Татарстанның барлык сырхауханәләре ялсыз эшләячәк

Хөкүмәт Йортында Татарстан коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча оператив штабның киңәйтелгән утырышы узды. Ул Татарстанның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә үтте. Штаб вәкилләре утырышта вазгыятьне исәпкә алып, яңа карарлар кабул итте.

Әйтик, барлык амбулатор дәвалау учреждениеләре шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшләячәк. Район башлыкларына, җитәкчелек вәкилләренә барлык дәвалау учреждениеләрен шәхсән йөреп чыгарга һәм кирәкле ярдәм чараларын күрсәтергә йөкләмә бирелде.

Моннан тыш, штабта саклык чараларын төгәл үтәүнең әһәмиятен искәрттеләр.


Фикер өстәү