Рөстәм Миңнеханов Чирмешән һәм Нурлат районнарында урып-җыю эшләре белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Чирмешән һәм Нурлат районнарына сәфәр кылды. Президент урып-җыю эшләре барышы белән танышты һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты.

Чирмешән район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән Рөстәм Миңнеханов Түбән Кармалка авылы янындагы кырда очрашты. Районда 3,1 мең га мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, 5,6 мең тонна икмәк җыеп алырга өлгергшннәр. Гектарыннан 18 центнер уңыш чыга. Хуҗалыклар 10,3 мең тоннан печән һәм 4,6 мең тонна сенаж әзерләгән. Президент Авыл хуҗалыгы министрлыгына терлек азыгы әзерләү мәсьәләсенә район башлыклары белән бергә аерым игътибар бирергә, кирәк икән күрше төбәкләрдән сатып алырга кушты. Рөстәм Миңнеханов “Био Агро” эремә комплексын да күрсәттеләр. Төшке ашны ул механизаторлар белән ашады.

Нурлат районында Президент механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыр җирлеге башлыклары белән “Южная” агрофирмасы кырында очрашты. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин әйтенчә, кырларда 84 комбайн эшли. Рөстәм Миңнеханов терлекләр санын саклап калу мәсьәлсенә игътибар итәргә, шәхси хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтергә кушты. Коронавирус турында да онытырга ярамый. “Вакцина ясатырга кирәк, башка юлы юк. Вакцина ясаткач та, сакланыгыз. Безгә сау-сәламәт механизаторлар кирәк”, – диде Президент.

Нурлатта Рөстәм Миңнехановка “Безнең ишегалды” программасы буенча башкарылган эшләрне дә күрсәттеләр. Әлеге программа буенча районда 5 ел эчендә 102 ишегалдын тәртипкә китерергә ниятлиләр. Быел 16сында эшләр башкарылачак.

Президент “Киләчәк” балалар иҗат үзәгендә дә булды. Узган ел ачылган үзәктә 1915 бала шөгыльләнә. Биредә бассейнлы судно модельләре остаханәсе, туган якны өйрәнү һәм туризм стулияләре, “Юнармия” штабы, роботехника һәм IT-программалау кабинетлары, хореография залы бар. “Яңа буын” кворкинг үзәге дә эшли.

Рөстәм Миңнеханов Нурлатта “ЗАГОТПРОМ” катнаш кооперативының эше белән танышты. Узган ел әлеге хуҗалык Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантына ия булган. Ит эшкәртү белән шөгыльләнүче кооперативта 47 эш урыны булдырырга ниятлиләр.


Фикер өстәү