Улын көтүче Резеда Җамалиева: «Өстәл янына килсәм дә, ул тукмы икән, дип уйлыйм»

Апаста яшәүче Ранис Җамалиев кечкенәдән курку белми. Әнисе Резедә апа әйтүенчә, ул спортта да, укуда да алдынгы була.

– Улым батыр йөрәкле. Чечнядә алты ай хезмәт итеп кайткан бала ул. «Без булмасак, Ватанны кем саклар?» – дип кенә тора. Туктатмасам, әллә кайчан үз теләге белән китә иде инде. 60 яшьлек юбилеем узганчы гына түз инде, дидем. Сүземне тыңлады. Туган көн узгач, контракт төзеде, – ди Резедә апа.

Ранис каләмдәшебез Ришат Җамалиевның улы булып чыкты. Резедә апа белән Ришат абый 3 бала үстергән. Ике кызының үз тормышы. Берсе – 5, икенчесе 4 бала үстерә. Ә менә Ранис әлегә өйләнмәгән.

– Ранис киткәч, тормыш бөтенләй үзгәрде. Инде элеккечә тынычлап йоклау юк. Өстәл янына килсәм дә, улым тук микән, дип уйлыйм. Йөрәкнең ничек өзгәләнүен үзем генә беләм. Бер генә теләк – исән-имин әйләнеп кайтсын, – ди Резедә апа.

Җамалиевларның кияүләре махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм ташый. Бер яктан, улларына бирәсе бар әйберне җибәрә алуларына сөенсәләр, икенче яктан, кияүләренең гомере өчен дә борчылып торалар. Резеда апа әйтүенчә, кияүләре кайтып җиткәнче ут йоталар инде.  Күптән түгел Ранис ялга кайткан булган.

Кайтуы да көтмәгәндә була аның. Ул чакта ике җизнәсе, энекәшләренә дип, районнан машина алып китә. Тәүлек эчендә барып җитәләр. Шунда аны ялга җибәрүләре билгеле була. Җизнәләре белән юлга кузгала. Егет, чәчәкләр күтәреп, өенә кайтып керә.

– Ике атна вакыт шулкадәр тиз уза икән. Сизелмәде дә. Улымны тәмле ризыклар белән сыйларга тырыштым. Инде хәзер посылкалар әзерлим. Әлегә кадәр улым алгы сызыкта иде. Хәзер башка җиргә чыгарганнар. Бераз гына тынычланып торам. Шөкер, хәбәрләшә алабыз. Әле менә беркөнне әтисе белән видеоэлемтә аша сөйләшкән. Анысына да сөендек, – ди Резеда апа.

Ришат абый да улы белән горурлануын яшерми. Ранис мин йөргән сукмаклардан йөри, ди ул.

– Хәрби хезмәтне шул якларда үттем. Менә хәзер улым да шунда барып эләкте. Дөрес тәрбия биргәнбез, дим. Батыр йөрәкле булуы – безнең өчен зур горурлык. Исән-сау яныбызга әйләнеп кайтсын иде, – ди ул.

Ранисның ике апасы да энеләре өчен изге теләктә тора. Рамилә белән Ранияне дә, җизнәләре Ришат белән Рәсимне дә берләштерә бу хәлләр. Алар бер уй белән яши, шуның белән йоклый, шуның белән уяна.

– Без әниебезне борчырга тырышмыйбыз. Күбрәк энем белән мин сөйләшеп торабыз. Икешәр атна алгы сызыкта вакытта тынычлыгыбыз югала. Энемнән хәбәр көтеп яшим. Чит номердан да «Ранис исән» дип язып җибәрәләр. Үзе дә хәбәр юллый, – ди Рания.

– Баласын көткән һәр әнинең уллары исән-сау кайтсын иде. Хәбәрсез торудан да яманы юк. Шалтыратулар булмаса, яшәүнең яме бетә. Өмет өчен бер җылы сүз җитә, – ди Резеда апа.


Фикер өстәү