Бүген Казан урамнары истәлекләргә күмелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов артыннан “Үлемсез полк” акциясенә 130 меңнән артык кеше кушылды. Аларның барысы да бабалары, әтиләре хакында истәлекләрен сөйләргә ашкына.
Казанның бер югары уу йортында белем алучы 3 курс студенты Надия Шәрипова бабасының фотосүрәтен алып чыккан.
– Казахстанда тудым, монда укыйм. Бабам фотосы белән “Үлемсез полк”ка беренче тапкыр чыгуым. Миңа бик ошый. Күңелгә рәхәт. Бөтен җирдә Җиңү көненә багышланган җырлар башкаралар. Киләчәктә тә мондый чараларда катнашырга насыйп булсын, – ди ул.
Әлки районында яшәгән Хафиз абый Шакировның оныклары-оныкчыклары да бик горурлык белән бабаларын сүрәтен күрсәттелр.
– Әниемнең әтисе, балаларымның карт бабалары Хафиз сугыштан исән имин кайтса да, үзенә тиешле ташламалар, акчаларны ала алмый интекте. Әниләрем артыннан да йөреп карады. Нигәдер аңа бирмәделәр. Аның каравы гаиләсендә кадерле иде. 2000 елга кадәр яшәп, вафат булды. Менә хәзер бабамның фотоларын балаларым кадерләп саклый, – ди оныгы.
Махсус хәрби операция ветераны Әнвәр Мөхәммәтҗанов “Үлемсез полк”ка гаиләсе белән чыккан.
– Башта парадта катнаштым. Күңелләрне тетрәндерерлек чара булды. Эшем хәрби хезмәт белән бәйле булгач, минем өчен Җиңү парады зур әһәмияткә ия, – диде ул. – “Үлемсез полк”ка улым белән кызым бабам Таһирның фотосын алып чыкты. Алар кызыксына, бабайның язмышын сорый. Мин аларга Бөек Ватан сугышы хакында сөйлим. Хәтерне сакларга кирәк. Артыбыздан балалар үсеп килә. Алар да бабаларыбызның данын саклар.
“Никто кроме нас” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Лилия Култышева “Үлемсез полк”ка ике бабасының фотосын алып чыккан.
– Бабаларым белән горурланам. Аларның язмышлары күпләргә үрнәк, – диде ул. – Хәзерге вкытта ирем, туганнарым махсус хәрби операциядә катнаша. Бер генә теләк – алар исән-имин яныбызга әйләнеп кайтса иде. Җиңү белән. 1945 елның 9 маендагы кебек!
Чарадан фоторепортажны безнең ВКонтакте төркемендә карый аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез