Татарстанда коточкыч юл һәлакәте булган: җиңел машина белән вахта автобусы бәрелешкән

Татарстан юлында машина белән вахта автобусы бәрелешкән.

Татарстанның Аксубай-Федоровка автоюлында «Лада» автомобиле белән «ГАЗель» вахта микроавтобусы бәрелешеп, бер кеәенең гомере өзелгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 48 яшьлек ир идарә иткән җиңел машина каршы як полосага чыккан, шуннан соң вахта микроавтобусы белән бәрелешкән. Микроавтобуста 7 кеше булган.

Татарстан ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, «Лада» шоферы шунда ук һәлак булган. Автобус пассажирларының берсе дә зыян күрмәгән.


Фикер өстәү