10 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

103 ел элек (1920) Милләтләр Лигасы төзелә

Беренче халыкара оешманың бурычлары – тынычлыкны саклау һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү. Аның уставы Парижда узган тынычлык конференциясендә махсус комиссия тарафыннан эшләнә.

Милләтләр Лигасы әгъзаларының саны төрле елларда 45 тән алып 60 дәүләткә кадәр тәшкил итә. СССР оешмага 1934 елда керә, әмма 1939 елда совет-фин сугышы башлангач, аны төшереп калдыралар.

1946 елның апрелендә Милләтләр Лигасының соңгы Ассамблеясе уза. Анда Лига функцияләрен Берләшкән Милләтләр Оешмасына тапшыру турында резолюция кабул ителә.

77 ел элек (1946) Лондонда БМО Генераль Ассамблеясенең беренче сессиясе уза

Генераль Ассамблея – Берләшкән Милләтләр Оешмасының төп киңәшмә, директив һәм вәкиллекле органы. Ул 1945 елда оештырыла. Генераль Ассамблеянең беренче сессиясендә дөньяның 50гә якын ил вәкилләре катнаша. Бүген аның составына 193 дәүләт керә.

48 ел элек (1975)  «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» тапшыруының беренче чыгарылышын төшерәләр

Бу тапшыру эфирга шул ук елның сентябрендә генә чыга.

Башта программа Останкино кафесында, түгәрәк өстәл артында төшерелә. Беренче белгечләр МДУның механика-математика, психология, тарих факультетлары студентлары була, соңрак аларга журфак студентлары кушыла. Иң беренче сорауны (катлаулы шахмат мәсьәләсе турында) 12 яшьлек Борис Крюк бирә. Калган сораулар тамашачылар җибәргән хатларда була. Беренче тапшыруда алты кеше катнаша, ә сорауга җавап бирүчене ук күрсәтә. Алып баручы алдында 16 сорау ята һәм ул аларны чиратлаштырып укый. Баштарак уйларга вакыт  бирелмәгән, җавапларны сорау укылганнан соң ук әйтергә кирәк була. Иң беренче тапшыруны алып баручы – Александр  Масляков, ә икенче тапшырудан башлап аны кадр артындагы тавыш алыштыра.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү