4 февраль тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне

2000 елда, Берләшкән Милләтләр Оешмасының беренче Бөтендөнья ракка каршы көрәш конференциясендә гамәлгә куелган дата.

Рак организмның теләсә кайсы җиренә зыян китерә ала. Үлем очраклары буенча беренче өчлеккә керә. Ел саен бу чирдән 4 млн ир-ат, 3 млн хатын-кыз якты дөнья белән хушлаша.

Ялта конференциясе

77 ел элек (1945) Кырымда Ялта конференциясе башлана. Ливадия сараенда  өч держава – СССР, АКШ һәм Бөекбритания җитәкчеләре очраша. Алар сугыштан соңгы сәясәтнең принциплары турында фикер алышалар. Конференция 1945 елның 11 февралендә тәмамлана.

Пенза өлкәсе

83 ел элек Пенза өлкәсе оештырыла.XVIIIгасыр ахырына кадәр ул Казан губернасы составына  Пенза провинциясе буларак керә. 1780 елны губерна статусы ала, үзәге Пенза шәһәрендә була. 1797 елны бу статус юкка чыгарылып, Саратов губернасы составына керә. Пенза губернасы булып яңадан 1801 елда торгызыла.1928 елда Урта Идел краеның, аннан Куйбышев краеның Пенза округы булып йөртелә. 1937 елда Тамбов өлкәсенен район үзәге булып кала. 1939 елның 4 февраленнән СССР Югары Совет Президиумы указы белән Тамбов өлкәсе ике өлешкә – Тамбов һәм  Пенза өлкәләренә бүленә.Бүген Пенза өлкәсендә 1 млн нан артык кеше яши.

Фейсбук

18 ел элек  (2004) Фейсбук эшли башлый.Башта аннан Гарвард студентлары гына файдалана.  Аннан ул АКШтагы барлык студентлар өчен дә ачыла. 2006 елның 6 сентябреннән  интернеттагы16 яшьтән өлкәнрәк барлык кулланучыларга да  ачык була. Бүген ул –  дөньяда иң зур  социальчелтәрләрнең берсе. Бер айга 2 млд тан артык кулланучы файдалана.  Көн саен 140 яңа кеше өстәлә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 


Фикер өстәү