«Аҗаган» үсеп килүче буында лидерлык сыйфатлары, ватанпәрвәрлек хисе һәм үз өстенә җаваплылык ала белүне тәрбияли». Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бөтенроссия хәрби-патриотик уенның төбәк этабында катнашучылар белән очрашуда шулай дип белдерде.
Уеннарда зона этапларында җиңүгә ирешкән белем йортларының җыелма командалары катнашты. Һәр команда 10 кешедән тора, аларның һәрберсенең үз вазыйфасы бар: табиб, командир, БПЛА операторы, хәрби хәбәрче, элемтәче һәм башкалар.
– «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уены күп еллар дәвамында катнашучыларга хәрби эш нигезләрен өйрәнергә, совет һәм Россия солдатлары, офицерларының батырлыклары белән танышырга мөмкинлек бирә. Уеннар ата-бабаларның батырлыкларын хөрмәт итүчеләрне берләштерә. Бүген, илебез яңа сынаулар белән очрашканда, бу чара аеруча әһәмияткә ия, – дип сәламләде Татарстан Рәисе катнашучыларны.
«Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, быел «Аҗаган» уеннарында 114 мең бала катнашкан. Кечкенәләр төркемендә быел Казан командасы иң яхшысы дип табылган.

– Физик яктан көчле булу гына җитми. Балалар беренче медицина ярдәме дә күрсәтә белергә, тарихка кагылышлы сорауларга да җавап бирергә тиеш. Төбәк этабында җиңүчеләр исә июнь ахрында Оренбургта узачак округ уеннарына бара, ә көзен Волгоград каласында иң көчле командалар бөтенроссия уеннарында катнашачак, – диде Тимур Сөләйманов.
«Аҗаган» уеннарының быелгы яңалыгы – югары уку йортлары һәм гаилә командалары катнашуы. 3 нче урын яулаган Хасбиуллиннар гаиләсе, Арчада район күләмендә узган уеннарда җиңеп чыгып, Казандагы ярышларга килгән.
– Беренче ярдәм күрсәтү, противогазны вакытка кию кебек сынауларны уңышлы уздык. Иҗади эшебезне якладык. Танк макетын ясап тапшырдык. Уеннар бик күңелле узды. Беренче урынга чыгарга әз генә җитезлек җитеп бетмәде кебек. Ләкин без өченче урынга да бик канәгать. Беренче тапкыр катнашып, шундый нәтиҗәгә ирешү – үзе бер бәхет инде ул, – ди гаилә башлыгы Айрат.
«Гаилә Аҗаган» командалары арасында җиңүче дип Бөгелмәдән Саниевлар гаиләсе билгеләнгән. 2 нче урында – Казаннан Гатаповлар гаиләсе. Бу уеннарда Татарстанның 25 районыннан 100 дән артык бала һәм өлкәннәр – 29 гаилә катнашты.

10 командадан торган югары уку йортлары да уеннарда сынатмады. 3 нче урын алган Казан энергетика университетының 1 нче курс студенты Станислав Назаров: «Аҗаган» уеннарында мәктәптә укыганда ук бик теләп катнаша идем. Хәзер дә тәкъдим итүләренә озак уйлап тормыйча ризалаштым», – дип белдерде. Студентларга 4 сынау узарга туры килде. Югары уку йортлары арасындагы уен нәтиҗәләренә килгәндә, җиңүче дип Казан илкүләм тикшеренү технология университеты билгеләнде. 2 нче урында – Казан федераль университеты.
Уеннарда беренче урыннарны яулаучылар: Түбән Кама районыннан «Волки-НК» һәм «КОБР», Лаеш районыннан «Пиранья» командалары Оренбург каласында узачак округ уеннарында Татарстан данын яклаячак. Округ этаплары һәм җыеннары быел җәй булачак, ә финал сентябрьгә планлаштырылган. Болардан тыш, балаларны яңа сынаулар да көтә. Округ җыеннары барышында лазертаг һәм дроннар кулланып, «марш-бросок» отряд ярышы узачак. Түбән Кама районының «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлекчәсе Советы рәисе Роза Фәйрушина сөйләвенчә, «Волки-НК» һәм «КОБР» командалары инде икенче ел рәттән республика күләмендә узган ярышларда беренче урын яулый икән. «КОБР» командасы исә округ уеннарында җиңеп чыгып, Россия күләмендә үткәрелгән уеннарда катнаша. Биредә 96 команда арасында алар 9 нчы урынны ала.
– Быел да командалар җиңәргә дигән максат куйды. Уку елы башыннан әзерләнделәр. Алар хәзер бербөтен организм кебек, егет-кызлар бер караштан бер-берсен аңлап ала. Остазлары бик тырыш, балаларга бар яклап ярдәм итә. Балалар өчен мондый уеннар бик кирәк, чөнки алар туган илгә мәхәббәт уята, – диде Роза Фәйрушина.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез