Алексей Песошин иң мул уңыш җыючы район исемен атап үткән

Килеп туган шартларда азык-төлек иминлеге мәсьәләсе алгы планга чыга. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шулай дип белдергән. Ул Зәй районының авыл хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы сафларда баруын искәртеп, район үрнәгендә урып-җыю эшләре барышын бәяләгән.

“Урып-җыюның тизлеге буенча да, уңыш күләме буенча да сез – “иң-иңнәр” исәбендә. Зур агрофирмаларыгыз, инвесторларыгыз бар, бик көчле эшкәртү производствосы булдырылган. Тырыш хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә”, – дип билгеләп үткән ул.

Алексей Песошин вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров озатуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре башлыклары, механизаторлар белән очрашкан. Зәй районы хакимияте башлыгы Рәзиф Кәримов әйтүенчә, районда 36,7 мең гектар мәйданда иген үстерелгән. Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүгенгә әлеге мәйданның 58 процентында, ягъни 21,4 мең гектар мәйданда ашлык җыеп алган. Барлыгы 105 мең тоннадан артыграк яңа уңыш суктырылган. Узган атнада шикәр чөгендере алу башланган. Барлыгы 173 мең тоннага кадәр ашлык һәм 468 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алу күздә тотыла.

Моннан тыш Зәй районында 8860 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3800 сыер. исәпләнелә. Быел барлыгы 26,8 мең тонна сөт, 1788 тонна ит җитештерү күздә тотыла.


Фикер өстәү