Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Мария Еникеева ярдәм итте.
Аңа төгәл генә билгеләмә дә, аңлатма да юк. Гомумиләштереп әйтсәк, илһам ул – эшлисе килеп торганда, көч-дәрт ташыганда була торган үзенчәлекле күңел халәте.
«Илһам килми әле», – дияргә яратабыз бит инде ниндидер эшне башлый алмый интеккәндә. Аның килгәнен көтеп ятудан мәгънә бармы?
Көтәргә мөмкин анысы. Ниндидер вакыйга була да, күңелгә илһам килә... Андый чаклар да була. Әмма көтмәскә дә мөмкин. Бу халәтне без үзебез дә тудыра алабыз. Күп вакытта теге яисә бу эшкә тотынуга, үзе килә дә җитә ул.
Ә килмәсә? Чакыруның нинди юллары бар?
Билгеле, монда һәркемгә үзенекен табу мөһим. Бер кешене илһамландырган нәрсәләргә башка берәүнең исе дә китмәскә мөмкин. Ләкин түбәндәге ысуллар күпләргә туры килер шәт.
Беренчедән, интернеттан, социаль челтәрләрдән «детокс» ясарга.
Безнең баш миенә көн дәвамында шулкадәрле күп мәгълүматны эшкәртергә туры килә: кайчак дөреслекне ялганнан аеру мөмкин дә булмый. Без моңа бихисап психик энергиябезне сарыф итәбез. Ә башны бераз ял иттерсәк, баш мие ул энергияне берәр файдалырак юнәлешкә тотар иде. Әйтик, телефон урынына блокнот һәм каләм алып, баштагы уй-фикерләрне, борчуларны, теләк-максатларны һ.б. кәгазьгә төшерергә була. Рәсем ясарга осталыгыгыз булса, тагын да яхшырак.
Икенчедән, игътибарны башка нәрсәгә күчереп алырга.
«Менә илһам килә дә, эшли башлыйм», – дип, гел-гел бер нәрсә турында уйлап утыруның файдасы булмаска мөмкин. Илһамны көчләп китереп тә, көчләп эшләтеп тә булмый шул. Иҗади кешегә, гомумән, «тиеш», «мәҗбүри» кебек сүзләр ят була. Эш башлый алмый азапланасыз икән, бераз ял итеп яисә башка эшкә алынып карагыз. Урамда йөреп керү аеруча файдалы булыр.
Өченчедән, зур эшне вак кисәкләргә бүлеп эшләргә.
Кайчак безне күп вакыт таләп итә торган эшләр куркыта, шуңа да аларга тотына алмый азапланабыз. Аларны берничә кисәккә бүлеп, аз-азлап эшләп карарга кирәк. Әйткәнемчә, илһам эш вакытында килергә дә мөмкин.
Дүртенчедән, илһам арыган кешеләргә килергә курка, ди.
Һәм бу шаяру гына түгел. Физик һәм рухи яктан арыган вакытта хәтта вак кына эшләр дә күтәрә алмаслык булып тоела. Шуңа да үзегезне кайгыртып, эш арасында ял турында онытып җибәрмәскә кирәк.
Илһамны контрольдә тотып буламы?
Әйе. Кеше яхшы психофизик халәттә икән, аның үз-үзен көйләү күнекмәләре бар икән, ул иҗат процессының үзенчәлекләрен белә икән, үз тирәсендә илһам килүгә ярдәм итә торган шартлар тудыра ала икән, ул вакытта бу халәтне кичерү мөмкинлекләре арта. Күп кенә галимнәр, илһамлы халәтне озайту өчен, түбәндәге шартлар кирәк булуын әйтә:
– игътибарлылык;
– максатның аңлаешлы булуы;
– махсус көч таләп итми торган эшкә тулысынча чуму;
– вакыт туктаган кебек тоелу.
Теге яисә бу эшкә алыныр алдыннан илһам килми аптыратса, я уйлар әллә кайларда «очып» йөрсә, «Биш сизү әгъзасы» дигән күнегү эшләргә була.
1. Иң элек үзегезнең әйләнә-тирәгездә булган биш әйберне атагыз. Әйтик, өстәл, тәрәзә, машина, китап һ.б.
2. Игътибарыгызны иң ерактан ишетелә торган тавышка юнәлтегез. Ә хәзер иң якыннан килә торган тавышны ишетегез.
3. Хәзерге вакытта нинди исләр сизәсез? Аларны да атагыз.
4. Авызыгызда нинди тәм бар? Соңгы тапкыр нәрсә ашадыгыз, эчтегез? Уйлагыз.
5. Тулаем алганда, хәзерге минутта сезне нинди хисләр биләп алган? Тәнегез ниләр тоя? Барысын да әйтеп чыгыгыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез