Хезмәт һәм бурыч: контракт буенча хезмәт турындагы төп сорауларга ҖАВАПЛАР

Хезмәт хакы, отпуск, хәрби ипотека, ташламалар. Контракт төзеп, Ватан алдындагы бурычын үтәргә киткән хәрбиләргә нәрсә тиеш? Алар нинди сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итә?

Башкаланың контракт хезмәтенә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков «Татар-информ» агентлыгында шушы һәм башка сорауларга җавап биргән. Әңгәмәнең иң мөһим өлешләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

 БЮРОКРАТИЯ ЮК

Хезмәт хакын түләү буенча бернинди бюрократик буталчыклар да юк. Бу елның 10 маеннан контракт хезмәтенә сайлап алу пунктлары һәм хәрби комиссариатлар теләге булган кешеләр белән килешү төзү вәкаләтен алды.  Элек бу эш белән хәрби частьлар шөгыльләнә иде, хәзер исә без.

Килешүгә кул куелгач, хәрбигә түләүләр күчә. Аңа Оборона министрлыгының бер тапкыр түләнә торган 195 мең сум күләмендәге акча күчерелсен өчен барысы да гадиләштерелде. Акча өч-дүрт көн эчендә күчә.

МАХСУС ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯГӘ КИТКӘНЧЕ ХӘРБИЛӘР ӨЙРӘНҮ УЗАМЫ?

Әлбәттә. Контракт төзегән хәрбиләрне махсус частьларга җибәрәбез. Алар якынча бер ай өйрәнү уза. Көн саен махсус күнегүләр эшлиләр, медицина буенча да белем туплыйлар, ату техникасын камилләштерәләр.

КОНТРАКТ СРОГЫ

Бер елга кадәр, бер ел, ике һәм өч елга кадәр контракт төзергә мөмкин. Моңа кадәр хәрби хезмәт юлын үткән гражданнар гына бер елдан кимрәк вакытка контракт төзергә хокуклы. Шунысын да искәртергә кирәк: 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен бер елга контракт төзергә кирәк.

 КОНТРАКТ ШАРТЛАРЫБОЗЫЛСА 

Хәрби, әгәр дә аның хокуклары бозылган дип санаса (әйтик, тиешле ял көннәрен алмаган), дәрәҗәсе югарырак торган хәрбигә рапорт белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мисал өчен: ул бүлек командиры, ди, димәк, ул взвод командирына мөрәҗәгать итә.

ХӘРБИ ЯРАЛАНСА

Хәзер яраланучылар белән тиз эш итәләр. Менә күптән түгел генә бер хәрби яраланган иде. Аны тиз арада эвакуацияләделәр, икенче көнне ул безгә госпитальдән белешмә җибәрде. Кичкә ул инде яраланган өчен каралган түләүне алды (3 млн сум). Бу эшне берничә айга сузу дигән нәрсә юк.

ВЕТЕРАН СТАТУСЫ, ХӘРБИ ИПОТЕКА, ИМИНИЯТ

Хәрби хезмәткәр контрактка кул куюга тупланма-ипотека системасында (НИС) катнаша. Бу – контракт буенча хезмәт итүчеләрне торак белән тәэмин итүнең махсус формасы. Аның кысасында хәрби хезмәткәргә счет ачыла, аңа ел саен, хәрби хезмәттән азат ителгәнче, акча күчеп бара. Федераль закон белән билгеләнгән сумма бу, ягъни – 349 614 сум.

Иминият мәсьәләсенә килгәндә, әйткәнемчә, яраланган өчен хәрбигә 3 млн сум күләмендә акча бирелә. Хәрби бушлай медицина тикшеренүенә, дәвалауга һәм хәрби-медицина госпитальләрендә тернәкләнү узуга, дарулар белән тәэмин ителүгә хокуклы.

Ветеран статусы димәктән. Ул өстәмә ташламаларга хокук бирә. Мәсәлән, хәрби хәрәкәтләр ветераны коммуналь хезмәтләр өчен компенсациягә хокуклы. Алар милеккә салым да түләми (йорт, гараж, фатир). Алты сутый җир өчен дә җир салымы  түләнми.

Пенсиягә чыгуга, ветераннар хәрби хезмәт вакытында беркетелгән сырхауханә һәм хастаханәләрдә күренә ала. Моңа өстәп, аларга медицина ярдәме чираттан тыш күрсәтелә.

Ветераннар эш урынында теләсә кайсы вакытта ял алырга хокуклы. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары эш бирүче хисабына өстәмә белем алырга да мөмкин.

Сугыш ветераннары айлык өстәмә түләүләргә дә өмет итә ала. 2022 елның 1 февраленнән ул 3481,85 сумны тәшкил итә.

ХӘБӘРСЕЗ ЮГАЛГАННАР

«Хәбәрсез югалган» – махсус статус. Хәрбинең җәсәде табылгач һәм танып белү узуы турында документ килгәч, барлык түләүләр дә күчереләчәк. Әгәр дә аның гәүдәсе табылмый икән, суд аша аны үлгән дип танырга була. Моны бер елдан соң гына эшләргә мөмкин.

ОТПУСК

Ярты елга бер тапкыр отпускыга җибәрү каралган. Хәрби отпускыны өлешләп тә алырга хокуклы. Әмма ул 15 көннән дә ким булмаска тиеш. Бу хәрби хезмәткәр тулысынча ял итеп өлгерсен өчен шулай эшләнә.

ЭКИПИРОВКА ТУРЫНДА

Нинди гаскәрдә хезмәт итүенә карап, хәрбигә экипировка бирелә. Узган ел «модник»лар дулкыны булды, төрле төстәге киемнәр сатып алдылар. Бушлай бирелә торган форма да сыйфатлы һәм уңайлы.

КОНТРАКТ ХЕЗМӘТЕ ҺӘМ МОБИЛИЗАЦИЯ БУЕНЧА ХЕЗМӘТ АЕРМАСЫ

Аларның статуслары тигез, шуңа күрә алар тиешле түләү дә ала, ялга да чыга.

Искәрмә. Узган елның сентябрендә игълан ителгән өлешчә мобилизация бетерелү турында карар чыкмыйча, алар контракт вакыты ахырына якынлашкан очракта да өйләренә кайта алмый. Өч төрле искәрмә генә була ала: әгәр хәрби хезмәттәге ир-атның яше тулса, аны хәрби хезмәткә яраксыз дип тапсалар яки аңа каршы җинаять эше кузгатып, ирегеннән мәхрүм итсәләр. Бары шул очракларда гына ул хәрби хезмәттән азат ителә ала. Өлешчә мобилизация бетерелү турында карар чыгуга, солдат хәрби хезмәттән үз иреге белән китә алачак. Моңа бәйле башка өстәмә пунктлар юк, барлык чакырылучыларның да контрактлары берүк нигезләмәгә ия, шартлар һәркемгә бертигез.

 Контракт буенча хезмәт итүчегә ун адым

  1. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итеп, белешмә алырга, үзең, теләгән вазыйфаң, белгечлегең, хезмәт итү төбәге турында мәгълүмат җиткерергә (шәхсән мөрәҗәгать итеп, телефон, интернет, электрон почта аша).
  2. Хәрби хезмәт узарга кирәкле документларны җыярга (документлар исемлеген Россия Оборона министрлыгы сайтында (www.mil.ru) табарга мөмкин).
  3. Сайлап алу пункты инструкторына контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү өчен гариза тапшырырга.
  4. Хәрби хезмәткә һөнәри һәм психологик яраклылыкны ачыклау өчен тест узарга.
  5. Хәрби комиссариатта медицина тикшерүе узарга.
  6. Физик әзерлек буенча нормативлар тапшырырга.
  7. Контракт буенча хәрби хезмәткә узу өчен сайлап алу комиссиясенең тиешле таләпләргә туры килү турындагы йомгаклау документы белән танышырга (беркетмәне тапшыру вакытын һәм урынын сайлап алу пунктында белешергә).
  8. Хәрби бүлекчәгә алып барырга кирәкле документларны алырга һәм хәрби бүлекчәгә юнәлергә.
  9. Тиешле вакытка хәрби бүлекчәгә килеп җитәргә һәм хәрби хезмәт узу өчен контракт төзергә.
  10. Гомуми хәрби әзерлек курсын узарга.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

 

 


Фикер өстәү