Газетага язылу

Казан хосписында яшәүчеләр: «Әле ярый бу йорт бар»

Булганына шөкер итмәсәң, сәламәтлекнең кадерен белмәсәң, берәр сәгатькә авыру кешеләр янына барып килү дә җитә. Син аннан бөтенләй башка кеше булып чыгасың. «ВТ» журналисты Казанның «Наташа» хосписында яшәүчеләрнең хәлен белеште. Шәһәр читендә урнашкан бу урын күпләргә өмет бирә. Кемдер биредә соңгы минутларын үткәрә, сызлануларын оныта, кемдер чит кешеләрнең яратуын тоя.

Казан хосписында яшәүчеләр: «Әле ярый бу йорт бар»

Зур йөрәклеләр

Биредә эшләр өчен йөрәгең зур булу кирәк. Хосписның баш табибы Илсөя Осипова да шул фикердә.

– Бездә күңелеңне биреп эшләү, авыруларны ярату өстенә кешелеклелек сыйфатларың да булу кирәк. Хезмәткәрләр бирегә кайда һәм кемнәр белән эшлисен белеп килә. Алар барысына да әзер, – ди баш табиб. – Бездә яшәүчеләрнең 40 проценты онкологиядән интегә. Яман чир белән килгән авырулар күп дигәндә бер ай ята. Күбесе ике атна эчендә үлеп тә китә. Үзегез беләсез, безгә инде соңгы чиккә җиткән кешеләрне алып киләләр. Инсульт кичергән кешеләр, картлык чирләреннән җәфаланучылар күп. Үзләре утыра алмаучы, хәтта кашык тотып ашый алмаучылар да бар.

Илсөя Осипова әйтүенчә, иң авыры – яман чирдән интегүчеләрнең якыннарына аның тиздән дөньядан китәсен әйтү. Авыру да, аның якыннары да бу хәбәргә әзер булмый.

– Тормышлары көйләнгән, яшисе дә яшисе вакытлары. Тик шул чир килеп чыгып, бар дөньяларын җимерә. Берәүнең дә үләсе килми. Алар монда килгәч тә, яшәрмен, дип уйлыйлар. Инде бернинди дәва булмасын, бары тик хәлләрен җиңеләйткәнне белсәләр дә, аларны өмет яшәтә. Мондый авырулар белән эшләү җиңел түгел. Кайчакларда бар көчеңне җыеп, аларның күңелен күрергә тырышасың. Кайчак үзенә яман чир диагнозы куелган кешеләр, алдан килеп: «Актык көннәремне монда үткәрермен, миңа булышсагыз иде», – дип ярдәм сорый, – ди баш табиб.

Хосписка бер эшкә килгән табиб моннан китми. Дөресрәге, китә алмый. Ул биредә яшәүчеләрнең үз кешесенә әйләнә. Ә менә санитаркаларга эшләү җиңел бирелми. Чөнки араларында элек башка өлкәдә эшләгәннәре дә шактый. Шуңа күрә түзә алмаучылары да бар. Иң авыры – беренче алты ай.

«Вавиловсыз сөйләшмим»

Баш табиб белән авырулар яшәгән бүлмәләргә үтәбез. Икешәр кешелек бүлмәләр чиста, якты, аларга урамнан гына түгел, коридордан яктылык, җылылык кергән төсле. Матур итеп татарча сөйләшеп утырган әби тавышын ишетеп алдык. 95 яшьлек Рания әби биредә инде икенче ел дәвалана. Гомере буе хәрби хатыны булган. Әнә шуңа күрәсең, башта документларымны сорады, кайдан килгәнемне белеште, соңыннан хоспис җитәкчесенең рөхсәте бармы, дип тә төпченде. Уртак телне тиз генә таба алмадык. «Вавилов әйтсә генә сөйләшәм», – диде Рания әби. Изге күңелле Владимир Владимирович Вавиловны бөтен Татарстан белә. Кече кызы Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе дә ул. «Наташа» хосписы исә аның олы кызы исемен йөртә. Әбинең таләбен үтәдек, Владимир Владимирович телефоннан аны безнең белән сөйләшергә үгетләде.

– Җитәкчебезне бик яратам. Бу дөньяларда аның кебек кеше юктыр ул, – дип сүзен башлады әбекәй. – Мин – 25 ел ирем белән бергә хезмәт иткән кеше. Иртәрәк китте шул, ул исән булса, мине монда утыртмас иде. Кызым бар. Әмма аның – үз гаиләсе. Мине карап утыра алмый, эшлисе дә бар. Әле ярый, бу йорт булды. Аягымны сындыргач, монда килдем. Аңа кадәр кулымны да сындырган идем. Аякка басып тора алмыйм әле. Мондагы кызлар шулкадәр әйбәт карыйлар, бәхеткә тиендем. Кызым да ташламый. Әнә минем суыткычны ачып карагыз әле. Күпме ризык алып килеп куйды. Нәрсә ашасам, шул бар, урын-җирләрем чиста. Кемгә тигән бәхет бу?!

Әбекәй – чын офицер хатыны! Барысын да төгәл итеп сөйли, әңгәмәне үз кулында тотарга тырыша. Суыткычны ачып карарга кушты. Үзем аның сөенечен уртаклашкан булам, ә күңелем «Бала мәхәббәтен болар алыштыра аламы икән?» дигән сорауга җавап эзли.

«Балаң нинди була инде!»

Каршыбызга тотынып кына йөрүче Әсма апа очрады. 90 яшендә икән инде. Казанның Нагорный бистәсендә яшәгән.

– Кияүгә чыкмадым. Энем үлгәч, шуның йортына килдем. Аягым сынгач, аның улы мине монда китереп куйды. Ярты ел инде монда яшим. Әтнә районында туып үскән кыз мин, – ди ул. – Ашарга пешерә алмыйм, үзем генә торып булмый. Шуңа монда яшим дә инде. Өйне бик сагынам. Кайчан кайтасымны белмим, озак тотарлармы, килеп алучы булырмы, билгесез әле, кызым.

Сания апага 84 яшь. Гомере буе хәрби комиссариатта эшләгән. Хәзер инде кеше ярдәменә мохтаҗ. Аягы авырта, куллары тотмый.

– Сабаныкы мин. Районга кайтмаганыма да күпме инде. Бер якташым белән кайтып килгән идек. Сабаны таный торган түгел. Без үскәндәге район юк инде ул хәзер. Бөтен нәрсә үзгәрә бит, – дип хатирәләргә бирелә ул. – Мин дә матур картлык турында хыялландым. Мондый урынга эләгермен дип уйлаган кеше түгел идем. Иремнең туганнары китерде. Каяндыр белештеләр дә сөйләшеп кайттылар. Баштарак читен иде, үземне ялгыз хис иттем. Аннары мондагы кызлар белән дуслашып киттек, тормышлар үзгәрде. Бик әйбәт карыйлар. Ашаталар, эчертәләр. Ятып торасың, димиләр, бәйрәмнәр булса, хәзер торгызып утыртып, коляска белән алып баралар. Ирем 63 яшендә үлеп китте. Юк шул, балабыз булмады. Хәер, балалы булу әле монда эләкмәм дигән сүз түгел. Балаң нинди була бит әле! Күрегез, күпме кешене балалары китереп куя. Кайчагында, кайсыбыз бәхетсезрәк икән, дип тә уйлап куям. Әмма монда эшләүчеләр күңелсезләнеп утырганны күрсә, шундук кәефне күрергә тырыша. Әле шөкер, иремнең туганнары ташламый. Хәлемне белеп торалар. Телефоным бар. Каенсеңлем белән гел сөйләшәбез. Күршеләр шалтырата. Онытмаганнарына рәхмәт инде.

Тагын бүлмәләр буйлап үтәбез. Каршыбызга коляска этеп, урамга чыгып баручы ир белән хатын очрады. Әтиләре янына килеп, шулай йөртеп керәләр икән. Күп өлкәннәрнең балалары, аларны карый алмагач, монда китергәнен әйтә. Минзифа әбекәйнең дә оча сөяге сынган. Табиблар күпме генә тырышса да, аягына баса алмаган. Монда эшләүчеләр аның кызы белән киявен мактап туя алмый.

– Әниләрен шулкадәр яраталар. Иртән килеп ашатып китәләр, кич эштән кайтканда тагын керәләр. Кызының яратуы – бер хәл, кияве әбисен кочагыннан да чыгармый. Минзифа апа монда ятса да, кадерле картлык кичерә, – ди шәфкать туташлары.

Александра түтигә 84 яшь. Үзенә бу яшьне биреп тә булмый әле аңа. Шәһәр әбие икәне әллә каян күренеп тора. Аның да аяклары беткән.

– Йөри алмый башладым. Караучым юк. Бердәнбер улым да монда ята. Әле аңа 60 кына яшь. Күрше бүлмәдә ул. Әле ярый, шушы хоспис булды. Кая барыр идек икән без? Җитәкчеләргә дә, табибларга да рәхмәтем чиксез. Көннең ничек узганын да сизмибез. Биш мәртәбә ашаталар, җыештыралар, юындыралар. Бүлмәләрдә телевизорларыбыз эшләп тора, – ди Александра түти.

Аның күрше бүлмәсендә Гөлшат әби яши. 86 яшь икән инде үзенә. Аны караучы кызлар яратып, «модница» дип эндәшә. Кашлар ясатылган, тырнаклар матур, кулына сәгатен дә тагып куйган.

– Электән баш белән тилмерәм. Табиблар шеш тапкан иде миндә. Гомер буе авырдым. Инвалидлыгым да бар. Әмма шуңа да карамастан, шәфкать туташы булып эшләдем, кешеләргә ярдәм иттем, – ди Гөлшат апа. – Ике кызым бар. Икесе дә кияүдә. Монда килгәннәре юк әле, вакытлары җитмидер инде.

Язмышлар, диген... Кайберләре сөйләгәндә күздән ирексездән мөлдерәп яшь ага. «Анысын язма инде, укып танырлар, мине күпләр белә иде», – диючеләр дә бар. Кайтырга чыкканда, адашып башка бүлеккә барып кердем. Җыр тавышы үзенә тартты. Мондагы хезмәткәрнең авыруларга кичке аш өләшкән чагы иде. 52 яшьлек Светлана җырлый икән!

– Ире җәберләгән, чит хатыннар белән йөргән. Шул хәсрәттән урамда чакта инсульт булган. Ярдәм килүен озак көткән. Безгә килгәндә, бөтен тәне тишелеп беткән иде. Яралары төзәлмәс, дигән идек инде. Безнең кызлар тырышты, тәне дә төзәлде, үзе дә комадан чыкты. Хәзер менә сүзләр дә әйтә башлады. Сөйләшергә дә өйрәнде. Җырлый да әле үзе. Тик акылына гына бераз зыян килеп калды, – ди хезмәткәр. – Безгә килүчеләр таный аны. Бер хастаханәдә табиб булып эшләгән икән.

...Соңгы йорт, соңгы тукталыш, соңгы өмет, соңгы сулыш. Монда эшләүчеләр кешеләрне сөендерә алуына бәхетле. Үз өендә, үз якыннарыннан ала алмаган кешеләргә җылылыкны алар өләшә.  

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре