«Газель» машинасы катнашындагы юл транспорт һәлакәтендә 5 кеше үлгән

Ставрополь краенда «Газель» маршрут таксие катнашында авария булган.  Биш кеше, шул исәптән бала, һәлак була. Бу хакта  региональ гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итә. 

«13: 05 сәгатьтә Әстерхан — Ставрополь автомобиль юлында бәрелеш булды:<…> нәтиҗәдә, ике автомобиль дә янган. Биш кеше һәлак булган, тагын биш кеше Петровка хастаханәсенә озатылган», — диелә хәбәрдә.
Төбәк ЮХИДИ идарәсе, үз чиратында, зыян күрүчеләр арасында Ипатово кешесе 14 яшьлек яшүсмер булуын ачыклаган. Һәлак булган баланың шәхесе әлегә билгеләнмәгән.
Идарә мәгълүматлары буенча,» Газель » кече Барханчак — Ставрополь рейсын башкарган. Chevrolet Cruze машина йөртүчесе каршы як полосага чыгып «Газель»га бәрелә.

Петровка районы прокуратурасы тикшерү эшен башлаган.


Фикер өстәү