– Хиффә әби – безнең күрше ул. Кияүгә чыккан, әмма бәбиләре булмаган. Ире белән кая гына бармаган алар. Тик Аллаһы Тәгалә бала сөю бәхетен бирмәгән. Ире моннан 20 ел элек үлеп китте, – ди Ирек. – Мин бәләкәй чакта әти гел Хиффә әбине кайгыртып яшәде. Әни ашарга әзерләп бирә, әти алып кереп тапшыра. Үсә төшкәч, мин дә гел ярдәм итә башладым. Хәзер инде Хиффә әбине сагынып кайтам. Аның бар теләкләрен үтәргә тырышам. Әбекәй безгә ышана. Чит кешеләрне якын китертми. Әти белән мине бик якын итә. Әле быел ничек итсәк иттек, Хиффә әбигә социаль хезмәткәр билгеләттек. Дуслашырмы дигән идем, шөкер, бик матур гына аралашалар. Олыгайды инде әбекәй, мин дә гел кайтып йөри алмыйм.
Әле шушы көннәрдә Хиффә әбинең яшьлеге узган тау башына менәсе килгән. Ирек бу хыялын да чынга ашырган. Яшь вакытта клубка барып йөргән авылны да күрсәтеп кайткан. Әбекәйнең күңеле бик булган. Тау башына менгәч, җырлап та җибәргән әле ул.
– Машинага Хиффә әбине утырткач, иске җырлар куям. Әй, яратып тыңлап бара инде. Рәхмәтле ул. Үз баласы кебек ярата, – ди Ирек. – Өлкәннәргә аралашу җитми. Әнә шуңа да без рәхәтләнеп сөйләшәбез. Дөнья яңалыкларын сөйләп барам мин аңа. Бу эшемне, башкалар күрсен, дип эшләмим. Видеоларга да бер истәлек булсын, дип төшерәм. Кайчагында әбине интернетка куймый торсам, сагынып сорап язучылар бар. Шул кешеләр өчен дип янә социаль челтәргә эләм инде. Яратуны кызганмасак иде. Әле бит үзебезнең дә картаясы бар. Балаларны без гамәлләребез белән тәрбиялибез. Алар бездән күреп үсә. Әбекәйнең тормышыбызга килеп керүе – бәхет ул. Безне башкача уйларга өйрәтүче, кадерләтә белүче, якыннарга игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерүче кеше ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез