Су сибү
Төп сере утыртырга 1–2 көн кала башлана. Үсентегә бик күп итеп су сибәргә кирәк. Су гына түгел, сыек кына ясалган стимулятор эремәсен дә. Болай эшләгәндә, үсемлек тукымасы дым белән кирәгенчә туенып, күчереп утыртуны җиңел кичерә. Мөмкинлеккә карап, бер тәүлек кала стресска каршы препарат бөркесәгез, тагын да әйбәтрәк булачак. Бу чара үсентенең яңа урынга бик тиз ияләшүенә китерә.
Чокырын әзерләү
Чокырын казып, су салдың да эше бетте, дип уйлаучылар ялгыша. Помидор чокыры туклыклы булырга тиеш. Озын сортлы куаклар арасын – 40x50 см, кечерәкләрен кимрәк калдырасы. Ә иң мөһиме – «эчлеге». Беренчедән, төбендә су җыелып ятмасын һәм җылы булсын өчен иң аска берәр уч ком яки бераз гына кирпеч вагын салып калдырырга мөмкин. Икенчедән, органик «җылыткыч» кирәк. Чи тирес икән, төбенә салып, өстен калын туфрак катламы белән каплыйсы. Черемә яки компостны исә, зыяныннан шикләнмичә, чокырга тутырасы.
Туфракны калий, фосфор һәм микроэлементлар белән баету өчен, берәр уч көл салып калдыру әйбәт. Моннан тыш помидор тамырлары әйбәт үссен өчен бер чәй кашыгы суперфосфат кирәк. Ләкин аны төпкә үк салып, туфрак белән күмеп куясы. Юкса, тамырларга тисә, яндырачак. «Эчлек»не гадәти туфрак белән катнаштырып, җылы су сибәсе.
Утырту
Помидор – уникаль үсемлек: сабагында тамыр «яралгы»лары бар. Ә тамыры көчле икән, сабагы да калынрак, помидоры да эрерәк була. Шуңа күрә озын кәлшәне «бастырып» түгел, бәлки чокырга сак кына яткырып, очын 20–25 см чамасы калдырып утыру кирәк. Бу очракта сабагы яңа тамырлар чыгарачак. Ә инде тәбәнәк кәлшәне беренче чын яфрагына кадәр туфрак белән күмәсе. Иң аскы яфракларын өзеп, сабагының бу өлешен күмеп калдырасы. Тәрәзә төбендә утырганда ук барлыкка килгән беренче чәчәкләрен өзеп ташлау хәерле, Юкса үсентенең көчен алып, үсешен туктатырга мөмкин.
«Диета»
Бу кадәресен күпләр онытып җибәрә. Утыртканнан соң беренче 7–10 көндә үсентегә су сипмәскә! Ник дигәндә, үсенте тамырлары, дымны тирәннән һәм тирә-ягыннан үзе эзләп, ныгырга тиеш. Сибәсез икән, тамырлары, «ялкауланып», өстә генә калачак. Кояшлы көндә теплица өстенә спанбонд бөркеп, күләгә ясау әйбәт булыр.
Кәлшәне утыртканнан соң 3–4 нче көнендә, туфрагы кипшергәч, тамырларына кислород керсен өчен, югары катламын саклык белән генә йомшартасы.
Һавасы
Помидорга коры, җиләс һава кирәк. Шуңа күрә теплицаны мунчага әйләндермәскә! Һава температурасының көндез +22...+25 градустан артмавы, төнлә +12...+15 градустан ким булмавы хәерле. Үсенте үтәли җилдән курыкмый. Шуңа хәтта салкынча көндә дә теплица форточкасын һичьюгында 1–2 сәгать ачык тотарга кирәк.
2 атна чамасы узып, куак яңаргач, азот белән ашласагыз, үсенте күзгә күренеп үсәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез