Газетага язылу

Суда йөзаласыңмы? Татарстанда батучылар саны дистәдән арткан

Күктән явып торганда әлегә суга сусамасак та, җәй барыбер үз көченә керер. Әле су коену сезонын башлап кына җибәрәбез югыйсә, ә Татарстанда суда батучылар саны дистәдән арткан инде. Суда һәм судан ничек сакланырга? Нәрсә өчен җавап тотарга туры киләчәк?

Суда йөзаласыңмы? Татарстанда батучылар саны дистәдән арткан

«Белмәдем» җаваплылыктан да коткармый, гомерне дә саклап кала алмый. 2026 елда суда 16 күңелсез хәл килеп чыккан, 12 кеше һәлак булган. Узган ел шушы ук вакыт аралыгында теркәлгән 26 очракта 18 кеше батып үлгән булган. 2025 елда су коену сезонында 42 кешенең гомере өзелгән.

Язның иртә килүе дә йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Термометр баганасы өскә шуышкан саен кеше суга елыша. Су коену сезонын ачтык дип, социаль челтәрләрдә май бәйрәмнәрендә үк мактанучылар күренде инде. Әмма Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, су тарта дип кенә, теләсә кайсы урында коенудан тыя. Беренчедән, моның өчен инспекторлар 1000–1500 сум штраф та салып куярга мөмкин. Әмма акчадан да кыйммәтрәк иминлек бар әле. Бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына суга керегез. Ул-бу була калса, шундук ярдәм күрсәтерлек коткаручылар да кирәк булуы бар.

– Республикада 48 пляж декларацияләнгән. Быел аларны куллануга әзерләү өчен 105 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Барысында да коену сезоны чорында коткаручылар дежур торачак, махсус постлар булдырылачак. Пляж хуҗалары территорияне тулысынча әзерләргә, җилле, дулкынлы көннәрне коенуны чикләргә тиеш, моның өчен кызыл һәм кара төстә әләмчекләр кулланыла. Суда коенучыларның сәламәтлегенә зыян сала торган чит әйберләр, пыяла, ботаклар булмаска тиеш, – дип аңлатты Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары – Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев.

Безгә генә түгел, без дә тиеш. Ял итүчеләрне дә тәртиптә тотарга тырышачак инспекторлар. Пляжларда кояш баеганнан соң, төнлә коенырга ярамый. Ял итү урынын пычратырга, буйлар (буйки) артына чыгып йөзмәскә, аларны кузгатмаска, суга сикермәскә, хайваннар алып килмәскә, суда куркыныч итеп уйнамаска кушалар. Су янындагы ял итү урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланучыларны ачыклау буенча рейдлар узачак.

Суда кече судноларга бәйле куркыныч очраклар да арта. Ел саен куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында төрле һәлакәтләр килеп чыга. Соңгы 5 елда гына 10 шундый очрак теркәлгән. Быел Чистайда баржага бәрелеп бер ир һәлак булды инде.

– Елдан-ел күбрәк судно теркәлә. Һәлакәтләрнең артып китүе шуңа да бәйле. Быел 426 судно йөртүче аттестация узды. Кизү торучылар исә үз эшен башкара. Быел патруль хезмәте 485 рейд оештырды. Ел башыннан 67 куркынычсызлык һәм куллану кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде, – ди Денис Мокеев.

Су коену чорында суда фаҗига булдырмас өчен июнь аенда сулыкларда куркынычсызлык ае игълан ителә. Район җирлекләрендә ачылган пляжларда да куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эшчәнлек тикшереләчәк. МЧС кече суднолар стоянкаларын, күпләп ял итү урыннарын контрольгә алачак. Рейдлар гына түгел, төрле чаралар да оештырылу күздә тотыла. «Йөзәргә өйрән» акциясендә узган ел ук 1100 дән артык бала күнекмәләр алган. Акция судагы куркынычсызлыккка юнәлдерелгән, профессиональ йөзүчеләр теләге булганнарны йөзәргә, батучыга беренче ярдәм күрсәтүнең төп нигезләрен дә өйрәтәчәкләр.  

Су янында балаларга карата аеруча игътибарлы булырга өнди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторлары. Махсус билгеләнгән урыннарда гына, янәшәдә олылар барында гына коенсыннар. Аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз. Суда бала сезнең кул сузымыннан да ерак китеп коенмасын. Балаларны тиешенчә карамаган, аларның гомерен куркыныч астына куйган өчен ата-аналарны да җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр, шуны да истән чыгармагыз. Йөзә белмәүче балаларны бу осталыкка өйрәтү өчен җәйдән файдаланып калыгыз. Көннәр әлегә салкынча. Җылынып җитмәгән суга керүдән тыелырга өнди белгечләр. Артык салкын суда коену аркасында көзән җыеру, спазмнар барлыкка килүе бар. Болар барысы да суда бату куркынычын арттыра. Зурлар өчен су 18–20 градуска кадәр җылынырга тиеш. Балалар өчен 25 градустан да ким булмавы мөһим. Суда экстремаль күңел ачу чараларын яратучылардан булсагыз, «банан», «таблетка»га утырып йөзгәндә жилетканы кайгыртырга онытмагыз.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре