Мәктәпне бетергәч, Казан педагогика көллиятен тәмамлап, балалар бакчасында тәрбияче булып эшен башлаган ханым бүген Казандагы «Наташа» хосписында һәм Арча районының Чүриле психоневрологик интернатында хезмәт куя. «Кайда гына эшләп карамадым, тик барыбер юлым авырулар янына илтте», – ди ул.
– Айван авылына кайтып, балалар бакчасында эшли башладым. Озак та үтмәде, кияүгә чыктым. Ул вакытта читтән торып укытучылыкка укырга кергән идем инде. Әмма каенатам каршы төште. Каенанам математика укытучысы иде. Әнә шуңа күрә, өйдә бер укытучы җитәр, диде. Ипи пешерүче булып эшкә кердем, – дип искә ала Рания. – Ипи пешергән җирдә җитәкчем мине хисапчыга укытты. Шулай итеп, бухгалтерия серләренә төшендем. Әмма кызганыч, без эшләгән оешма ябылды. Шунда дус кызым Гөлүсә әйтә: «Әйдә, Казандагы Дәрвишләр бистәсендәге интернатка эшкә барып карыйбыз», – ди. Анда тәрбиячеләр кирәк иде. Килеп керүем булды, каршыма бер бала йөгереп чыкты. Даун синдромлы иде ул. «Әни, мин сине көттем», – ди. Эредем дә төштем инде.
Олег исемле бу баланы, авыру булгач, әти-әнисе ташлап калдырган. Рания ял иткән көннәрдә дә малай тәрәзәдән күзен алмый аны көтә. Ул үзе дә бу балага бик ияләшә. Хәтта ире Ирек белән киңәшләшеп, ике уллары янына Олегны да тәрбиягә алмакчы булалар.
– Мин бар күңелем белән шушы балалар дөньясына чумдым. Алар тормышы белән яши башладым. Ничек тә бәхетле итәсе, ятимлекне сиздермисе, яратасы килде үзләрен. Өйдәгеләр дә аңлады мине. Эшкә барганда балалар янына бер дә буш кул белән йөрмәдем, – ди Рания. – Олегка 18 тулгач, аны Чистайга – зурлар интернатына күчерәбез, диделәр. Ничек борчылганымны үзем генә беләм. Әйтерсең йөрәгемнең чите кителде. Мин бу баласыз ничек яшәрмен соң, дим. Уйлый торгач, җаен таптым да кебек. Аны Арчадагы Чүриле интернатына күчертәсем килде. Янәсе, янына барып йөрергә якын булыр. Моның өчен документ кирәк иде. Анысының да очына чыктык. Үч иткәндәй шул вакытта авырып киттем. Олег урынына Чүрилегә башка баланы җибәргәннәр. Шушы хәбәр килеп ирешүгә, яткан җиремнән торып, Казанга чыгып чаптым. Тик Олегны Чистайдан кире кайтарып булмады. Ул бала, мин килеп ала дип, ике атна тәрәзә яныннан китмәгән. Андагы тәрбиячеләр белән элемтәгә кереп, хәлен белеп тордым. Ике тапкыр янына барып та кайттым. Йөрәкләрем бик өзгәләнде шунда, и еладым инде. Бала белән аерылышуны кабул итә алмадым, эштән киттем. Хәзер инде тынычландым, Олегның хәлен белеп торам, андагы китапханәче аны үз канаты астына алган.
Раниянең изге күңеле башкача эшли алмый. Ул 1 ел бүтән эштә эшләгәннән соң, кире интернатка кайта.
– Анда бит балаларның күбесе ятып кына тора, йөри алмаганнары да бар. Мин гел аларны кулымда күтәреп йөрттем. Әкренләп аякларым тыңламый башлады. Сәламәтлегем какшагач, эштән барыбер киттем. Чир дигәне урынга ук екты мине. Умырткадагы бүсер аркасында 6 ай урында яттым. Өстәвенә аягымдагы сеңерләр дә өзелгән иде. Хәлем авыр булды. Кеше ярдәменнән башка беркая бара алмас булдым. Әле кайчан гына йөгереп йөргән, башкаларга ярдәм иткән Рания урында ята! Мин инде бүтән аягыма баса алмам дип тә уйлаган идем. Юрган тышына салып, машинага күтәреп чыгалар да табибка алып баралар. Уколлар ясагач, йөреп киткән кебек булам. Машинага кадәр үзем чыгып утырам да, өйгә кайткач, тагын күтәреп алып керәләр иде, – дип сөйли Рания. – Урында ятканда, интернетта дару үләннәре белән дәвалау турында укыдым. Шулар аякка бастырды. Тормышка кире әйләнеп кайткач, минем тагын балалар янына барасым килде.
Бу юлы алар Гөлүсә дусты белән Чүрилегә юл тота. Ишектән керсәләр, Дәрвишләр бистәсендәге интернаттагы балаларны монда кайтарганнар икән! Җитмәсә, алар аны танып, килеп кочаклап ала.
– Балалар яратканны аңлый. Алар янында үзләре кебек булам. Көннәре матур үтсен дип тырышам. Безнең алар белән эшләмәгән эш калмый. Җырлыйбыз да, биибез дә, төрле чаралар да уздырабыз. Һәрберсенең күңелен күрергә тырышабыз. Әле менә узган ялда Айрат исемле малайның туган көне иде. Матур итеп котладык. Булат исемле ишетми дә, сөйләшми дә торган балам бар. Әти-әнисе үлгән. Мине елмаеп көтеп тора инде. Аны да аңларга өйрәндем, – ди Рания. – Күптән түгел мондагы балаларның Раифа тыюлыгына барасылары килде. Аларны бит шалт итеп кенә алып чыгып китеп булмый. Төрле холыклысы бар. Директор белән киңәшкәннән соң, балаларны алып барырга ярдәм итүчеләрне эзли башладык. Интернетта үз сәхифәмдә язып та куйдым. Шуннан соң ярдәм итәргә теләүчеләр булды. Ышанасызмы-юкмы, Биектау районының Боз сараенда эшләүче шофер егет җитәкчесеннән үзе автобус сораган. Хуҗасы да, балалар белән барасы булгач, бушка биргән. Шаккаттым шунда! Менә бит дөньяда изге кешеләр күпме!
Рания ял иткән көннәрендә Казандагы хосписта да эшли. Андагы авырулары да килүен көтеп тора икән.
– Төрле язмышлы кешеләр бар. Мин эшләгән бүлектә озак вакыт дәваланучылар ята. Инсульт кичергән әби-бабайлар бар. Аларны карыйбыз. Әмма бөтенебез дә белә: бу – аларның соңгы йорты. Шуңа да бар җылыбызны бирергә тырышабыз. Җитәкчебез Владимир Вавилов безгә карата бик ихтирамлы һәм игътибарлы. «Яхшы кәефле булган хезмәткәр генә авыруларга елмая ала», – ди. Безне гел үсендереп тора. Аңа карап сокланабыз һәм без дә кешеләрне сөендерергә тырышабыз, – ди Рания. – Анда да яратып тәрбияләгән бер бабаем бар. Кызганыч, балалары булса да, янына килүче юк.
Рания эшләгән эшеннән ямь таба. «Авыруларга булыша алуыма, авыр көннәрен җиңелрәк, ямьлерәк итә алганыма сөенәм», – ди ул.
– Без аларны кызганып елап утырмыйбыз. Бары яратуыбызны гына бирергә тарышабыз. Ә аларга нәкъ менә шул кирәк, – ди Рания. – Күңелем тыныч булмаса, бу эшләрне эшли дә алмас идем. Мине гаиләм аңлады. Иремә чиксез рәхмәтлемен. Аңа, моны эшлисе бар, тегене эшлик, дип кенә торам. Ул һәрчак ярдәм итә. Әле менә беркөнне үзеннән гафу да үтендем. «Мин бит сиңа беркайчан да дөрес хезмәт хакымны әйтмәдем, күрсәтмәдем», – дидем. Ирем елмаеп ук җибәрде. «Ул балалар янына буш кул белән бара алмаганыңны беләм бит», – дип куймасынмы? Әле дә пешергән ризыгыма карап, кайсы җиргә эшкә барасымны аңлый. Күп итеп әзерләсәм, «Әһә, әниегез Чүрилегә җыена икән», – ди. Ул аңлап яшәгәнгә генә, мин авыруларны, мохтаҗларны йөрәгемә сыйдыра алам.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез