанда – җирдәге иң матур шәһәрдә торырмын һәм иң яхшылар арасында булырмын дип беркайчан да уйламаган идем. Мин  әлеге бәйгедә инде өченче тапкыр катнашам. Монда барысы да спорттагы кебек. Тиз генә чемпион булып булмый, һәр титулның нигезендә зур хезмәт һәм тырышлык ята. Башкаларга үрнәк булырга мөмкинлек биргәннәре өчен шәһәребезгә, республикабызга зур рәхмәт, – диде җиңүче.

Татарстанның Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов фикеренчә, республика студентларының елдан-ел яхшырак булырга һәм яңа җиңүләр яуларга мөмкинлек бирә торган төп үзенчәлеге һәм көче – игелек һәм ихласлык.

– Безнең студентлар һәрвакыт игелекле һәм актив булыр дип ышанам, – диде ул.
Гадәттәгечә, премия 18 номинация буенча тапшырылды. Алар арасында студентлар, студент оешмалары һәм клублары өчен дә бүләкләр бар. Быел җиңүчедән тыш, бер номинантка махсус приз да тапшырдылар.

Иң беренче булып сәхнәгә «Елның студентлар фәнни оешмасы» һәм «Ел интеллекты» номинацияләрендә җиңүчеләр күтәрелде. Лауреатларны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәбрикләде.

– Бүген студентлар бәйрәме генә түгел, югары уку йортларының уңышларын күрсәтүче, әти-әниләр, гомумән, җәмгыятебез бәйрәме. Студентларыбызны котлау, аларның уңышларына сөенү һәм шул сөенү аша горурлык хисләре белән яну, әлбәттә, ул – зур бәхет, – диде Илсур Һадиуллин.

Татарстан уку йортлары тормышында чит ил студентлары да актив катнаша. «Елның чит ил студенты» исеменә КФУ студенты Мак Кироа Кристофер Андре лаек булды. Ел саен конкурсантлар арасында кайнар көрәш барган «Ел җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә Казан дәүләт энергетика университеты студенты Гүзәл Газетдинова җиңү яулады.

– 4 ел дәверендә уку йортымда актив эшчәнлек алып барам. Республика күләмендә төрле проектларны җитәклим. Уңышларың күп дип, университетта бу бәйгедә катнашып карарга тәкъдим иттеләр. Хәзер монда булуым белән мин чиксез бәхетле. Студент чак тормышта бер генә була. Аның һәр минутын, һәр мизгелен тоеп каласым килә. Бу бәйге минем өчен бик нәтиҗәле һәм файдалы булды дип уйлыйм, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Гүзәл.

Җиңүчеләр исемлеге

1.»Ел интеллекты» – Ева Кузнецова (КФУ).
2.»Елның студентлар фәнни оешмасы» – «ARTEFACT» Студентлар фәнни түгәрәге (КФУның Алабуга филиалы).
3.»Ел волонтеры» – Ләйсән Кильмакова (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты).
4.»Елның чит ил студенты» – Мак Кироа Кристофер Андре (КФУ).
5. «Ел старостасы» – Аделина Раимова (Казан дәүләт медицина университеты).
6. «Ел спортчысы» – Илья Мазилин (Казан дәүләт энергетика университеты).
7.»Елның спорт клубы» – «ЭНЕРГО» студентлар спорт клубы (Казан дәүләт энергетика университеты).
8. «Ел журналисты» – Аяз Зәйнетдинов (Казан илкүләм тикшеренү техник университеты).
9.»Студентлар матбугаты» – «MEDIACOMMUNITY» (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студсоветы).
10.»Елның иҗади шәхесе» – Диләрә Исмәгыйлова (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты).
11.»Елның студентлар иҗади коллективы» – «Смородина» халык җыры ансамбле (КФУ).
12.»Студентлар проекты» – «INNOSPORT+» (Иннополис университеты).
14.»Елның студентлар үзидарәсе органы» – Халыкара мөнәсәбәтләр институтының студсоветы (КФУ).
15.»Елның тулай торак үзидарәсе» – Студентлар һәм аспирантларның 1 нче йорты советы (Казан илкүләм тикшеренү техник университеты).
16.»Елның студентлар оешмасы» – Экологик инициативалар үзәге (КФУ).
17.»Ел җәмәгать эшлеклесе» – Гүзәл Газетдинова (Казан дәүләт энергетика университеты).
18.»Елның патриотик берләшмәсе» – «Легион» хәрби-патриотик оешмасы (ТИСБИ).

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү