«Ел студенты» Гүзәл Газетдинова: «Бишле»гә генә укырга туры килә» 

Казан дәүләт энергетика университеты студенты, җәмәгать эшләрендә актив кыз белән аралашкач, аның чыннан да, әлеге җиңүгә лаек икәнлегенә инанасың. Сүзебез – «Ел студенты-2023» бәйгесенең Гран-при иясе Гүзәл Газетдинова турында. Аның белән җиңү сере, республика яшьләре өчен мөмкинлекләр һәм аларны борчыган проблемалар хакында сөйләштек.             

– Ел студенты булу, республика премиясенә лаек булу өчен, уку алдынгысы гына булу җитмидер. Тагын нәрсә кирәк?        

– Бәхет елмаю кирәк. Монда барысы да туры килергә тиеш: казанышларың да, тышкы кыяфәтең дә, фамилияң дә, жюриның кәефе дә. Кайчандыр мин «Ел студенты» бәйгесе финалына очраклы рәвештә генә килеп эләктем. Ул вакытта активист та түгел идем әле. Сәхнәдәге студентларны күргәч, күңелдә нидер кабынды һәм «мин дә шушы сәхнәгә менәчәкмен» дигән уй туды. Берничә ел шушы максат белән яшәдем, уку елларында моңа омтылдым. Әкренләп портфолиомны туплый тордым, башта кечерәк бәйгеләрдә катнаштым.
Берникадәр кыюлык һәм тәҗрибә җыйгач, күптәнге хыялым булган «Гран-при» номинациясенә гаризамны җибәрдем.

– Яшьләр өчен Татарстанда мөмкинлекләр күп, дибез. Син бу мәсьәләдә республиканың нинди уңай якларын атар идең?            

–  Без, республика яшьләре, бәхетле, чөнки шундый матур һәм уңайлы төбәктә яшибез, аның мөмкинлекләреннән файдалана алабыз. Әйтик, хәзер яшь белгечләрне дә эшкә, стажировкаларга бик теләп алалар. Җәмәгать эше алып барырга теләгәннәр өчен төрле яшьләр берләшмәләре, проектлар эшләп килә, аларда катнашып, үзеңне лидер буларак үстереп була. Сәнгать белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен дә барлык мөмкинлекләр бар, спорт турында әйтәсе дә юк – спорт объектлары чиктән ашкан.
Яшьләр министрлыгы бар яклап та бу мөмкинлекләрне арттыра бара: грант язу, волонтер булу, үз проектыңны башлау дисеңме, барысы өчен дә мәгълүмати ресурслар, ярдәм бар.

Шулай ук без «остаз» дигән сүзне яратабыз. Татарстанда уңышка ирешкән шәхесләр – яшьләргә үрнәк. Әйдәп баручы остазлар булса, уңышка ирешү җиңелрәк. Алар минем дә булды, хәзер инде үзем тәҗрибәм белән уртаклашам, яшь активистларга ярдәм итәм. Минем өчен яраткан Татарстанымда яшәү, монда үсү һәм аның үсешенә үз өлешемне кертү – зур бәхет.

Бүген студентларны нинди проблемалар борчый?

– Нинди генә җәмгыятьтә яшәсәк тә, проблемалар һәрвакыт булачак. Алар  булмаса, без алга таба үсмәс идек. Иң мөһиме – коллектив белән бергәләп чишү, һәм проблеманы чишәм дип, кемгәдер каршы бармау. Мине борчыган проблема  ул – кайбер яшьләрнең «урам» тормышы алып баруы, мөмкинлекләр белән кызыксынмавы, тормышта максатлары булмау. Ничек кенә тырышсаң да, бу категория яшьләрне кызыксындыру авыр.

– Син бит әле югары уку йортлары арасында үтә торган «Яз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсын да җитәклисең. Төрле проектлар уйлап табуың да сер түгел. Шундыйларның берсе – «Татар телендә онлайн матурлык марафоны» проекты. Аның турыда тәфсилләбрәк сөйлә әле.   

– Татар телен үстерү өчен мәйдан (платформа) булдырасым килде. «Яз гүзәле» проекты кысасында онлайн матурлык марафонын үткәрдек. Ул быел да булачак. Марафонда бәйгегә гариза биргән һәрбер кыз катнаша ала. Өй эшләре итеп бирелгән биремнәр нәтиҗәсе буенча финалистлар сайлап алыначак. Әлеге проект белән татар телен үстерүгә өлешебез керер, дип ышанам.

– Һәр җирдә өлгер һәм актив. Бу сыйфатларың – гаилә тәрбиясеме? 

– Мин Актаныш районы Такталачык авылында туып-үстем. Әнием – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, әтием үз эшен алып бара. Әби белән бабай да – математика, физика укытучылары. Укытучылар династиясе миңа, иң яхшысы булу, «бишле»гә генә уку «чир»ен йоктырды. Әнием кешеләргә ярдәм итеп яшәргә, әтием җаваплы булырга, киртәләрдән курыкмаска өйрәтте.

– «Ел студенты» бәйгесендә катнашырга теләүчеләргә ниләр киңәш итәр идең?  

– «Җиңмәм инде мин», – дип уйласагыз да, катнашып карарга кирәк! Чөнки бу – зур тәҗрибә, үзеңә читтән карау, бәя бирү мөмкинлеге.
Шәхси брендыгызны булдырыгыз. Җиңү озак һәм җентекле хезмәт таләп итә. Үзеңә максат куярга, тырышырга һәм бәхет елмаячагына ышанырга кирәк.

– Син хәзер дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлегенә ия. Кайсы университетка укырга барасыңны беләсеңме әле?

– Әле бу хакта тәгаен бер фикергә килмәдем. Чит илгә барып уку, аннан тәҗрибә алып кайту да кызык. Үзебездә дә абруйлы уку йортлары бик күп.

Блиц-сораштыру

 – Буш вакытың ничек уза?

– Спорт белән шөгыльләнәм, бассейнга йөрим, рәсем ясыйм.

– Шәһәрме, авылмы?

– Шәһәр.

– Алга таба нинди планнарың бар? 

– Магистратураны тәмамлап, аспирантурага керергә исәп. Проект эшемне дәвам иттерергә, грант конкурсларында катнашырга, кияүгә чыгарга (көлә).

 


Фикер өстәү