Илназ Исмәгыйлев, Мамадыш районының Югары Ушмы авыл җирлеге башлыгы:
– Элек әби-бабайларның «Сезгә сугыш күрергә язмасын» дигән сүзләренең төп мәгънәсен аңлап бетермәгәнбез икән. Килешсәк тә, артык тирән уйланмый идек һәрхәлдә. 80 елга якын сугышсыз яшәгәннән соң менә безгә дә ул сүзләрнең асылына төшенергә туры килде. СВО хәтерне яңартты, күп нәрсәләргә карашны үзгәртте. Ачлык, ялангачлык күрмәсәк тә, заманына күрә бүгенге вакыйгаларның үз кыенлыклары, үз авырлыклары бар. Ни кызганыч, арабызда ятимлек, толлык ачысын татучы кешеләр дә бар хәзер... Халыкта патриотлык хисе артты, балаларга башкача, күптән кирәкле тәрбия бирелә башлады. Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, иңнәребезгә төшкән сынаулар бабаларыбыз батырлыгының мәгънәсен тагын да көчәйтә бүген.
Рифат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты:
– Елдан-ел сугыш һәм тыл ветераннарыбыз саны кими, күбесе бакыйлыкка күчеп баралар. Бармак белән генә санарлык калган исәннәрен 9 Май тирәсендә бер әчмуха чәй белән генә искә төшереп алабыз да, шуның белән шул. Әле кичә генә бер шәһәр яңалыкларын укыдым. Сугыш ветераннары бәйрәм көннәрендә автобусларда 3 көн бушка йөри ала, дип язганнар. Бу көлүме, мыскыл итүме? Аңламадым... Без бала чакта ветераннар күп булса да, игътибары да, кадер-хөрмәте дә зуррак иде. Бала-чагалар ветераннарның бакча эшләрендә, вак-төягендә булышса, олылар зуррак проблемаларын хәл итүдә ярдәм итеп торды. Үзенә күрә бер тәрбия иде ул. Бөек Җиңү көне концерт һәм кичке салютка гына кайтып калмасын иде...
Гөлүсә Батталова, шагыйрә:
– 9 Май – минем өчен иң беренче чиратта хәтер ул. Илебез, халкыбыз батырлыгын, нәрсәләр бәрабәренә яуланган Җиңү икәнен хәтердән җуйдырмый торган бәйрәм. Сугышны үз күзе белән күргән ветераннар да, сугыш чоры балалары да арабыздан китеп торганда, күбрәк сөйләштереп, сораштырып каласы иде. Хәтер югалмасын, буыннан-буынга күчсен, яшь буын тарихтан гыйбрәт алсын, яңа фаҗигаләргә урын куймасын өчен кирәк бу. Бөек Җиңү көнен салют, шашлык бәйрәме дип кабул итүче аерым бер катлау күңел ачуга кайтарып калдыра. Гөнаһ кебек бу миңа. Кемнәрнеңдер сәяси корбанына әйләнмәсен иде бу олы бәйрәм.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез