Тукай премиясенә быел кемнәр дәгъва кыла?

Әле Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге игълан ителгәнче үк, кемнең тәгаен лауреат булачагы билгеле иде шикелле. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Тукай премиясенә лаеклы шәхес шагыйрә Флера Гыйззәтуллина исемен атады.

Бу, аныңча, әлеге шәхескә карата кылынган тарихи хатаны төзәтү өчен кирәк. Сүз уңаеннан, Флера Гыйззәтуллина кандидатурасы әлеге премиягә тугызынчы мәртәбә куела. Әмма премия күләменең ике тапкыр артып, 1 миллион сум икәне игълан ителгәч, көрәшнең кызу булачагы аңлашылды. Шулай итеп быел Тукай бүләгенә 13 кеше дәгъва кыла. Алар – мәдәният-сәнгатьнең алты өлкәсе вәкилләре. Кемнәр соң алар һәм үзләрен ни өчен Татарстанның иң мәртәбәле бүләгенә лаек дип саный?

Театр өлкәсендә быел «Адәмнәр» спектакле белән «Әкият» курчак театры иҗат коллективы һәм Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакле иҗат төркеме әлеге бүләккә дәгъва кыла.

Курчак театры баш режиссеры Илгиз Зәйни әлеге премиягә номинант булу гына да 89 еллык тарихы булган театр эшчәнлегенә зур бәя дип саный. Аныңча, эшеңне тану мөһим, премиянең күләме түгел:

– Бу спектакль безне Россия күләмендә әйдәп баручы театрлар рәтенә бастырды. Хәзер бик күп фестивальләргә чакыралар, безне беләләр. Шул ук вакытта, Тукай премиясенә номинант булу да – курчак театрының 89 еллык эшчәнлегенә зур бәя ул. «Адәмнәр»дә, күпләр уйлаганча, бәхәсле тема күтәрелми. Без анда сәясәт, ачлыкның барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнмәдек, шул хәлгә калган адәм баласы психологиясен күрсәттек. Билгеле, спектакль бу хәлләргә игътибар уятты, бактың исә яшьләрнең күпчелеге 1921 елда Идел буе халыклары кичергән ачлык турында белмәгәннәр дә икән. Алар спектакльдән соң бу мәсьәләне өйрәнә, үз фикерен булдыра икән – бик яхшы. Ник дигәндә, бу тема безнең милли кодка да салынган. Элек-электән,  икмәк кыерчыгын калдырырга ярамый, ризыкны хөрмәт ит, әйбернең кадерен бел, дигән тәрбия, ачлыктан курку – барысы да канга сеңгән. Безнең әлеге премиягә баруыбыз аның күләменә бәйле түгел. Мондый эштә акча берничек тә беренче урында була алмый.

 Зур премияләрне мисалга алсак та, «Оскар» булсынмы ул, «Алтын битлек»ме – анда номинантларда бернинди финанс кызыксынуы юк. Чөнки аларда гомерлеккә бара торган дәрәҗәле исем, җаваплылык аласың. Татар кешесе өчен Тукай премиясе шулай.

Гадәттә кандидатлар исемлеге игълан ителгәч, матбугатта аларның хезмәтләренә бәя биргән язмалар басыла башлый. Быелгы кандидатлар арасында моны кирәкмәс гамәл дип әйтүчеләр дә бар. Илгиз Зәйни дә шундый ук фикердә. «Әгәр дә синең Тукай премиясенә дәгъва кылырлык хезмәтең бар икән, аның турында ишеткән булырга тиешләр. Сине һәм хезмәтеңне белмиләр икән, димәк, премия уставындагы «за выдающиеся заслуги» дигән билгеләмәгә туры килмисең», – ди Илгиз Зәйни. Хак сүзләр бит?

Язучы Равил Сабир исә, премия әсәргә бирелә һәм авторның шушы өлкәгә фидакарьләрчә хезмәт итүе дә исәпкә алына, дигән фикердә:

– Чаллыда юк җирдә бар итеп театр төзегән, аны эшләткән, үстергән режиссер Фаил Ибраһимов лаек булса, мин һичшиксез шат булыр идем. Чөнки Тукай премиясенә беренче чиратта сәнгатьтә тирән эз калдырган шәхесләр лаек булырга тиеш дип саныйм. Алар бармак белән санарлык кына. Фаил Ибраһимов – шуларның берсе. Аңа, әйдә, үзеңне генә чыгарабыз, дип тә тәкъдим иткәннәр иде. Ул исә, театр ул – күмәк хезмәт, алай дөрес булмас иде, дип баш тартты.

Әдәбият өлкәсендә – «Яну дәверләрендә» һәм «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина, шулай ук  «Су буенда учак яна» китабы өчен Наил Касыймов һәм «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйре Шәүкәт Гаделша кандидат булып бара.

Алар арасында, яшерен-батырын түгел, иң саллы кандидат – Флера Гыйззәтуллина. Шагыйрә, бу премия миңа зур җаваплылык өсти һәм аны китапларымны чыгаруга тотачакмын, дип белдерә:

– Мин – авыр язмыш кешесе. Кичергән кайгы-хәсрәтемне әле яза да башламадым дисәң дә була. Гәрчә кулдан каләмнең төшкәне булмаса да. Менә шул язмышым гел Шүрәле кебек кытыклап тора һәм Ватан турында, халык турында язарга әйди. Мин иҗат белән яшим һәм беркайчан да, Тукай премиясе алам, дип язмадым. Әгәр инде лаек дип табалар икән, ул миңа тагын да күбрәк «нагрузка» бирәчәк. Тукай исемендәге премия лауреаты булу – ул бит бик зур җаваплылык. 12 китабым булса да, үземне зур язучы дип санамадым. Әгәр инде зур язучы дип таныйлар икән, ул миңа «задурлык» өстәячәк. Мин болай да алны-ялны, ару-талуны белмим.

Әйтер сүзем дә бар: Ходай гомер биреп, күңелләргә иҗат куәсе дә салган икән, аны мәхәббәт темасын куертып әрәм итәргә ярамый. Ватан темасын күтәрергә кирәк. Хәзер бигрәк тә шундый чор.

Кинематография өлкәсендә премия номинантлары –  «Күктау», «Байгал», «Исәнмесез?!» фильмнары өчен Илдар Ягъфәров белән Мансур Гыйләҗев, шулай ук  «Заступница», «Осанна», «Святитель» документаль-нәфис трилогия өчен Алексей Барыкин.

Татар милли кинематографиясе дисәк, аның юл ярып баручысы, нәфис фильм жанрында пионеры режиссер Илдар Ягъфәров дисәк, ялгыш булмас. Казан мөселман кинофестивале 2005 елда оеша. Ә Илдар Ягъфәров 2004 елда ук «Күктау» фильмы белән «Кинотавр» фестивалендә кинопродюсерлар гильдиясе призын ала. Бу фильм ни өчендер мөселман киносы тарихына керми кала. «Брелок» кыска метражлы фильмы белән исә ул Татарстанның кино өлкәсендә потенциалы зур икәнен  2009 елда ук раслаган иде. Кино жанры бәяләнерме? Язучы, сценарийлар авторы Мансур Гыйләҗев менә нинди фикердә:

– Татар кино сәнгате әһелләренә Тукай премиясенең әлегә кадәр бирелгәне булмады. Дөрес, сиксәненче елларда рус режиссерына бирелде ул, әмма татар фильмына андый игътибарның әлегә кадәр күрсәтелгәне юк.  Илдар белән безне нәфис фильм сәнгатенә нигез салучы дисәң дә, артык булмас. Бу эш бик авыр барды. Бердән, тәҗрибә дә юк, моңа финанс та каралмаган, Илдар исә бирешә торган кеше түгел. Чыгымнарны үзе күтәреп булса да, ерып чыга килде. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән фильмнар – татар киносының беренче адымнары, нигезе. Алар төрле фестивальләрдә гран-при алды,  Татарстанны танытты.

Сүз уңаеннан, икенче кандидат – продюсер, режиссер Алексей Барыкин Татарстанга «Су анасы», «Айсылу» кебек наив фильмнары белән дә билгеле. Ә менә премиягә Мәрьям Ана Казан иконасы турындагы «Заступница», императрица туганы Елизавета Федоровна турындагы «Осанна», патриарх Гермоген турындагы «Святитель» дигән фильмнары бирелгән.

Музыка сәнгате өлкәсендә кандидатлар – «Халкым моңнары», «Из коллекции фольклориста: татарско-мишарские песни», «В мире татарской музыки», «Ярулиннарның туган җир җырлары», «Татарская музыка: история и современность», «Нурлат районының татар җырлары», «Очерки по татарской музыке» хезмәтләре өчен Земфира Сәйдәшева һәм Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен Геннадий Макаров.

Һичшиксез, саллы кандидатлар. Геннадий Макаров бу җәһәттән, әлеге юнәлештәге башкарылырга тиешле эшләр дә саллы, дип бәяли:

– Номинантлар музыка өлкәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең  саллы икәненә дәлил. Сүз, әлбәттә, татар сәнгате турында бара. Татарстанда яшәүче халыкларның музыкалары да бер-берсенә бәйләнгән. Татар мәдәнияте ул үзенең эчендә дә төрле. Аларның һәрберсен өйрәнергә һәм сакларга кирәк. Чөнки алар хәзерге заман мәдәниятен баету чыганагы булып тора. Бу җәһәттән булган мирасны барлауны дәвам иттерергә кирәк. Ә иң әһәмиятлесе – фән белән гамәл бергә барырга тиеш. Бездә исә фән аерым, гамәл еш кына аерым «яши». Фәнни эзләнеп язылган хезмәтләр бик күп, ә алар бүгенге мәдәнияттә файдаланыламы? Менә бит хикмәт нәрсәдә.

Сынлы сәнгать өлкәсендә милли темага багышланган декоратив паннолар өчен Наилә Кумысникова һәм Татарстанга багышланган сәнгати фоторәсемнәр өчен Фәрит Гобәев кандидатуралары күрсәтелгән.

Фоторәсем белән күн мозаикасын янәшә кую гаҗәбрәк, билгеле. Наилә Кумысникова исә бу премия  күн мозаикасына игътибарның булу-булмавын күрсәтәчәк дигән фикердә:

– 1958 елда Тукай премиясе гамәлгә кертелгән. Бу  – минем туган елым. Беренче премияне минем әнием  (сүз Камал театры артисты Асия Хәйруллина хакында. Ул елны Камал театры коллективы Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасын сәхнәләштергән өчен Тукай премиясенә лаек була. – Авт.) алган. Ул – Тукай премиясен алган беренче хатын-кыз. Минем өчен номинант булу – бик зур вакыйга. Ләкин минем шәхесемдә генә түгел хикмәт. Миңа игътибар итәләр икән, бу инде күн сәнгатенә игътибар итү. Мин әлеге сәнгать төре белән 1995 елдан бирле шөгыльләнәм. Аны Мәскәүдә дә, гомумән, беркайда да белмиләр диярлек. Безнең читекләрне казахныкы, кыргызныкы, үзбәкнеке дип тә язалар. Минем аларны дөньяның бик күп музейларында күргәнем бар, әмма башка халык сәнгате итеп тәкъдим итәләр. Мин безнең күн сәнгатенең абруйлы булуын телим. Ул – безнең горурлыгыбыз. Ул –борынгы сәнгать һәм Болгар чорыннан ук бара. Бу премия әлеге юнәлешне күтәрүдә ярдәм булыр иде.

Архитектура өлкәсендә быел  Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов һәм Татарстанның агач архитектурасына багышланган җиде томлык альбомы өчен Равил Айдаров көч сынаша.

Фирдәвес Ханов – шулай ук берничә ел рәттән премиягә дәгъва кылучы кандидат. Ул сынлы сәнгатьтә кадрлар җитәрлек, әмма милли кадрлар бармак белән генә санарлык дип саный. Фирдәвес Ханов, һичшиксез, милли кадрларның берсе. Шәһәрләрнең милли йөзе турында сүз алып барсак, шундый шәхесләргә игътибар итү зарурдыр, бәлки. Хәер, анысын инде премия комиссиясе хәл итәчәк. Без юнәлешләр һәм кандидатлар белән таныштырдык. Социаль челтәрләрдә тавыш бирү дә оештырачакбыз. Сезгә кайсы кандидатура якынрак, катнашсагыз һәм фикерегезне калдырсагыз иде, кадерле укучыларыбыз.

Гөлинә Гыймадова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү