Бигрәк әрсез шул ул тузганак. Хәтта үҗәт люцерна да аның каршында көчсез булып кала. Аны да ике-өч ел эчендә “сафтан чыгарып” өлгерәләр. Үткән көздән үк бакчаны сукалатып атасы булган да инде. Хәер, анысы мәшәкатьсез генә хезмәт түгел. Эшеннән-мәшәкатеннән бигрәк, ике-өч елдан тагын шул ук сары патшалыкка әйләнәчәк бит, дип тә гайрәт чигеп китә.
Язын да бит әле, башта тузаганакка һава торышы килешмәде, шыпырт кына торды, беренче җылылык белән үк шәбәеп китте, печән-үләннәргә күтәрелеп китәргә мөмкинлек бирмәде. Шулай итеп, быел ул өлеш искиткеч матур сары келәмгә әйләнде. Тамыры белән җыйган, чәчәкләрен бал ясарга дип күпмеләр өзгәннән соң да, тагын да котырып чәчәк атты. Санаулы көн үткәч, бакчага ак чәчәккә әйләнде. Гөлсем апа әнә шул чәчәкләрне күреп, бәрәңгеләр чәчәк аткан диеп уйлаган да инде. Шаярып әйтмәгән, ерактан, дөрестән дә, бәрәңге бакчасы шау чәчәктә кебек утыра...
– Бу чәчәкләр элек берән-сәрән генә иде бит, ничек шулай узындылар соң? – диешәбез. Аңа дөрес җавап мондый бугай: “Элек бит авылларда йорт саен ел әйләнәсе асрый торган берничәшәр ана-ата каз, үрдәк була иде. Тау башы, болынлыклар иртә яздан оя-оя казлар, бәбкәләр белән тула. Алар чыккан бер үләнне тамырына кадәр ашап бара. Тузганакка да чәчәк атарга, орлык коярга ирек бирмиләр иде”. Шуңа да бала-чага, анда-монда чәчәк аткан тузганакларны җыеп, тәкыя үреп, чәчәкләре агаргач, “әби-бабай чәчәгенең чәчләрен” өреп, очырып мәш килә, соңрак исә фотоларга төшәләр иде. Хәзер балаларның аларга исе китми. Иртә язда берән-сәрән күренгән чәчәкләргә һәм соңгы көздә, салкын кыраулардан соң да бирешмәгән санаулы тузганакны күреп кенә сөенәбез.
Тузганак кына түгел, соңгы елларда авылларда буш яткан җирләрне алар кебек үк әрсез агулы балтырган, америка өрәңгесе басып алды – күпме генә көрәшсәң дә, җиңеп булмый, чабылгач, беразга югалып торалар да кабат баш калкыталар... Елга, яр буйларын таллар, аларга чорналган “тиле кыяр” диеп йөртелүче (яфраклары да, җимеше дә кыярга охшаган) үрмәле гөлләр чытырманлыкка әйләндерде. Болын-үзәнлекләрдә элек безнең үзебездә мал арканларга урын җитми, сыерларны әле көтүдән соң төнгелеккә дә арканга илтә идек – кая анда чүп үлән үссен! Хәзер инде зур малларны да күпләр абзар-кардаларда асрый, ә кайчандыр маллар кинәнгән урыннарда ямьсез, куркыныч булып, төрле үләннәр котырып үсә. Урман-куаклыкларда да шундый ук вәзгыять, диләр. Элек ел әйләнәсе кеше, иртә яздан кара көзгә кадәр мал-туар өзелмәгәнгә, аларда да тәртип булган шул. Табигатьне, тирә-юньне кыргыйландыруда да без, төгәлрәге, сала кешесенең җирдән китә баруы гаепле, димәк. Кызганыч, әлегә анда кайтырга ихтыяҗ да, теләк тә юк, олыгая барган авыл халкының көч-куәте дә кими бара...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез