Газетага язылу

Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова: «Социаль челтәрләр кешенең һәр адымын саклый»

Өйдәге чүпне тышка чыгарма, ди безнең халык. Хәер, социаль челтәрләр булганда, тышка чыгып йөрисе дә юк.

Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова: «Социаль челтәрләр кешенең һәр адымын саклый»

Тормыш мәшәкатьләре дә, ызгыш-талашлар, кавышу-аерылышулар да, булганы һәм булмаганы да – барысы да сыя анда. «Охват»лар, гади итеп әйтсәк, халык игътибары өчен әллә ниләр эшләргә була. Тик моның чиге кайда? Шәхси битләрдә шәхси тормышны йөзләгән, меңләгән кешегә күрсәтү артында ни ята? Өйдәгеләргә бу ничек тәэсир итә?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Чулпан Нигъмәтҗанова (Гарәфиева) ярдәм итте.

– Чулпан, соңгы елларда социаль челтәрләрдә шәхси чикләр юкка чыкты диярлек. Билгеле, тормышларын ничек бар, шулай чыгарып салучыларның максатлары төрледер. Шулай да, болай эшләү кешегә нәрсә бирә?

– Беренче чиратта, монда башкалар тарафыннан макталу һәм кабул ителү ихтыяҗы зур роль уйный. Син үзеңнен уңышларыңны, матур фотосурәтләреңне һәм башкаларны урнаштырасың да «лайк»лар җыясың. Шулай ук тагын бер төп сәбәп – игътибар, таяныч һәм аралашу җитмәү. Чынбарлыкта булмагач, кеше боларның барысын да виртуаль дөньядан эзли башлый.

Моннан тыш, социаль челтәрләр үз йөзеңне, шәхесеңне, шәхси продуктларыңны таныту коралы булып тора. Кемдер аларны тәҗрибә уртаклашу урыны итеп кабул итә. Ә кайберәүләр өчен социаль челтәрләр – электрон тормыш альбомы. Алар бары тик тормыштагы матур мизгелләрне сакларга гына тырыша – яшерен максатлары юк.

 – Кемдер моны халыкка якын булу, гадилек белән дә аңлата. Шулай да, гадилек һәм демонстративлык, ягъни игътибар җәлеп итәргә тырышу арасындагы чик кайда?

– Демонстративлыкның максатлары – игътибар үзәгендә булу, хуплау алу, үз әһәмиятеңне расларга тырышу яки үзең турында әйләнә-тирәдәге кешеләрдә билгеле бер тәэсир тудыру. Демонстративлыкның тагын берничә психологик чагылышы бар: провокацияләр, арттыру, башкалардан өстенрәк булып күренергә тырышу яисә башкалардан көлү. Асылда исә ул бәйлелеккә барып тоташа: «лайк»ларга, бәяләүләргә, шәрехләргә. Шулай ук таянычы, якын кешеләре булмаганнар да үз-үзләрен шулай тота.

– Психология күзлегеннән караганда, шәхси тормыш, гаилә әгъзалары турында ачыктан-ачык сөйләү өйдәге мохиткә ничек тәэсир итә?

– Беренче чиратта, абруйга зур йогынты ясала. Аларга карата мөнәсәбәт үзгәрергә мөмкин. Моңа урамда танып алуны да, дуслар, туганнар, хезмәттәшләр өчен башка яктан ачылуны да кертергә мөмкин. Психология телендә әйтсәк, шәхси чикләр җимерелә.

Ызгыш-талашлар, бәхәсләрне дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирүчеләр бар. Ә бит сөйләп эш бетми, эзе кала. Монда шулай ук абруйга зыян килә. Тикмәгә генә «өйдәге чүпне тышка чыгарма» димиләр. Конфликтларны гаилә эчендә хәл итәргә кирәк.

Ә ни өчен социаль челтәрләргә чыгаралар? Бу әлеге дә баягы демонстративлыкка бәйле. Игътибар, киңәш, ярдәм өмет итәләр. Әмма моның өчен янәшәдә якын кешеләр, белгечләр барлыгын онытып җибәрәләр.

– «Хайп» хакына әллә ниләр эшләргә әзер булган кешеләр дә бар бит. Ягъни син популярлык белән түгел, ә популярлык синең белән идарә итә. Бу ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Дөрес әйтәсез, бу – кеше үзенең гамәлләре, башкалар белән мөнәсәбәтләре, кыскасы, үз-үзенә идарәне югалткан дигән сүз. Популярлыкка ирешү теләге якыннар белән мөнәсәбәтләрне, гомумән, бөтен тормышны бозарга мөмкин.

Социаль челтәрләр кешенең һәр адымын саклый. Шактый вакытлар узып, ул хәлләр инде онытылып бетсә дә, алар интернет хәтерендә саклана. Болар барысы да сезнең бүгенгегез һәм киләчәгегезгә ничек йогынты ясар? Сез бу адымнарыгыз өчен горурланырсызмы әллә оялырсызмы? Менә бу сорауларны истән чыгармаска кирәк.

– Экранның икенче ягында башкаларның шәхси тормышын күзәтүчеләр бар бит әле. Моннан нинди файда бар да, зыяны нидә? «Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен» гыйбарәсе урынлымы бу очракта?

– Ике яклы мәсьәлә. Бер яктан, кеше гайбәтенә батабыз, икенче яктан, ниндидер сабак та алырга була. Психология күзлегеннән караганда, монда үз тормышыңны экрандагы берәүнең тормышы белән чагыштыру башлана. Бу аеруча социаль челтәрләрдә күрсәтелә торган тормыш чынбарлыктан яхшырак тоелса куркыныч. Тормышың начар, үзең дә бер тиен тормый торган булып күренә башлыйсың. Ягъни бу безнең үзбәябезгә начар йогынты ясарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре