Рөстәм Миңнеханов Зәйдә: «Сездә терлекләрнең баш саны кими, бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирергә кирәк»

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов   Зәй муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Сәфәре барышында ул җирле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты һәм басулардагы хәлләр турында фикер алышты. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, игеннәрне җыеп алу узган җомгада тәмамланды, дип хәбәр итте. 26 ц/га уңыш белән 93,5 мең тонна җыеп алынган. Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнехановка аграрийлардан 2023 елгы символик бер бөтен күмәч тапшырдылар.

Бүген авыл халкы шикәр чөгендере җыюга керешкән. Әлеге культурага 8,8 мең га бүлеп бирелгән. Фаразланган уңыш 350 ц/га. 307 мең тоннадан артык җыю планлаштырыла. 28 августта шикәр заводы тәүлегенә 8 мең тонна тамыр  азык эшкәртү куәте белән эшли башлый. Тулаем алганда, завод җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән дә, Сарман, Минзәлә, Тукай һәм Мөлим районнарыннан да 1 млн тоннага кадәр чимал кабул итәргә әзер.

Узган елгы запасларны исәпкә алып, терлек азыгы әзерләү өлешендә 1 шартлы баш эре мөгезле терлеккә 35,5 центнер терлек азыгы бар. Тагын 30 мең тонна силос әзерләргә кирәк, аны исәпкә алып, терлек азыгы күләме 44 центнер азык берәмлегенә җиткереләчәк. Барлык ЛПХ да тулысынча азык белән тәэмин ителгән.

Хәзерге вакытта район кырларында көзге культуралар чәчү һәм, минераль ашламалар кертеп, туфрак эшкәртү алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларда да, эре агрохолдингларда да терлекчелекне үстерү кирәклегенә игътибар итте. «Сездә терлекләрнең баш саны кими, бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Авыл өчен терлекчелек — эш урыннары. Бу юнәлештә актив эшләргә, стимуллаштыру коралларын кулланырга кирәк. Фермерлар өчен бездә төрле ярдәм механизмнары бар», — дип белдерде Татарстан Рәисе.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов Зәй районында игенчелек үсешен югары бәяләде. «Гомумән алганда, район бик оешкан, хәл тотрыклы, җитәкче тәҗрибәле. Игенчелек һәм урып-җыю буенча сезнең күрсәткечләрегез яхшы. Быел гектардан 26 центнер уңыш алу бик әйбәт ул. Ләкин терлек санын торгызырга кирәк», — дип өстәде ТР Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясендә булды. Анда капиталь ремонт тәмамланган. Төзүчеләр инженерлык челтәрләрен, фасад элементларын, урам коймаларын, янгынга каршы баскычларны, уку йортының ишекләрен һәм тәрәзәләрен алыштырганнар, түбәсен җылытканнар, янәшәдәге территорияне төзекләндергәннәр. Республика Рәисе уку кабинетларын, спорт залны, ашханәне карады, укытучылар һәм балалар белән аралашты. Беренче сентябрьдә яңартылган гимназия 357 укучыны кабул итәчәк.


Фикер өстәү