Газетага язылу

Мошенникларга 450 миллион сум биргән: хатын-кыз рекордлы күләмдә акчасын югалткан

Мәскәүдә телефон аша алдаучылар бер хатын-кыздан 450 миллион сум урлаган. Бу — башкалада мошенниклык нәтиҗәсендә югалтылган рекордлы сумма. Бу хакта ТАСС Мәскәү буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Башта хатын-кызга Telegram аша хезмәттәше исеменнән хәбәр килгән. Анда аннан ФСБ хезмәткәре элемтәгә чыкканмы-юкмы икәнен сораганнар һәм аның хәбәрен көтәргә кушканнар.

Шуннан соң зыян күрүче белән үзләрен Россия ФСБсы һәм Россия Банкы хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр элемтәгә кергән. Алдау өчен хатын-кыз эшләгән оешмада шәхси мәгълүматларның имеш-мимеш таралуы сәбәп итеп күрсәтелгән.

Мошенниклар Мәскәүдә яшәүче хатын-кызны банк счетларын яңадан рәсмиләштерергә кирәклегенә ышандырган. Акчаны саклап калу өчен аңа булган сумманы банктан алырга һәм аны курьерга тапшырырга тәкъдим иткәннәр. Янәсе, курьер акчаны яңадан рәсмиләштерелгән счетка кертергә тиеш булган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз 450 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре