Премия ярминкәсе: Тукай исемендәге дәүләт бүләге вакланмадымы?

Бер караганда ул матди ярдәм кебек бирелүдән туктарга тиеш иде. Ник дигәндә, соңгы елларда Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әдәби бәйгеләр узды. Талантлы язучыга матди ярдәм бит инде бу. Икенче яктан… Язучыларга дәүләт игътибары көчәйсә дә, Тукай премиясе мәсьәләсендә берни дә үзгәрмәде. Киресенчә, вакланды дигән сүзләр ешайды гына. Моңа тарихта беренче тапкыр исемлеккә егермегә якын дәгъва кылучы кертелү дә сәбәпчедер.

Кандидатларның күп булуы әйбәт. Ул әдәбият-сәнгатьнең киң һәм колачлы булуына дәлил. Режиссер, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комиссиясе әгъзасы Илдар Ягъфәров әнә шул фикердә. Шул ук вакытта ул аның масаючылар ярминкәсенә әверелүен дә яшерми:

– Исемлектә 19 кандидат булуы бер караганда гаҗәп түгел, чөнки әдәбият-сәнгатьтә талантлы кешеләр күп. Һәм алар төрлесе төрле өлкәдән, кемнедер төшереп калдырырга, кайсындыр алга чыгарырга бик авыр. Шәхсән миңа исемлеккә талантлы фотографның да, тарихчы Фаяз Хуҗинның да керүе кызыклы. Флера Гыйззәтуллина да премиягә лаек. Үз вакытында алмаган икән, нишлисең инде.

Быел 19 кеше турында матбугатта бер ай сөйләячәкләр, аларның әсәрләренә кызыксыну бермә-бер артачак, бу иҗат кешесе өчен үзенә күрә реклама да. Дөрес, икенче этап каты, хәтта «канлы» булачак. Шулкадәр кешедән күп дигәндә өчне калдырырга кирәк була бит. Кемнәр үтәр – бу хакта бөтенләй әйтеп булмый.

Тукай исемен йөрткән бүләкнең дәрәҗәсенә килгәндә, бу җәһәттән уйланырга җирлек бар. Син матди ярдәм бүлешүгә кайтып кала дисең, мин аны «масаю ярминкәсе – ярмарка тщеславия» дип атыйм. Медаль тагарга шулкадәр атлыгып тору, ә инде максатына ирешкәч, эреп юкка чыгу – моны ярминкә дими, тагын ни дисең?

Премия үзе шәхесне эзләп табарга тиеш, киресенчә түгел. Аның өчен аны яшерен юл белән сайлап куярга кирәктер. Бу очракта иҗатчылар ул премиягә тәкъдим ителүләрен белмичә дә кала. Ә безнең система, кешеләрнең үз-үзен тәкъдим итүе белән үк, ялгыш юлга кереп китә. Бер кеше үзен 3 тапкыр, 5 тапкыр премиягә куя. Чөнки ул, теге алды бит әле, мин дә алырга тиеш, дигән фикер белән эш йөртә. Әсәрләрнең тирәнлеге исә елдан-ел саега.

Татар мәдәнияте елдан-ел ком сарае сыман ишелә дә ишелә. Менә бу күренеш белән нишләргә? Төпкә тәгәрәүне ничек туктатырга? Шул хакта уйланасы иде. Бу җәһәттән тәрҗемә эше ярдәм итә ала. Әдәбият мәйданы тарайды, миңа калса. Татарча яхшы роман туган икән, аны кичекмәстән русчага һәм башка телләргә тәрҗемә итәргә кирәк. Гүзәл Яхина романнары ни өчен популяр? Чөнки ул рус телендә яза, бездә исә русча укучы татарлар бихисап. «Город Брежнев»ны (Шамил Идиятуллин) да русча булганга укучылар күп. Шуннан тираж үсеп китә һәм ул әсәрләр грандиоз дигән миф туа. Татарча иҗат итүче  көчле язучылар бик күп. Тәрҗемә эше тукталганга, алар киң катлау укучыга чыга алмый ята.

Галим, әдәби тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова да Тукай премиясе өстәмә керем чыганагына әйләнде дигән фикердә. Аныңча, дәүләт премиясен татар халкына хезмәт иткән милли әсәрләргә бирергә кирәк:

–  Тукай премиясе керем артыннан кууга әйләнеп бара. Миңа калса, кешеләр аның гомуми принципларын, әһәмиятен аңлап бетермиләр. Ул – матди премия түгел. Ул – рухи яктан татар халкының тормышында зур урын алган бүләк. Мин монда негатив тенденция күрәм. Премия турында сүз чыкса, нишләп яшьләргә бирмәскә, дип әйтүчеләр табыла. Яки нишләп бу әдәби премияне рәссамнарга бирәләр, диләр. Ә бит Тукай премиясе – дәүләт премиясе. Димәк, әлеге премиягә лаек дип табылган әсәр татар халкына хезмәт итәргә тиеш. Бездә исә, менә рәссам яки язучы – аның юбилее, Тукай премиясенә тәкъдим итәргә кирәк, диләр. Эчтәлегенә әллә ни әһәмият бирелми. Элек  Тукай циклын иҗат итәләр, милли темаларга язалар иде. Хәзер бу бетте. Бу җәһәттән хәзерге кандидатлар арасыннан, профессиональлек ягыннан да, әсәрләренең тирәнлеге, миллилеге ягыннан да шагыйрә  Флера Гыйззәтуллина белән тарихчы Фаяз Хуҗинны гына премиягә лаек дип әйтергә була.

Язучы Зиннур Мансуров премия нигезләмәсендә бар да ачык язылган, аны үтәргә генә кирәк дип исәпли:

– Бу – 1958 елдан бирле бирелә торган дәүләт премиясе. Аның нигезләмәсендә бу премия әдәбият-сәнгать өлкәсендә халык тарафыннан зур казаныш буларак кабул ителгән әсәрләргә бирелә, дип, ассызыклап әйтелгән. Әмма соңгы 10–20 елда нигезләмәгә туры килеп бетмәгән әсәрләргә дә премия бирелә башлады. Әдәбият-сәнгать дигәндә без әдәбият, театр, музыка, рәсем, архитектура сәнгатьләрен күз алдына китерәбез. Ләкин соңгы берничә дистә елда бигрәк тә сәнгать өлкәсендә ориентирлар бозыла башлады. Икенчедән, премияне ваклау башланды. Бу фикер халыкта да бар һәм бу чыннан да шулай. Быел 19 кандидат тәкъдим ителгән. Минемчә, Тукай премиясенә дәгъва кылучылар исемлеген шулкадәр озын итеп күрсәтергә ярамый. Премия комиссиясенең кулында җиде иләк булырга һәм бу кандидатлар шушы иләкләр аша узарга тиеш. Шулай булганда матбугатта дилбегә буе исемлек дөнья күрмәс иде. Әйтик, дүрт театрны алыйк.

Яшерен-батырын түгел, бүген театр сәнгате, драматургия зур кризис кичерә. Театрлардан тамашачы читләште, чөнки алар тәҗрибә үткәрү мәйданына әйләнде. Анда тамашачы турында уйлау бетте. Шуңа да аһ дип карарлык спектакльләр калмады. Шулай булса да, исемлектә театрлар күпчелекне тәшкил итә. Миңа бу бик тә, бик тә сәер булып тоела.

Фото сәнгате дә шик тудыра. Дөрес, чабата ясау да – үзенә күрә зур сәнгать. Әмма Тукай премиясенә дәгъва кылырлык сәнгатьме ул? Тарихчының дәгъва кылуы да аңлашылып бетми. Чөнки безнең фән һәм техника өлкәсендә дә дәүләт премиясе бар. Бу хезмәт шул премиягә 100 процент туры килә. Дәүләт фән белән сәнгатьне аерып, ике премия булдырган икән инде, ул бүленешне сакларга кирәктер… Шулай итеп, бу зур исемлектә нигезләмәгә туры килеп бетми торган әсәрләр дә бар, кызганычка. Шуңа күрә аны халык сәерсенеп, борчылып кабул итте, күрәсең. Бу исә премиянең дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итми.

Зиннур Мансуров белән премиянең бирелми калган вакытларын да искә алдык. 1961–1965 елларда ул төрле сәбәпләр аркасында бирелми тора. «Әлбәттә, мин бирелми калсын, дип әйтмим. Әмма бердәнбер дәүләт премиясе пачкалап та өләшенергә тиеш түгел. Шуңа күрә нигезләмә һәрвакыт үзәктә торырга тиеш.  Бәяләнерлек әсәрләр дә юк түгел бит. Бер елда көчле әсәрләр күбрәк, икенче елда азрак булырга мөмкин. Табигатьтә дә уңыш шулай алына. Комиссиядә исә татар әсәрләрен укып бара торган чын мәгънәсендә профессионаллар, әдәбият-сәнгатьтән хәбәрдар булган кешеләр утырырга тиеш. Татарча белмәгән, татар әсәрләрен укымаган белгечләр әдәбият язмышын хәл итәргә тиеш түгелдер», – ди язучы.

Дәрәҗәсе яңартылырга тиеш. Шагыйрә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар әнә шул фикердә:

– Миңа калса, Тукай премиясенең нигезләмәсен һәм һәрьяклап критерийларын да яңартырга кирәк. Бүген бәхәс еш кына  шуңа кайтып кала – нәрсә өчен бирелә ул, аерым бер вакыйга булган әсәр өченме, иҗатчының гомер буена туплаган иҗат багажы өченме, билгеле бер шәхеснең казанышлары өченме? Минемчә, иң беренче чиратта, әсәр яки әсәрләр циклы өчен булырга тиеш. Ул әсәрнең ни дәрәҗәдә резонанс уятканын да, халык тарафыннан кабул ителүен дә, сәнгати дәрәҗәсен дә исәпкә алу кирәк. Бәйсез рейтинглар, сораштырулар булдыру да комачау итмәс иде.

Тукай премиясенең дәрәҗәсе, аның статусы да яңартылырга тиеш, дип уйлыйм. Аның тирәсендә барган шау-шу – ул әдәбият, мәдәният өлкәсендә кайнашкан кешеләр өчен генә түгел, ә  һәркем өчен дә кызыклы булсын. Лауреатларны тәкъдим итү, сайлау этапларында мин, мәсәлән, кызыклы форматтагы очрашулар, дискуссияләр, видеоәңгәмәләр, подкастлар һ.б.лар күрергә теләр идем.

Әдипнең яки сәнгать әһеленең Тукай исемен йөрткән бүләккә омтылуы гаҗәп түгел инде ул. Тукай – татар кешесенә киңәшче дә, сердәш тә, илһам чыганагы да. Тукай белән илһамланыйм дип, Тукай музее  сайтын ачам. Ул «татарча» сөйләшми икән бит. Тукай музеенең төп теле – рус теле.  Хикмәт үзебезне һаман да икенче сорт итеп кабул итүдәдер. Юкса, Тукай музее да, премиясе дә башка югарылыкта булыр иде. Ә хәзергә, әйдә, ярминкәгә!..

Гөлинә Гыймадова

 

 

 


Фикер өстәү