Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, 2025 елда республикадагы Изге Болгар, Зөя шәһәр-утравы, Алабуга кебек туризм үзәкләрендә 8 миллионнан артык кеше кунак булган.
– Татарстанда яшәүчеләрне һәм туристларны быел да фестивальләргә бай җәй көтә. Республикада узачак дүрт фестиваль «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысасында дәүләт ярдәме алачак. Аларның өчесе – Болгарда, берсе Крутушкада узачак, – диде ул.
Әлеге чараларның берсе – «Мечтатели» фестивале. Ул ике өлештән торачак.
– Күкне яратучыларны 11–14 июль һәм 16–19 июль көннәрендә Болгарда көтеп калабыз. Биредә «Мечтатели» очыргычлар һәм һавада очу бөтенроссия фестивале узачак. Ул ике өлештән торачак. Аның беренчесендә, мәсәлән, «һава еланнары» парады узачак. Мондый очыргычны үзеңә ясап карарга да мөмкин булачак. Фестивальдә совет заманындагы «Юный техник» журналыннан алынган очыргычлар да катнашачак. Тамашачыларга утлы шоу да әзерләдек. Икенче чара техник иҗатка – авиамодельләштерүгә бәйле. Биредә аэростатлар җыеп карарга, һава шарында очарга мөмкин булачак. Шулай ук утлы-музыкаль шоу да узачак, – дип сөйләде фестивальләрне оештыручы Алексей Кокурин.
Болгарда узачак тагын бер зур чара 8–9 августка билгеләнгән. Биредә «Изге Болгар» урта гасыр сугышы фестивале үткәреләчәк. «Безнең ике еллык тәнәфес булды. Аның каравы яңа көч һәм программа белән кабат әйләнеп кайтабыз», – диде Алексей Кокурин. Фестивальгә килүчеләр рыцарьлар турнирын күзәтеп кенә калмыйча, халык сәнәгате һөнәрләре ярминкәсендә, төрле мастер-классларда да катнаша алачак. «Болгарда Россиядән һәм чит илләрдән иң көчле баһадирлар киләчәк. Безнең өчен тарихны гәүдәләндерү генә түгел, ә аерым бер мохит тудыру да мөһим», – диде оештыручы.
Җәй ахырында исә кунакларны «Крутушка» халыкара этник мәдәният фестивалендә көтәләр. Быел ул 21–23 августта узачак. «Фестивальнең төп максаты – җанлы аралашу өчен мохит булдыру. Катнашучылар өч көн дәвамында чатырларда яшәячәк. Программада – җыр-бию, уеннар һәм, әлбәттә, төрле халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре белән якыннанрак танышу мөмкинлеге», – диде чараның сәнгать җитәкчесе Динә Башкирова. Аның әйтүенчә, фестиваль 2009 елдан бирле үткәрелә. «Шуңа күрә ул төрле буын һәм төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыю урынына әверелде», – диде ул. Бәйрәмдә җырлап-биеп кенә калмыйча, төрле милләт вәкилләренең аш-сыйларын да татып карап булачак. Пешекчеләр иң тәмле ризыкларын ачык һавада пешерәчәк. Истәлеккә исә бәйрәмнән элеккеге фотоаппаратка төшерелгән фото алып кайтып китәргә мөмкин булачак.
Сергей Иванов әйтүенчә, бүген тармакта торган төп бурыч – республикага килүче туристлар санын саклап калу. Билгеле булганча, былтыр Татарстанда 4,5 миллион турист кунак булган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 200 мең кешегә күбрәк. «Алда торган бурычларны хәл итүдә бездә уза торган фестивальләр дә ярдәм итә. «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәме белән үткәрелә торган фестивальләрнең төп мәйданнарына керү бушлай булачак», – дип бергәләп күңел ачарга чакырды Сергей Иванов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез