Имгәнеп кайткан солдат әнисе: «Улымны күргәч, горурлык хисе уянды!..»

Улымны балалар уратып алгач, дөньядагы бәхетле кешегә әйләндем. Солдат анасы, Питрәч районының Пимәр авылында яшәүче Рәмзия Галәвиева әнә шулай хис-кичерешләре белән уртаклашты. Ул  ниләр кичерүе,  нәрсәгә өзгәләнүе, тормышының ничек үзгәрүе турында сөйләде, теләкләрен җиткерде.

Бу гаилә белән элемтәгә чыгуыбыз юкка түгел. Социаль челтәрләрдә култык таягына таянган егетнең туган якка кайтуы, иң элек әнисе эшләгән мәктәпкә чәчәкләр күтәреп керүе күңелдә матур хисләр калдырды. Кем бу егет? Әнисе кем? Шушы сорауларга җавап эзләү Пимәр авылында гомер итүче Галәвиевләрне таптырды да инде.

Укытучылар гаиләсе бу. Рашат абый гомере буе балаларга музыка дәресен укыткан. Төрле авыллардан килгән укучыларны Ленино-Кокушкино сәнгать мәктәбендә аларны милли уен коралларында уйнарга өйрәтә икән.  Рәмзия апа исә 28 елдан артык башлангыч сыйныф балаларын укыта.

– Улыбызга повестка килгән көнне әле дә хәтерлим. Җибәрәсебез килмәсә дә, улым, чакыргач, барам, диде. Беренче эшелон белән китте ул. 23 октябрьдә махсус операция зонасында иде инде. Ул чакта ниләр кичергәнне сөйләп бетерерлек түгел. Көзге көнгә ияреп, күңел дә елады, – ди Рашат абый. – Без улым Ришат белән атнага бер булса да сөйләшеп тора алдык. Госпитальгә эләгүен дә иң элек миңа шалтыратып әйтте. Аның аякларына зыян килгән. Бер айдан артык дәвалангач, өйгә кайтарып җибәргәннәр. Әнисе янына керәсен мин белә идем. Рәмзиягә сюрприз булсын дип сиздермәдем.

Рашат абый белән Рәмзия апа өч бала үстерәләр. Олы уллары Ришат белән Рәлиснең яшь аралары бик якын, алар бер-бер артлы туган. Кечесе армиядән кайткач, заводка эшкә кергән, өйләнгән. Өченчесе – кызлары 8 нче сыйныфта укый әле. 26 яшьлек Ришат әлегә өйләнмәгән.

– Мин алдан ук әйтеп куйдым: повестка килә икән – китәм. Илне кем саклар соң, дидем. Күңелдә курку да юк иде. Әмма анда баргач, дөнья үзгәрде. Кайчан ни буласын белмичә яшибез икән. Кырыс шартлар яшәүнең кадерен аңлатты. Миңа анда акыл керде. Без тынычта, рәхәттә яшәгәнбез, дидем. Землянкада йоклаганда да, үземне түгел, әти-әниемне уйлый идем. Алар нишли икән, мине уйлап йокламый яталармы, дия идем. Якыннарым йөрәк түрендә булды, – ди Ришат. – Әмма андагы егетләр иң кадерле, якын дусларга әйләнделәр. Кешелеклелек! Менә кая барып табасы икән аны. Алайса, без монда рәхәткә чыдый алмыйбыз. Мин туган якны бик сагындым. Исән-сау кайта алсам иде, дип теләдем. Үлем янәшәңдә йөргәндә, догалар да укыйсың, тәүбәгә дә киләсең. Яшәргә өйрәнәсең. Иң авыры – дусларны югалту. Ул авырлыкны әйтеп аңлатырлык түгел. Тик елыйсы килсә дә, елап булмый. Анда алай ярамый. Дошман сагалап кына тора.

Ришатның тормышка карашы, кешеләргә булган мөнәсәбәте үзгәргән. Әти-әнисенең кадере тагын да арткан.

– Самолетта очканда әниемне сөендерәм әле дигән уй килде. Чәчәкләр алып, ул эшли торган Татар Тау Иле мәктәбенә керәсе иттем. Әнием елак түгел ул. Мине күргәч, күзләре яшьләнде инде. Ә мин аны шундый сагындым! Бөтен пешергән ризыкларын, җылы кочагын, назлы кулларын сагындым.  Кая гына барсаң да, ничә яшьтә булсаң да, әни кирәк, – ди Ришат.

Әнисе Рәмзия апа улын озаткандагы кичерешләрне менә хәзер генә сөйли әле. Ул чакта йөрәгемне кая куярга белмәдем, ди ул.

– Улым киткәч, тормыш үзгәрде. Элеккеге тыныч яшәүләр бетте. Эшемдә дә авыр булды. Әмма кечкенә сабыйларны укытуым коткарды. Интернеттагы хәбәрләрне укымаска тырыштым. Ике улымны бергә армиягә җибәрүләремне, аларны көтеп каршы алуларымны уйлап юандым. Кайттылар бит әле, монысыннан да кайтыр, дидем, – ди Рәмзия апа. – Мәктәпкә кайтып керүен күргәч, эчемдә горурлык хисе уянды. Баламның имгәнеп кайтуын да оныттым. Кайткан бит, дим! Шул арада улымны укытучылар, укучылар уратып алды. Мин дөньядагы иң бәхетле кешегә әйләндем. Бәхет килсә, өелеп килә бит ул. Иртән кече улымның кыз баласы туган иде. Әби-бабай булган көнне Ришатым да кайтып сөендерде. Мин бу бәхетле мизгелләрне ирләрен, улларын, әтиләрен көтүче һәркемгә телим. Шатлык яшьләре генә түгелсен, сөенеп яшәргә насыйп булсын иде.

Ришат әлегә ике ай буе табибларга күренеп торачак. Аякларына катлаулы операция ясаганнар. Пластина, шөрепләр куйганнар. Савыга башлагач, аларны алабыз, дигәннәр.

– Кабат китүдән курыкмыйм. Сәламәтлегем ничек була инде. Андагы хәлләрне күргәч, үземнең егетләр янында кирәклегемне беләм. Бер алманы бишкә бүлгән дуслар калды бит анда, – ди Ришат. – 3 ай эчендә мин зур сабак алдым. Андагы көннәр, төннәр елларга тиң булды. Бу хәлләр тәмамлансын, илгә тынычлык урнашсын иде.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү