Газетага язылу

Татарстан чигендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Узган төндә һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Россия төбәкләре һәм диңгез акваторияләре өстендә самолет тибындагы 411 Украина пилотсыз очкычын ачыклаган һәм юк иткән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә.

Пилотсыз очкычлар Брянск, Белгород, Воронеж, Курск, Липецк һәм Орел өлкәләре өстендә бәреп төшерелгән. Шулай ук Ростов, Саратов, Самара һәм Тула өлкәләре дә телгә алына.

Моннан тыш, һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Кырым Республикасы территориясе, Азов һәм Кара диңгезләр акваторияләре өстендә дә пилотсыз очкычларны тоткарлаган һәм юк иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре