Быел ул рекорд куярга да өлгерде. Форумга моңарчы тиңе булмаган санда – дөньяның 100 дән артык иленнән катнашучылар теркәлгән. «КазанФорум-2026»ның башка үзенчәлекләре дә бар. Алар турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина форумга багышланган очрашуны күңелле яңалыктан башлады: быел чарада 100 дән артык ил катнашачак. «Тәгаен саннар турында сөйләргә иртәрәк. Форум башланды гына әле. Кунаклар килә тора. Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяның 103 иленнән форумда катнашу теләген белдергәннәр. Инде бу да – безнең өчен рекорд сан. «КазанФорум»га беркайчан да бу кадәр ил вәкилләренең килгәне юк иде. Иң зур делегацияләрне Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Төркия, Үзбәкстан, Мисыр, Казахстан, Оман кебек чит илләрдән, Киров, Брянск, Әстерхан өлкәләре, Карачай-Черкес, Кабарда Балкар республикалары кебек ил төбәкләреннән көтәбез», – диде ул.
Билгеле булганча, әлеге чара Россия Президенты Указы нигезендә 2023 елдан бирле федераль статуска ия. Быел форумның эшлекле программасы өч көн дәвам итәчәк. Аның кысасында 149 чара узачак. Шул исәптән халыкара хезмәттәшлек, икътисад, ислам финанслары һәм инвестицияләре, мәгариф, мәдәният, транспорт, медицина кебек барлыгы 21 төрле юнәлеш буенча фикер алышачаклар. Форумның пленар утырышы 15 майга билгеләнгән. Ул технологик һәм финанс тәкъдимнәрен берләштерүгә багышланган.
Быелгы форумның үзенчәлеге – «Казан Экспо» мәйданында тәүге тапкыр ике яклы чаралар узачак. «Аерым алганда, Индонезия һәм Мали Республикасы белән хөкүмәтара комиссия утырышлары, туризм буенча Россия–Малайзия эш төркеме утырышы узачак», – дип сөйләде Талия Миңнуллина. Моннан тыш, чит илләр белән дистәгә якын ике яклы конференцияләр, мәсәлән, Россия–Оман, Россия–Пакыстан, Россия–Согуд Гарәбстаны очрашулары билгеләнгән.
Эшлекле сөйләшүләр биредә үк, «Казан Экспо»да узачак халыкара күргәзмәләр барышында да дәвам итәр, дип көтелә. Форум көннәрендә берьюлы өч халыкара күргәзмә эшләячәк. Аерым алганда, Россия һәм ислам илләренең хезмәттәшлегенә багышланган халыкара күргәзмәдә быел 200 гә якын компания тәкъдим ителәчәк. Алар арасында Гана, Мали, Үзбәкстан, Индонезия кебек ун чит ил вәкилләре дә бар. Күчемсез милек буенча халыкара күргәзмәдә 46 компания катнашачак. Быел тәүге тапкыр «Россия проектлары: Инновацияләр. Инвестицияләр. Инфраструктура» халыкара күргәзмәсе дә эшләячәк. Андагы 152 проектның 24 е – Татарстаннан.
«КазанФорум-2026»да волонтер буларак эшләргә теләүчеләрдән 1223 гариза кабул иткәннәр. Алар арасыннан 650 кешене сайлап алганнар. Волонтерларның 531 е – гүзәл затлар.
– Форум йомгаклары буенча инвестицион проектлардан алып гуманитар тәкъдимнәргә кадәр 116 дан артык килешү имзаланыр дип фаразлана, – диде Талия Миңнуллина.
«КазанФорум-2026»ның тагын бер үзенчәлеге: быел ул Татарстан башкаласының Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы кысасында узачак. Бу уңайдан программага кайбер мөһим һәм кызыклы вакыйгалар, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре Мәдәният министрлары съезды (ул икенче тапкыр узачак), мәдәниятләр фестивале дә кертелгән. «Быелгы съездда чит илләрдән 38 делегация көтелә. Шул исәптән, 14 илдән мәдәният министры киләчәк. Моңа кадәр Казанга берьюлы бу кадәр мәдәният министрларының килгәне юк иде әле», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.
«КазанФорум-2026» кысасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме үзенең егерме еллыгын билгеләп узачак. Владимир Путин кушуы буенча 2014 елдан бирле әлеге төркемне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. «15 майда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ паркта стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышы узачак. Анда Россия һәм ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлек һәм үзара аңлашуның асылын тәшкил иткән уртак кыйммәтләр турында сөйләшәчәкләр», – диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин. Анда төркем линиясе буенча 90 вәкил, шул исәптән чит илләрдән 40 кунак катнашачак.
– Әлеге төркем көчле мәйданга әверелде. Анда катнашучыларның һәркайсы – үз дәүләтләренең абруйлы шәхесләре. Елга бер тапкыр гына очрашсак та, без ел әйләнәсе уртак эшчәнлек алып барабыз. Иң беренче чиратта, ул безгә бер-беребезне ишетү мөмкинлеге бирә. Ислам илләре бер-берсенә ни әйтергә тели, шуны аңлыйбыз. Быел яшьләр белән эшләүгә игътибарны арттырырга җыенабыз, – диде Марат Гатин.
Форум кунакларын бай спорт программасы да көтә. 15–18 майда Болгарда милли көрәш буенча БДБ илләре чемпионаты узачак. Анда 100 дән артык иң көчле батыр катнашачак. Спортчылар 11 авырлык категориясендә җиңү өчен көрәшәчәк. Турнир форумның мәдәни программасының төп вакыйгаларының берсе булган Изге Болгар җыены кысасында узачак гала-матч белән тәмамланачак. Форумның тагын бер бизәге – 16 май көнне Казан ипподромында ат чабышы һәм жокейлар чемпионаты узачак. «Ислам илләрендә ат чабышына карата кызыксыну зур. Казанда узачак ярышлар – эшлекле программадан соң рәхәтләнеп ял итү, рәсми булмаган шартларда аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Казанда яшәүчеләргә һәм шәһәр кунакларына анда керү бушлай», – диде Талия Миңнуллина.
Халык үз итәчәк тагын бер чара – хәләл ярминкә. Ул быел да «Казан» агросәнәгать паркында узачак. Чарада 100 дән артык компания, шул исәптән 9 чит ил һәм Россиянең 11 төбәгеннән вәкилләр катнашачак. Хәләл ярминкәдә Төрекмәнстан, Согуд Гарәбстаны, Судан, Төркия кебек чит илләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Ярминкә чәршәмбе–җомга көннәрендә – иртәнге 8:00 сәгатьтән кичке 19:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне иртәнге 9:00 сәгатьтән кичке 18:00 сәгатькә кадәр эшли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез