Казанда яңа аттракционнар паркы пәйда булачак

Барыбызга да мәгълүм “Кырлай”, Җәмигъ мечетен төзү өчен, сүтелә.

Казанда “Кырлай” аттракционнар паркын сүтә башлаганнар. Аның урынында 10 мең кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Әмма, шәһәр балалар белән күңел ачу урыныннан мәхрүм ителә, дигән сүз түгел бу.

– Казан аттракционнарсыз калмаячак. “Кырлай”ның кайбер аттракционнары тузган, искергән. Әйбәт аттракционлы паркның кайда пәйда булачагын әлегә әйтә алмыйбыз. Аттракцион хуҗалары белән яңа урын эзлибез”, – дип аңлатып үткән башкалабызның башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров.
Шул ук вакытта республика премьер-министры урынбасары Шамил Гаффаров Казан мэрының яңа парк өчен шәһәрдә яшәүчеләргә һәм кунакларга иң уңайлы урын сайлап алыначагын вәгъдә иткәнлеген әйткән.


Фикер өстәү