Газетага язылу

Йөртә безне язмышлар

Туган нигезгә, туган йортка, туган якка кайту төрле була. Сагынып, бәхеттән балкып, моңсуланып-юксынып һәм соңгы тапкыр – соңгы юлга дип. Каршы алулар да төрле була. Шатлыклысы, сагышлысы һәм әлеге ике хис бергә кушылганы.

Йөртә безне язмышлар

Бу язмам – бик көттереп кенә туган якларына соңгы сәфәргә дип кайткан бер нәсел ирләре турында. Араларында сиксән елдан артык вакыт һәм берничә буын булса да, икесенә уртак язмыш аларның.

70 елдан соң

2010 елның маенда авылда: «Гадениянең әтисенең сөякләре табылган, авылга алып кайтып күмәләр икән», – дигән хәбәр таралды. Ышанып булмастай хәбәр иде ул. Җитмеш еллап элек авылдан яуга чыгып киткән, алтмыш сигез ел буе хәбәрсез югалган булып йөргән кешенең җәсәде табылыр дип өметләнә дә торган түгел иде бит. Гәрчә ул чорның әниләре, хатыннары, балалары гомерләре буе көтсәләр дә.

Ә Билал солдат кайтты. Табылган сөякләре салынган ак кәфен кебек ак ситсыга төрелгән тартмада тишкәләнеп беткән каскасы һәм медальоны белән кайтты. Дөрес, табылды дигән хәбәре ишетелгәннән соң да әле аңа туган ягына кайту өчен язлар, җәйләр үтәргә кирәк булды. Сентябрьнең чалт кояшлы көнендә авыл зиратында өр-яңа кабер пәйда булды. Әтисен бары тик әнисе сөйләгәннәрдән генә хәтерләүче Гадения апа, ул чакта әнә шул тартманы сыйпап: «Кайттыңмы, әти!» – дигәч, күпләр күз яшьләрен тыя алмаган иде. Дүрт яшендә әтисез калып, гомер буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп үскән, гаҗәеп авыр тормыш арбасын әнисе белән икәү бүлешеп тарткан Гадения апа ул вакытта: «Сөенгәнемне дә, көенгәнемне дә белмим, төштәме бу, өндәме – анысын да аңламыйм, барысы буталды... Һай, элегрәк, һичьюгы 30–40 ел элек кайтмады. Бу көннәрне әни күрмәде, гомере буе көткән иде бит...» – дигән иде. «Әтинең йөзе күз алдына да килми. Кулыма алып карарга бер рәсеме дә юк ичмаса», – дип уфтанган, «Аллаһка шөкер, барып дога кылырга кабере булды», – дип юанган иде... Кызганычка, инде Гадения апа үзе дә вафат. Әле яшәрлеге бар иде, ковид корбаны булды. Кабере әтисе янәшәсендә.

Өч елдан соң

Быел март уртасында зиратыбызда Билал солдат кабере янәшәсендә үк тагын бер солдат кабере пәйда булды. Анысына Билал абыйның бертуганы Сөнгатулла абыйның оныгы Айдарның җәсаде иңдерелде. Ул СВОга киткәч, өч елга якын (бер ай гына тулмый) хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөреп, Билал солдат язмышын кабатлап, туган якларына кайтты.

Балтачта туып үссә дә, Айдарны безнең авылныкылар да әйбәт белә. Әнисе Гөлниса апаның төп нигезенә бала чактан да, егет чагында да гел кайтып йөрде шул.

– Айдарны искә алмаган бер көнебез дә юк, – диләр Гөлниса апаның энесе Раушан һәм җәмәгате Раушания дә. – Үз улыбыз кебек якын булды, үзе дә бик якын итте. Өч малайның төпчеге иде. Мобилизация буенча китте. «Казан Экспо»дан иң соңгылар булып, Яңа ел алдыннан кузгалдылар. Сватово тирәсендә минометчы булып хезмәт итте. Авыр чаклары бик күп булды, туңдылар да, ач та булдылар... Башта бит ярдәмнәр булмады. Моннан килгән посылканы да берәр тапкыр гына алып калды. Алгы сызыкка унар көнгә керәләр, аннан чыккач та әнисенә шалтырата иде. Гөлниса апаның кулыннан телефон төшмәде, чыгасы көннәрен көнләп, сәгатьләп санап көтте. Бер тапкыр ялга да кайта алмады балакай. Командирлары Казанныкы, татар егете иде. 45 яше тулгач, паспорт алыштырырга кайтарам, дигән иде. Насыйп булмады. Үч иткәндәй, үпкәсе кабарды. Госпиталь дип саналса да, кечкенә генә, уңайлыклары да, дәвалары да булмаган хастаханәгә салганнар иде. Таблеткадан башка дәвалары булмады. Аннан да тиз чыгардылар. Алар үзләре бер өйне ремонтлап, шунда яшиләр иде. Шунда берничә көн ятуга, икенче батальон белән алгы сызыкка кертеп җибәрделәр. Үзләренеке чыгарга бер-ике көн генә калган иде... Шулар чыкканны көтеп, алар белән бергә керткән булсалар, терелеп тә беткән булыр иде, дибез дә... Кереп китәр алдыннан, 2023 елның 16 апрелендә әнисенә: «Чыккач үзем шалтыратырмын, көтеп тор», – дип шалтырата. Менә шул көннән бирле Айдар белән элемтә өзелде. Алардан беркем дә исән калмаган, дигән хәбәр булды...

Өч елга якын кайларга гына мөрәҗәгать итми Айдарның якыннары. Абыйсы Илдарның хатыны Гөлшат, үзен аның сеңлесе дип яздырып, Мәскәү аша да, Ростов аша да, Татарстандагы волонтерлар аша да төрле яклардан мәгълүмат эзли. Ике тапкыр ДНК бирәләр.

– Апай быелгы ураза буе, шушы изге айда гәүдәсен алып кайтып җирли алсак иде, табылса ярар иде, дип теләде. Аллаһның рәхмәте, теләкләре кабул булды: рамазан аенда «табылды» дигән хәбәре дә булды, бер атна эчендә – ураза аенда гүргә дә иңдерелде. Аның белән бергә югалган райондаш егетнең әле дә хәбәре юк. Айдар табылгач, алар да өметләнеп көтә инде. Шушы өч ел эчендә апабызның сәламәтлеге бик нык какшады, аяклары да бетте, шикәр авыруы да барлыкка килде, кан басымы белән дә тилмерә.

Болай да күп сынаулар кичергән Гөлниса апага – әни кешегә гомерлек хәсрәт шул инде монысы. Сабыр ит, диюче күп булса да, сабыр булулары җиңел түгел. Аңа һәм аның кебек әниләргә, нәкъ Гадения апа кебек: «Барып, дога кылырга кабере булса да якында», – дип юанырга гына кала...

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре