Билгеләре
Эмоциональ «яну» көн саен өстәлеп, озак вакытка сузылган рухи һәм физик арудан гыйбарәт. Ул – кешеләр белән эшләгәндә хисләргә чамадан тыш бирелүгә организмның үзенчә «җавап» бирүе. Әлеге халәт халыкара авырулар классификациясенә дә кертелгән. Бу исә аның җитди авыру икәнлегенә ишарәли.
Авыру башланып килгәндә, кеше ярсучанга, явызга әйләнә. Күпме генә йокласа да, йокысы туймый, иртән торганда арыганлыгы бетми, йокысы да тыныч булмый. «Янган» кеше фикерләрен туплый алмый интегә, хәтере начарлана, тормышында эзлеклелек югалган сыман була. Үзбәясе төшә, гаеплелек хисе арта, апатия күзәтелә. Әлеге «сизелмәс» чир шулай башланып, тормышта тискәре үзгәрешләр артканнан-арта башлый. Эшкә салкын карау, үзен һәм хезмәттәшләрен түбәнсетү, үз эченә йомылу, аралашулардан качулар башлана. Эмоциональ «яну» синдромы яхшы гына тамыр җәйгәндә, кеше сәбәпсез эш калдыра, «больничный»лар ала башлый. Аның еш кына башы авырта, кан әйләнеше системасында кимчелекләр барлыкка килә, калкансыман бизендә үзгәрешләр күзәтелә.
Кемнәр күбрәк интегә?
Илдәгы вазгыять, тормышның кирәгеннән артык кызулануы, стресс тудырырлык шартларның артуы эмоциональ «яну»чылар артуга сәбәп була. Әлеге халәт бигрәк тә җаваплы җитәкче вазыйфаларын башкаручылар, табиб, психолог, укытучы, социаль хезмәткәр, коткаручы кебек һөнәр ияләре арасында күбрәк очрый. Шулай ук «яну»га хуҗабикә һәм күпбалалы әниләр дә дучар була. Элегрәк тикшеренүләрдә хатын-кызлар арасында эмоциональ «яну» очраклары ир-атларга караганда ешрак очраса, хәзер белгечләр аның киресенчә булуын раслый.
Арумы, әллә «яну»мы?
Күп очракта эмоциональ «яну»ны ару белән бутыйлар. Арыганда, бераз ял итеп, туйганчы йоклап, тәмле ашап, табигатькә чыгып керүдән дә хәл яхшыра, энергия арта. Эмоциональ «яну» кичерүче кеше моның белән генә рәткә керә алмый.
«Яну»ны кайчак күңел төшенкелеге белән дә бутыйлар. Төшенкелек тормышының бөтен өлкәләренә дә карый, ә эмоциональ «яну» вакытында тормышының бер генә өлкәсе аксый. Гадәттә ул күп очракта эшкә бәйле була.
Янмыйм, дисәң
*Үз-үзегезгә ревизия ясагыз: теләк-ихтыяҗларыгыз, максат-хыялларыгызга игътибарлы булыгыз. Нинди дә булса авыру билгеләре күзәтелсә, вакытында чарасын күрегез.
*Өстегезгә зур бурычлар алмагыз, артык күп эш өймәгез. Яшь үзенчәлекләрегез турында да онытмагыз. Яшь чакта өстегезгә алган зур бурычлар, яшь барган саен кыенлыклар тудырырып, “яну”га китерергә мөмкин. Башкаларга «юк» дип әйтә белегез.
*Ниндидер җаваплы зур эш башкаргансыз икән, ял да итә белегез. Эш белән ял арасында һәрчак балансны саклау зарур.
*Кайчак ялгызың калып, тынычлыкта ял итү, фикерләреңне тәртипкә китерү дә файдага була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез