Газетага язылу

Казанда сөйгәненең әнисен баскычтан этеп төшергән ир-атны хөкем итәләр

Казанда 45 яшьлек җирле кешегә карата саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләү буенча җинаять эше судка тапшырылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2026 елның 10 августында Айдаров урамындагы йортларның берсендә ир-ат исерек хәлдә 53 яшьлек сөйгәнен һәм аның 75 яшьлек әнисен кыйнаган. Ул өлкән яшьтәге хатын-кызны баскычтан этеп төшергән. Алган җәрәхәтләрдән әби вафат булган.

Ир-ат шулай ук сәламәтлеккә аңлы рәвештә уртача авырлыктагы зыян китерүдә гаепләнә. Тикшерү тәмамланган, гаепләү бәяләмәсе расланган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре