Кеше кинәт кенә юкка чыкса, сәгатьне түгел, минутны да бушка үткәрергә  ярамый!

Кеше кинәт кенә югала. Эшкә барганда, мәктәптән кайтканда, кибеткә чыгып киткән җирдән… Сәбәп тә юк кебек, хәбәр дә юк. Җан кыйнала, үзәк өзелә. Татарстан Республикасының полиция бүлекләренә юкка чыккан кешеләрне эзләү үтенече белән ел саен 4 меңнән артык гариза керә. Бу – бер көнгә 10–12 тирәсе дигән сүз. Юкка чыгучыларның күбесе тиз арада табыла (статистика мәгълүматлары буенча 10 кешенең тугызы). Әмма эзләү эшләренең күп елларга сузылганнары да бар. Эчке Эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсендә кешеләрне эзләү бүлекчәсе эшчәнлеген координацияләү бүлеге начальнигы урынбасары Альберт Юсупов белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Кеше кинәт кенә юкка чыкса, сәгатьне түгел, минутны да бушка үткәрергә  ярамый, тизрәк чарасын күрергә, полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Статистика мәгълүматларына караганда, беренче тәүлектә юкка чыккан кешене табу шансы 95 процент була әле, өченче тәүлеккә ул 50 процентка гына кала. Гариза кабул ителү белән полиция бүлегендә мәгълүмат җыела башлый. Юкка чыгучы соңгы тапкыр телефоннан кем белән сөйләшкән? Кайда, ниләр сатып алган? Кайберәүләрнең, билет сатып алып, башка шәһәргә, хәтта чит илгә дә китеп барулары ачыклана. Әле күптән түгел генә, 60 яшьлек хатынны эзләп, туганнары Азино полиция бүлегенә гариза биргәннәр иде. Бер ай буена телефоны эшләмәгән. Фатирын ачмаган. Нәтиҗәдә аның беркемгә әйтмичә, Италиягә китеп баруы ачыкланды. Шалтыратып белештек, коронавирус сәбәпле, кайта алмый ята икән.

– Тизрәк чарасын күрергә дигәннән, без кинофильмнарда күреп өйрәнгәнгәме, башка бик сеңеп калган: күп кенә күренешләрдә юкка чыккан кешене эзләү турында язылган гаризаны өч көн алмыйча йөдәтәләр…

– Бу хакта инде күптән онытырга вакыт. Мондый боерык 1993 елга кадәр генә гамәлдә булды. Ул вакытта совет кешеләре бернинди сәбәпсез юкка чыгарга тиеш түгел дигән фикер хупланды. Шунысын да әйтергә кирәк: гаризаны Россиянең теләсә кайсы төбәгендә бирергә була. Дөрес, эзләү процессы гариза кабул ителгән көннән башланса да, юкка чыккан кеше ун көн эчендә табылган очракта, аның буенча эш кузгатылмый. Табылмаган очракта исә, боерыкка нигезләнеп, эзләнү эшен ачып җибәрәбез. Монда, әлбәттә инде, киңәйтелгән эшләр турында сүз бара. Ягъни бу эшкә Россиянең башка төбәкләрен дә җәлеп итәбез. Чит ил кешеләре юкка чыккан очракта, Интерполга мөрәҗәгать юллыйбыз.

– Альберт Әкрамович, кайчагында кинәт кенә югалган кешеләрне түгел, ә бәлки озак вакытлар аралашмаган, яисә кайчандыр күз уңыннан юкка чыккан дусларны, туганнарны да эзләп табасы килә. Күп кеше бу очракта «Жди меня» программасына мөрәҗәгать итә. Полиция бүлекләренә дә гариза бирергә мөмкинме?

– Мөмкин, әлбәттә. Мондый очракларда мәгълүматлар базасы аша тикшереп, ул кешенең исәнме-юкмы икәнне ачыклыйбыз. Әмма күптән аралашмау сәбәпле, күп вакыт гариза биргән кеше югалган туганы турындагы мәгълүматларны анык белми. Бу исә эзләү эшендә шактый зур өзеклек тудыра. Шул сәбәпле база ярдәмгә килә алмаса, югалган кешенең туганнары, дуслары белән аралаша башлыйбыз. Характеры турында сорашабыз. Күп вакытта  тыштан имин генә күренгән кешеләрнең үз-үзенә кул салган очраклары  да була. Мәсәлән, узган ел полиция хезмәткәрләре ташландык бинада бер ир-ат гәүдәсенә тап булдылар. Кесәсендә хәтта паспорт та ята. Баксаң, аны туганнары инде дүрт ай эзли икән. Әгәр берәр туганының гаебе булса, бөтенләй эзләмәгән очраклар да күп. Берничә ел элек Зәй районында мондый хәл булган иде. Социаль хезмәткәрләр бер хатын-кыз турында,  пенсия алырга килми дип, җирле прокуратурага гариза язганнар. Бу апаның туганнары барлыгын ачыкладык, тик нишләптер аның язмышы белән кызыксынучы булмаган. Шунысы сәер тоелды да инде. Тикшерүләр күрсәткәнчә, хатын-кыз югалыр алдыннан гына фатирын оныгына күчергән һәм аны шундук сатып җибәргәннәр. Күршеләре әйтүенчә, оныгы әбисе белән Украинага китеп барган. Чаллы шәһәрендә оныкның эзенә төштек. Ул әбине үтергән, аның гәүдәсе өч ел буена гаражда яткан булып чыкты.

– Беренче тикшеренүләр ярдәмендә бернинди эзгә дә төшеп булмаган очракта нинди чара күрелә?

– «Үтерү»  статьясы нигезендә җинаять эше ачыла. 2020 ел ахырына республикада 461 кеше хәбәрсез югалган булып санала. Шуларның 200енә җинаять эше ачылган. Бу – 2000 елдан башлап югалган һәм берничек тә эзләренә төшеп булмаган кешеләр. Мәсәлән, 2010 елда Юдино шәһәрендә яшәүче 17 яшьлек егет дусты янына китә һәм юкка чыга. Якында гына Идел елгасы акканлыктан, без аны баткандыр, бәхетсезлек очрагы дип фаразлыйбыз. Чөнки аның аралашкан кешеләре белән сөйләшүләр алып бардык, юкка чыгуына бернинди сәбәпләр дә юк. Җинаять

эше ачылып та, үлемнең сәбәпләре ул статья буенча булмаска мөмкин. Узган ел август аенда мондый хәл булган иде. Казанда яшәүче бер хатын-кыз кыйммәтле чит ил машинасында юкка чыкты. Соңгы арада депрессиягә бирелгәнлеге мәгълүм булды. Аның эшмәкәр булуы һәм зур акча белән эш йөртүе криминал кебек тоелса да, алай булып чыкмады. Полиция хезмәткәрләре хатынны машина эчендә үлгән килеш таптылар. Исерткеч эчемлекләрне күп куллану нәтиҗәсендә йөрәге туктаган.

– Балаларның  юкка чыгуы бигрәк тә аянычлы…

– Узган ел балигъ булмаганнарны эзләү буенча 250дән артык гариза керде. Шуларның 30дан артыгы – 14 яшькә кадәр булган балалар. Имин булган гаиләләрдән юкка чыккан балалар сирәк күзәтелә. Күбесе – 16–18 яшьлек яшүсмерләр. Үзләрен мөстәкыйль сизәсе килеп,  әти-әниләре белән уртак тел таба алмыйча, я сыйныфташларына, я дусларына китеп баралар. Имин булмаган гаиләдә үскән балалар исә кемнең дә булса йогынтысына бик тиз эләгәләр. Күптән түгел ата белән ана улларының югалуы турында хәбәр иттеләр. Телефонга җавап бирә икән үзе, тик кайдалыгын әйтми. Баксаң, бер иптәше белән төзелешкә эшкә урнашкан, хезмәт хакына фатирны арендага алганнар да шунда яшәп яталар. Югалу ихтималы зур булган төркемгә шулай ук өлкәннәр дә керә. Алар белән эшләү шактый катлаулырак. Чөнки олы яшьтәге кешеләр телефонсыз-нисез чыгып китәләр. Җитмәсә хәтерләре дә начар. Күп вакытта үзләре турында берни дә сөйли алмыйлар. Әле күптән түгел генә Дәрвишләр бистәсендә дә шундый очрак булды. Өлкән яшьтәге хатын-кыз өеннән чыгып киткән дә әйләнеп кайтмаган. Туганнары шундук полиция хезмәткәрләренә хәбәр итте. Ике сәгатьтән соң табылды да үзе. Урам чатында тора һәм кая барырга кирәклеген бөтенләй аңламый.

– Ишетүебезчә, югалган кешеләрне эзләү эшенә волонтерлар да кушыла. Мондый ярдәмчеләр белән полиция хезмәткәрләренең элемтәләре ничек?

– Мондый оешмалар бар. Шуларның берсе – «Лиза-Алерт». Алар полиция хезмәткәрләре белән бергә  кеше юкка чыккан урынны тикшерәләр, социаль челтәрләргә хәбәр салалар, төрле учреждениеләргә шалтыраталар. 2019 елны бу оешма «Куркынычсызлык утраучыгы» дигән проект башлап җибәрде. Аның схемасы бик гади. Адашкан кеше ул «утраучык»ны якындагы кибеттән эзләп таба ала. Кибеттә эшләүчеләр  тиз арада волонтерлар белән элемтәгә керәләр. Дөресен генә әйткәндә, бәлагә тарыган кешеләргә безнең һәрберебез ярдәм кулы суза ала. Моның өчен бары тик игътибарлырак кына булырга кирәк.

Игътибар!

Әгәр якын кешегез югалса, бер минутны да әрәм итмәгез! Юкка чыккан кешене эзләү буенча гаризаны полиция бүлекләренә, 112 номерына телефон аша җиткерергә мөмкин

 8-800-700-54-52 номеры белән «Лиза-Алерт»отрядының «кайнар линия»сенә шалтыратыгыз (Россия территориясендә шалтырату бушлай).

2020 елда «Лиза-Алерт» коткару отряды Россиянең барлык төбәкләрендә юкка чыккан кешеләрне эзләү буенча 31988 гариза кабул итә. 23294 кеше исән-сау була, 2698енең мәете табыла. 1391 кеше турында әлегә бернинди хәбәр дә юк. Татарстан территориясенә кагылышлы саннар түбәндәгечә: 726 гариза, 522 кеше исән-сау, 64е һәлак булган, 37се турында хәбәр юк.

Әгәр бала мәктәптә 40 минутка тоткарланса, чаң суга башларга вакыт. Чөнки урланган балаларның 70 проценты беренче өч сәгатьтә гомере белән хушлаша.

Кеше юкка чыккач нишләргә?

*Юкка чыккан кешеләрнең билгеләрен искә төшерергә тырышыгыз! Үзе белән нәрсә алган иде (кулчатыр, күзлек, сумка, ачкыч, сәгать). Буй озынлыгын, гәүдә төзелешен, чәч төсен, бит төзелешен күзаллагыз. Аерым билгеләре (миң, җәрәхәттән калган җөй, тату), йөрешендә үзенчәлекләр бар идеме?

*Соңгы тапкыр төшкән фотосурәтен эзләп куегыз.

*Соңгы шалтыратуларның исемлеген сорап алыгыз. Моны сим-карта рәсмиләштерелгән кеше эшли ала. Юкка чыккан кешене белүчеләрнең барысына да шалтыратып чыгыгыз. Бала юкка чыккан очракта сыйныфташларын, аларның әти-әниләрен, укытучыларны, дус-ишләрен «аякка бастырыгыз». Төрле түгәрәк җитәкчеләренә шалтыратыгыз.

* Кеше юкка чыкканчы булган вакыйгаларны күз алдыннан үткәрегез. Исегезгә төшкән берен язып куегыз.

*Шәхси компьютерыннан мәгълүматлар эзләгез.

*Телефон операторлары сервисларыннан файдаланыгыз. Аларда кешеләрнең кайда икәнлекләрен ачыклаучы кушымталар бар. Мондый хезмәтләрнең бәясе кыйммәт түгел.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү