Быелдан больничныйның бер көненә 4039 сум акча түлиләр. Әгәр кешенең бер ай буена авыртып, эшкә яраксыз икән, ул 122807,79 сумга якын акча алачак.
Моның өчен аның иминият стажы 8 ел һәм аннан да күбрәк булганда, хезмәт хакының 100 проценты түләнә. Әгәр иминият стажы 5 елдан 8 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 80 проценты) – 98246,23 сум, иминият стажы 5 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 60 проценты) аена 73684,67 сум түлиләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat