«Без Россия Президентына Тукайның 150 еллыгын билгеләп үтү турында указ әзерләүне үтенеп мөрәҗәгать иттек. Хәзерге вакытта бу эш алып барыла. Указ чыккач, эш планы төзеләчәк», – дигән иде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырлайда татар иҗади җәмәгатьчелеге белән очрашуда. «Безгә ниләр эшләргә өлгерәчәгебезне аңларга кирәк. Ун ел узар да китәр, сизелми дә калыр», – дип тә өстәде ул.
150 еллыкны зурлап билгеләп үтү турында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасында да әйтелде. «Габдулла Тукай – бөтен төрки дөнья өчен күренекле шәхес. Безнең алда зур бурыч – шагыйрьнең 150 еллыгына әзерлек тора. Бу юнәлештә эш бара инде. Әлеге бәйрәм бөтен Россия дәрәҗәсендә узар, дип ниятлибез. Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге премиягә халыкара статус бирү мөмкинлеге дә карала», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Телгә алынган указ әзер булып, 8 майда имзаланды. Анда язылганча, Россия Хөкүмәте бөек татар шагыйренең 150 еллыгын бәйрәм итү һәм әзерләү буенча оештыру комитеты төзергә һәм аның составын расларга тиеш. Моннан тыш, Хөкүмәткә Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар планын әзерләү һәм раслауны тәэмин итәргә кушылган, төбәкләрнең хакимият органнарына һәм муниципаль хакимиятләргә тиешле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда катнашырга тәкъдим ителгән.
Шулай итеп, бөек татар шагыйренең 150 еллыгын 2036 елда федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәчәкбез. Тагын ун елдан Татарстан, татар дөньясы, татар әдәбияты һәм, гомумән, милли әдәбият өчен зур вакыйга көтелә. Моңа кадәр милли әдәбият вәкилләреннән Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу (2023 елда) федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелгән булган.
Рифкать Миңнеханов, Татарстан Фәннәр академиясе президенты:
– Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга Россия Президентының кул куюы – ниндидер беркетмә буенча язылган юбилей карары түгел, ә Тукайны илкүләм масштабтагы фигура дип тану. Тукайның 150 еллыгы – мөмкинлекләр тәрәзәсе, һәм ул хәзерге вакытта ачык. Татар шагыйре исемендәге премия яңа статуска ия булырмы-юкмы – монысы инде Татарстанның алдагы унъеллыкта федераль һәм халыкара көн тәртибеннән никадәр актив файдалануына бәйле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез