Ютазы районында яшәүче Ирина һәм Евгений Абрамовлар «Күпбалалы гаилә», Казаннан Лилия һәм Тимофей Култышевлар «Яшь гаилә», Чүпрәледән Наталья һәм Алексей Клементьевлар «Авыл гаиләсе», Алексеевскидан Анна һәм Валерий Егоровлар «Алтын гаилә», Аксубайдан Татьяна һәм Егор Крайновлар «Ватанны саклаучы гаилә», Яшел Үзәннән Гөлчәчәк һәм Алмаз Исмәгыйлевлар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинацияләрендә катнашачак. Без Исмәгыйлевлар һәм Култышевларның бәхетле яшәү серләрен белештек.
«Ерактан да җылысын тоям»
Лилия һәм Тимофей Култышевларның гаилә коруларына 7 ел. Шуның дүртесен Тимофей СВОда уздыра. Аларның Роман, Сафия, Руслан исемле өч балалары бар. Әтисе махсус хәрби операциягә киткәндә беренче сыйныфта укыган Роман быел бишенчегә барачак. Балалар бакчасында йөргән Сафия тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.
– Ирем белән Казанда очраштык. Ул күрше Удмуртиядән эш буенча килгән иде. Озак та үтмәде, гаилә кордык. Ә 2022 елда ирем өлешчә мобилизациягә эләкте. Ул киткәч, мин дә андагыларга ярдәм итәргә тотындым. Үзем кебек хәрбиләрнең хатыннарын бер канат астына җыеп, «Никто кроме нас» дип аталган волонтерлык хәрәкәте оештырдым, – дип сөйли Лилия.

– Ирем еракта булса да, һәр эшемне хуплап тора. Әле дә шулай. Бәйгеләрдә ансыз гына катнашсам да, мин аның җылысын тоям. Ирләре Ватанны саклаучы хатыннарга булган игътибар, ихтирам өчен республика җитәкчеләренә рәхмәт. Ирләребез яныбызда булмаса да, ялгыз калмадык.
Лилия балалары белән «Нечкәбил» бәйгесендә дә җиңү яулады. Ул чакта аның янәшәсендә каенанасы Галина ханым булды. Каенана белән килен арасындагы яратуның, ихлас хисләрнең дә шаһиты булырга туры килде.
– Каенанам алтынга тиң! Без аның белән беренче көннәрдән үк уртак тел табып яшибез. Иремнең СВОда булуы безнең араны тагын да якынайтты, – ди Лилия. – Әни күрше республикада яшәсә дә, еш күрешәбез, ярдәмсез калдырмый. Бөтен эшемдә киңәшен бирә. Аның белән бик рәхәт.
Лилия, ирләре СВОда булган хатыннарны бергә җыеп, хор оештырган. Күптән түгел Казанда концерт та куйганнар. Үз әнисе Санкт-Петербургта яши икән. Чарага ул да кайткан, кызының уңышларына сөенеп киткән. «Ә тормышта иң зур таянычым – әтием. Соңгы дүрт елда без гел бергә», – ди Лилия.
«Шәһәр егетен авылга алып кайттым»
Гөлчәчәк белән Алмазның бергә гомер итүләренә 14 ел. Аларның 11 яшьлек игезәкләре Мәрьям белән Мөхәммәт, 5 яшьлек Мәликләре үсеп килә. Шәһәр җирендә тормыш корган гаилә авылга кайтып төпләнә.
– Өйләнешкәч, Казанда яши башладык. Бәби көткәндә бик көчле токсикоз белән тилмердем. Авылга кайтсам, хәлем җиңеләя, китсәм, тагын читен. Балалар тугач, инде бөтенләй авылда яши башладым. Мәдәният йортында эшләгәндә районның ул вакыттагы башлыгы Александр Тыгин авылга кайткан яшь гаиләгә ярдәм итү программасы буенча йорт салырга киңәш итте. Мин аңа әле дә рәхмәт укыйм, – дип сөйли Карагуҗа җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева. – Өй саласы булгач, ирем дә бер сүз әйтмичә, риза булды. Авылга күченеп кайтты. Безгә туганнарыбыз да иярде. Үз энем дә, өйләнеп, төп йортны яңартты. Соңгы биш ел эчендә авыл бетмәсен, яшәсен дип, 18 йорт салынды.

Гөлчәчәк авылны да, туганнарын да кайгырта.
– Гаилә коллективы оештырдым. Мәдәният йортында эшләгәндә гел чараларда катнашасы иде. Уйладым да үз туганнарымны бергә җыйдым. Күрешүләр дә кимеде бит хәзер. Араларны җылытасы килде, – ди ул. – «Нечкәбил» бәйгесендә катнашырга дигәч, башта куркып калдым. Исеме куркытты. Әмма шулай да тәвәккәлләдек. Тик җиңү яулап булмады. Безнең кебек саф татарча сөйләшеп, гармунга җырлап-биючеләргә караганда, фонограммага заманча көй уйнатып катнашучылар кешенең күңеленә тизрәк үтә икән ул. Ә безнең чыгышны йөрәк белән тыңларга, аңларга кирәк.
Гаилә булгач, төрле хәлләр булганын яшерми Гөлчәчәк. Кайчак сабыр булырга, дәшми калырга, ишетмәскә дә кирәк, ди.
– Әнием гел төпле киңәш биреп тора. Ирләрне яклый ул. Бетле тунны салып ташлаган кебек, ирне ташламыйлар, ди. Гаиләне сакла, балаларга үз әтиләре кирәк, дип тә әйтә. Дәү әнием дә киләчәккә карап, алдан күреп, сизеп киңәшен бирә иде. Икесе дә матур яшәргә өйрәтте, – ди Гөлчәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез