Быелга үзгәрешсез. Субсидия кемнәргә каралган?  

Быел республика бюджетыннан шәхси хуҗалыкларга каралган субсидия 110 млн сумга күбрәк биреләчәк. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында хәбәр иткән иде. Аның сүзләре буенча, узган ел бу максатлар өчен 426 млн сум бирелсә, быел 536 млн сум акча каралган.

Билгеле булганча, шәхси хуҗалыкларга субсидияләр сыер, кәҗә һәм өч яшьтән зуррак булган бия, токымлы бозаулар сатып алыр өчен бирелә. Моннан тыш, быел мини-ферма төзер өчен дә субсидия күләме 80 млн сумнан 100 млн сумга кадәр арттырыла. Узган ел кош-корт тотучылар игътибардан читтә калган иде. Быел аларга да ярдәм кабаттан торгызылачак. Әлеге максатлар өчен республика казнасыннан 70 млн сум өлеш чыгармакчылар.

Тик әлеге утырыш вакытында экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев шәхси хуҗалыклар субсидияне бары тик үзмәшгуль буларак теркәлгән очракта гына аласын әйткән иде. «Белүебезчә, бүген алар арасында үзмәшгуль булып теркәлүчеләр юк. Димәк, алар дәүләт ярдәменнән мәхрүм калачак», – диде ул.

Без әлеге хәбәргә ачыклык кертергә теләп, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать иттек.

– Республика ярдәмен барлык шәхси хуҗалыклар да алачак. Узган ел ул 44 мең хуҗалыкка бирелде. Бу мәсьәләдә бернинди дә яңалык юк. Монда сүз башка хакта барган булырга тиеш, – дип аңлатты министрлык вәкиле. – Әйе, чыннан да, министр кушуы буенча, федераль бюджеттан бирелә торган субсидияне үзмәшгуль шәхси хуҗалыкларга бирү мәсьәләсе өйрәнелә. Тик бу, беренчедән, бәрәңге һәм яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга гына кагыла. Һәм, икенчедән, әлегә бу турыда төгәл мәгълүмат юк. Ул гамәлгә ашырылган очракта да, бары тик киләсе елдан гына эшли башлаячак.

Шул ук вакытта, Марат Җәббаров сүзләренчә, быел фермерларга бирелә торган ярдәм күләме кыскартылган. Шулай итеп, федераль ярдәмне фермерлар 359 млн сумга азрак алачаклар – 576 млн сум.

– Субсидия күләме кыскартылу исәпләүнең яңа методикасына бәйле, – дип аңлатты министр. – Элек грант алучының планлаштырылган эш урыннары исәпкә алынса, хәзер фермер хуҗалыгының чынлыкта җитештергән продукциясе төп күрсәткеч булып торачак. Шул ук вакытта чыгымнар өчен субсидияләрнең лимитлары 142 млн сумга кадәр арттырылды.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов республика умартачылары белән киңәшмә уздырды. Анда төп игътибарны токымлы умартачылыкны үстерүгә бирделәр. Татарстан Россиядә умартачылыкны үстерүче буенча лидерларның берсе булып тора. Узган ел бездә 9 мең тоннадан артык бал җитештерелгән. Татар умартасы (татар популяциясе белән урта рус токымлы умарта) аерым игътибарга лаек. Кызганычка, әлеге токымның юкка чыгу куркынычы бар. Белгечләр сүзләренчә, моның сәбәбе – тиешле контроль булмау һәм селекция эшенең өзлексез алып барылмавы. Шунлыктан быелдан нәсел хуҗалыкларына ярдәм күрсәтә башлаячаклар. Аларга татар популяциясе белән умарта пакетларын сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә субсидияләр биреләчәк.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү