– Беркем дә минем белән бу хәл булмас, дип әйтә алмый. Кемнеңдер хәле начарланырга, кемдер йоклап китәргә, кемдер юл кагыйдәләрен үтәмәскә, кемдер саклык каешын эләктермәскә, мотоциклда барганда башына шлемын кимәскә мөмкин. Кызганыч, юлда гомерләре өзелүчеләрнең саны башлыча каршы як полосага чыгу белән бәйле. Зыян күрүчеләр җитди тән җәрәхәтләре ала, гарипләнә, – ди Рөстәм Гарипов.
Быел Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан каршы як полосага чыгу белән бәйле 6500гә якын кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Моннан тыш, республиканың баш инспекторы исерек хәлдә рульгә утыручылар турында да искә төшерде. Быел алар 32 һәлакәт китереп чыгарган, 14 кеше һәлак булган һәм 47 юлчы зыян күргән. Татарсанда исерек килеш транспорт белән идарә итүнең 3 меңнән артык очрагы теркәлгән. Исегезгә төшерәбез, андыйларга 45 мең сум күләмендә штраф салалар һәм 1,5-2 елга таныклыкларын алалар.
– Хәзер ял, отпусклар чоры башлана. Машина белән каядыр еракка барганда ял итеп алырга кирәклеген онытмагыз. Арыган машина йөртүче юлдагы вазгыятьне чамаламый. Кызганыч, күпләр моны аңлап бетерми. Ел башыннан машина йөртүчеләрнең арыган хәлдә рульгә утыруы аркасында өч юл һәлакәте теркәлде. Аларда 9 кеше һәлак булды һәм бер кеше зыян күрде, – ди Рөстәм Гарипов
Ул шулай ук мототранспорт катнашындагы юл һәлакәтләре турында тагын бер кат искә төшерде. Җәй әле башланмады, тик һәлак булучылар инде бар. Быел 56 шундый юл һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кешенең гомере өзелгән, 56 кеше зыян күргән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре – алтыга, ә җәрәхәт алучылар 16 кешегә кимегән. Һәлак булучылар саны өчкә арткан.
– Коры саннар артында – кеше язмышлары. Кемдер өенә кайтып җитә алмаган, кемдер гомерлеккә гарип калган, кемнәрдер – әтисен, ә икенче берәүләр баласын югалта. Күптән түгел Биектау районында булган хәл бигрәк тә аянычлы. Мопедка утырган 17 яшьлек егет борылырга дип туктаган машинаны узар өчен каршы як полосага чыга. Юл кырыендагы ташка бәрелеп, мопеды әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә, башына мотошлем кимәгән классташ кызы хастаханәдә җан бирә. Кызның әти-әнисенә нинди зур кайгы, егетнең язмышы да чәлпәрәмә килә. Шуңа күрә баласына мондый “уенчык” алып биргәнче, әти-әниләр мең кат уйласын иде, – дип кисәтте җитәкче.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә Кайбыч районында улы питбайк белән һәлакәткә очраган ир-атны җинаять җаваплылыгына тарту турында билгеле булды.
– Бу әлегә мондый бердәнбер очрак. Без шулай булып калуын да телибез, тик әти-әниләр безне ишетми икән, мондый тәҗрибәне дәвам итәчәкбез, – ди Рөстәм Гарипов.
Каникуллар вакытында әти-әниләргә уяулыкны бигрәк тә нык сакларга туры киләчәк. Балаларга саклык чаралары турында күбрәк сөйләргә, үзләре дә кечкенәләргә үрнәк күрсәтергә тиеш. Сүз уңаеннан, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан 7 июньгә кадәр республикада “Игътибар – балалар!” чарасы уза.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез