Әлеге термин инглиз телендәге prime сүзеннән «шәфәкъ», «иң яхшы вакыт» дип тәрҗемә ителә. Ягъни ул кешенең төрле өлкәдә – сәламәтлек, карьера, гаилә, рухи халәт ягыннан үзен камил итеп хис итүен аңлата. Бу чор яшьлеккә, 20–25 яшьләргә туры килә дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Үзеңне тулысынча кабул итеп, чын күңелдән ярату, ягъни әнә шул «прайм-эра» 40 тан соң башлана. Без уйлап тапмадык, галимнәр сүзе бу.
– Төрле илләрдә белгечләр, яшь барган саен, организмның «чәчәк ату»ын раслаган. Хәзерге вакытта сезгә 20 икән, киләчәккә өмет белән карагыз. 40 тан узгансыз икән, котлыйм, сезнең җиләк кебек чагыгыз! – ди эндокринолог Зөһрә Павлова.
Канада галимнәре 18–43 яшьлекләр арасында уздырган тикшеренүдән күренгәнчә, кеше олыгайган саен үзен бәхетлерәк хис итә. 18–30 яшьләрдә бәхет үсеше аеруча зур булса да, 40 тан соң кеше үзен яхшырак хис итә башлый. Сәбәбе – яшь чакта кеше тормышны ак һәм карага гына бүлеп карый, үзен я бик бәхетле, я бик бәхетсез хис итә.
Көнбатыш Австралия университеты белгечләре исә, интеллект, рухи дөнья, финанс грамоталылыгы, артык хискә бирелмәү дәрәҗәсен өйрәнеп, кешенең иң рәхәт чагы 55–60 яшькә туры килүен ачыклаган. Бу чорда артык зур хаталар ясалмый, тәҗрибә тупланган була. Гомер уртасына җиткән ир-атлар да, хатын-кызлар да тормыштагы кыенлыкларны, тискәре хисләрне җиңелрәк уздырып җибәрә. Кеше сүзенә аптырамый, җәмгыятьтәге стандартларга, стереотипларга исе китми.
Бу тикшеренүләр турында укучыларыбыз нәрсә уйлый икән? Без дә сораштыру уздырырга булдык.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез