Газетага язылу

«Нефтехим»ның волонтерлары «Ак каен» мәчете янындагы паркта 70 төп каен агачы утыртты

Акция СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә узды.

«Нефтехим»ның волонтерлары «Ак каен» мәчете янындагы паркта 70 төп каен агачы утыртты

Краснодар «кунаклары»  

Декоратив каеннар Түбән Камага махсус рәвештә Краснодар питомнигыннан китерелде. «Юнги» сорты талымсыз, тамырны яхшы җибәрә һәм биш метрдан да биек үсми. Бу сыйфатлары территориянең йөзен саклап калу өчен аеруча мөһим.

 

Каеннар – СИБУРның Түбән Камадагы «яшел китабы»ның чираттагы бите. Шәһәр халкы якын итәргә өлгергән яңа мәйданчыкта урнашты алар.

 

– Компания уңайлы шәһәр мохитен булдыруга зур игътибар бирә. Без Түбән Камада ел саен диярлек агачлар утыртабыз, акцияләр уздырабыз, күмәк өмәләр дә оештырабыз. Безнең инде кедр урманы, сирень бакчасы бар, узган ел миләшләр утырттык. Быел менә «Ак каен» паркы барлыкка киләчәк, – дип сөйләде «Нефтехим»ның дәүләт органнары белән эшләү хезмәте менеджеры Эльвира Долотказина.

– Мәчет күренеп торсын өчен без махсус биек булмаган каеннар сайладык. Бу агачларда тукталуыбыз очраклы түгел, гыйбадәт йорты «Ак каен» исемен йөрт бит, – дип аңлатты яңа мәчетнең имам-хатыйбы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов.

СИБУРның чираттагы игелекле эшенә бик шатмын. Волонтерлар үз балаларын да алып килгәннәр, бу бик яхшы. Яшь буын каеннар белән бергә үсәр һәм бу көнне искә алып сөйләрләр дип өметләнә, – дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы Җәмәгать советы вәкиле Хәмзә Баһманов.

Гаилә эше

Каеннар арасында балаларның шат тавышлары тынмады. «Нефтехим»ның бюджет контроле хезмәте эксперты Лилия Вафина уллары Ислам һәм Нариман белән килгән. Гаилә өчен беренче тәҗрибә генә түгел инде бу: моңа кадәр алар бергәләп кедрлар һәм сиреньнәр утыртканнар, «Экосемья» конкурсында катнашканнар, күпбалалы гаиләләргә һәм приютларга ярдәм иткәннәр.


СИБУРның мондый акцияләрне хуплавы белән горурланам. Бу эшләр – балаларыбызга яхшы гадәтләр сеңдерү өчен бер дигән мөмкинлек, шәһәргә генә түгел, табигатькә дә ярдәм итү үрнәге, – ди Лилия.

Планлаштыру буенча өлкән инженер Людмила Гыйниятуллина улы Әскәр белән волонтерлык чараларында даими катнашалар.

 

Минем һәрвакыт файда китерәсем килә. Шәһәргә һәм аның халкына, табигатькә, хайваннарга ярдәм итү мөмкинлекләре эзләдем, ләкин моны ничек эшләргә икәнен белмәдем. СИБУР һәм оешманың волонтерлык хәрәкәте барлыкка килгәч, безгә юл ачылды һәм үз-үзебезне күрсәтү өчен күп мөмкинлекләр туды. Хәзер минем үз волонтерлык проектым да бар инде, – дип сөенече белән уртаклашты Людмила Гыйниятуллина.

Мондый акцияләр белән «Нефтехим» шәһәрдә тотрыклы экологик мәдәният формалаштыра, халыкны һәм хезмәткәрләрне экологик волонтерлыкка, агарту эшләренә һәм табигатьне саклау инициативаларына җәлеп итә. 2022 елдан башлап «Яшел формула» программасы гамәлдә булган чорда 800 меңгә якын агач һәм куак утыртылды. Шәһәрне яшелләндерү программасы буенча тагын 3 меңнән артык агач һәм куак өстәлде. Идел буенда беренче сирень бакчасы барлыкка килде.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре