Татарстан Республикасы Президенты Яңа Чишмә районында кыр эшләренең барышын карады

Татарстан Республикасы Президенты Яңа Чишмә районында булды.
Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең темпларын бәяләде. Хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашуда район буенча хәл турында фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Район башлыгы төп күрсәткечләр турында хәбәр итте.

Президент терлекчелекне үстерү буенча актив эшләргә кирәклегенә игътибар итте.

Очрашу «Агрораздолье» ҖЧҖ мәйданчыкларында узды. Президентка SGR 100 ашлык киптерү комплексын күрсәттеләр.
Әлеге элеватор җиһазлары бөртеклеләрне һәм майлы культураларның сакланышын тәэмин итү һәм аны эшкәртү өчен озак вакытлы саклап калуны тәэмин итү максатларында ашлык җыеп алудан соң эшкәртү өчен билгеләнгән.
Объектның планлы җитештерүчәнлеге 100 тонна.

Сәфәр ахырында Рөстәм Миңнеханов Акъяр авылындагы яңа мәчеттә булды. Яңа мәчет төзү инициативасы белән авыл халкы чыккан.
Элеккеге авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы булган иске мәчет заман таләпләренә җавап бирмәгән була. Мәчет 2020 елда төзекләндерелә башлый. Төзелешнең төп иганәчесе — әлеге авылда туган Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов.


Фикер өстәү