Газетага язылу

Сабантуй күлмәге сайлау турындагы хатирәләр

Бу атнада ничек тә сүзләреннән чыкмаска инде. Тәртип бозмаска. Әйткәнгә түгел, үзең белеп эшләргә! Кич чыккач, вакытында кайтасы!

Их, ничек кенә түзәсе... Ял көнендә шәһәргә Сабан туена кием алырга барабыз, диделәр әттә белән нәнә. Кире уйламасалар гына ярар иде. Безне дә алып барабыз, диделәр бит әле. Алайса өч ел кия торган бу кышкы аяк киемен бездән башка алып кайтканнар иде. Зур булса да, эченә мамык тыгып кигәч, аяктан төшеп калмады тагын үзе...

Шәһәргә барып кием алу бәхете безгә елга ике тапкыр гына эләгә иде. Берсе – Сабан туе, икенчесе – мәктәп алдыннан. Авылның иң көтеп алган бәйрәме өчен кием алырга дип махсус бер үгез үстереп сатыла, базарда шуның акчасын тотачакбыз. Син инде күршедә яшәүче Лилиянең ниндиерәк кием алганын беләсең, алданрак барып киенеп кайткан дустың сиңа базарның кайсы өлешендә нинди фасон кием сатылганын чамалап сөйли. Уңга борылгач та, икенче сату ноктасы, әһә... Әйе, әйе, аңладым, дип тыңлаган буласың инде. Елга бер-ике генә күргән базарның һәр почмагын белеп бетерә торганмыни?!

Лилия сөйли, мин эчтән генә план корам. Тәк, менә шушындый ялтырап торган перламутр төсендәге ак чалбарлар модада икән быел. Өстән киеп куярга футболкасын да нинди матур челтәрлене алганнар бит. Ап-ак босоножкига да акча жәлләмәгәннәр. Эх, сеңлем белән миңа да шундыйны алырлар микән?..

Базарга иртәдән барып керәбез. Кеше азрак әле. Йөрергә дә иркен. Миңа ошаган модалы киемнәр яныннан нәнә «әстәгъфирулла» дип кенә узып китә. Ул тукталган киемнәрдән мин борын җыерам. Гел күлмәкләргә төртеп күрсәтә. 9 нчы класста укыганда күлмәк киясе киләмени инде ул, нәнә?! Модный буласы килә бит! Лилиягә дә чалбар алганнар, аныкы ак әле. Миңа менә бу соры төслесе ошый, дип сөйләнә торгач, нәнә: «Киеп кара», – дип күнә. Болай ошамаслык чалбар түгел икәнлеген инде аның йөзеннән чамалыйм. Сине утызга утызлы картон кисәгенә бастырып, әйләндерә-әйләндерә карый. Сатучының теле телгә йокмый. «Турция. Мондый бәяне башка бер ноктада да тапмыйсыз. Скидка да ясыйм. Карагыз әле! Кызыгыз нәкъ үзегез икән!» Кибетче белеп сайрый. Нәнә елмайгандай итә. Булды бу, алалар! Базарны өч тапкыр әйләнгәннән соң теге ялтырап торган чалбарың белән пар итеп киярлек кофта тапмагач, башында ук мин күргән «әстәгъфирулла»га әйләнеп кайтабыз барыбер.

Безнең арттан пакетларны күтәреп ияреп йөргән әттә: «Ошаса, алыгыз», – дан артык сүз әйтми. Әмма аның да сабырлыгы бетүгә таба. Авылда абзар тулы малның базар кайгысы юк, аларны вакытында ашатасы бар. Шуңа борчылып безне ашыктыра. Инде безнең барыбызга да кирәк-ярак алынып беткән. Нәнә әттәне «бер күлмәк булса да алыйк сиңа» дип үгетли. Юк, күндерерлек кенә түгел. «Миңа бернәрсә дә кирәкми, бөтен әйберем бар», – дип кул селти әттә. Кирәкми дә булмагандыр инде ул... Бер үгез акчасын базарда гына калдырсаң, артыннан ничек яшәргә кирәге уйланган. Гаиләнең өс-башы җитеш булса, үзенеке ничек тә яраган...

Ә мин әле дә Лилиянеке кебек босоножки даулыйм. «Нәнә, алыйк инде, ну нәнә-ә-ә-ә...» «Юк. Булганын киярсең», – дип, базардан чыгып китәбез. Өйгә кайткач, киемнәрне диванга җәеп салабыз. Кичкә кадәр торачак әле ул шулай. Әбинең килеп карыйсы бар. Аңа һәр киемне киеп күрсәтәбез. Әбигә ошаган киемне киеп йөрергә тагын да рәхәт була инде. Киемнәрне кат-кат киеп карыйсың, кадерләп төреп, шкафка тыгып куясың. Сабан туена кадәр әллә ничә кат киелеп карала әле алар. Нәнә исә, барып кайтулар уңышлы булды, дип сөенсә дә, барган килеш миңа шул босоножкины алмаганы өчен барыбер эчтән генә «страдать итеп» йөриячәк әле...

Менә син киенеп-ясанып, Сабан туена төшеп китәсең. Хәзер дусларың шаккатачак! Тик бу хисләр озакка бармый. Яшьтәшләреңнең яртысында шул ук ялтырап торган перламутр төсендәге чалбар! Бөтенебез диярлек шул бер шәһәр базарыннан киенгәч соң. Чалбары чалбар, синеке кебек үк «әстәгъфирулла» футболкасы да очрамаса рәхмәт!

Инде кияүгә чыкканга 20 ел була. Кибет-базарлар белән дуслыгыбыз минем балачактагы кебек кенә түгел хәзер. Каеш кына кирәк булса да, аерым барып аласың. Сайлау мөмкинлеге дә бер базар белән генә чикләнми. Яңа футболка алып кигәнемне ирем сизми дә кала кайчак. Тик менә Сабан туе киеменә әле дә башка мөнәсәбәт. Балалар да көтә, үзебез дә нәрсә кирәген барлыйбыз. Киемнең дә кадере булмаган заманда гореф-гадәтен булса да саклап калырга тырышуыбыз…

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре