Укытучыларның хисап эше ике тапкыр кимеячәк

Яңа уку елыннан укытучылар тутырачак документларның күләмен җайга сала торган нормалар үзгәрәчәк. Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, «Мәгариф турында»гы канунга төзәтмәләр кертелгән, хәзер укытучылар Мәгърифәт министрлыгы раслаган исемлектән башка хисапларны әзерләргә тиеш түгел. Шулай ук электрон документларны кәгазьдә дә тутырырга кирәкми.

Законга үзгәрешләр әзерләү барышында Рособрнадзор тарафыннан эшче төркем булдырылган. Ул илнең биш төбәге мисалында (Пенза,Мәскәү өлкәләре, Чувашия, Липецк өлкәсе һәм «Сириус» федераль территориясе) хисап эшенә бәйле сорауларны анализлаган. Хәзер белем бирүгә турыдан-туры бәйле булган документларның исемлеге генә калдырылган. Болар – фән буенча уку һәм тәрбия эшләре планы, электрон һәм дәрестән тыш эшләр журналын тутыру, укучыларга бәяләмә язу.

Калган эшләрне башкару мәктәпләрдәге башка хезмәткәрләргә йөкләнәчәк. Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белдергәнчә, әлеге адым укытучыга документ күләмен ике тапкыр киметергә ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү